«Бердәмлек» газетасыннан, 14 июль, 2018 ел

i

Самара шәһәре,

Силин урамы

Дания Сөләймән кызы

Сабитовага – 55 яшь!

Кадерлебез! Без сине 55 яшьлек гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Исәнлек-саулык, тигезлек, тынычлык, хәерле го­мер, балалар шатлыгын күреп, кадерле әни, хөрмәтле әби булып яшәвеңне телибез.

Җир йөзенең бөтен

                             матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең

                                             дә

Иң җылысын килә әйтәсе.

Сәламәтлек ташламасын иде,

Һәр туган көн үтсен

                               шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын алгы

                             тормышта.

Иң изге теләкләр белән апаң Мәликә, энең Илдус гаи­ләләре белән.

* * *

Самара шәһәре,

Алма-Атинская урамы

Фәния Нигъмәтулла кызы Бәдретдиновага – 70 яшь!

Кадерлебез! Сине чын күңелдән зур юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге те­ләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә, яшәү дәртен сүндермичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Кирәк чакта ярдәм кулы

                                       суздың,

Шәфкатьле син һәрбер

                                       балаңа.

Шуңа сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри килгәләп.

Сау-сәламәт булып, сиксәнне

                                               дә

Үткәрергә язсын бергәләп.

Изге теләкләр белән улың Марат, киленең Гөлсинә, оныкларың Руслан, Камилә, кода-кодагыең Рәшит, Ха­лидә, кодачаң Алия һәм Илдар гаиләсе белән.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

РәйсәӘхмәтҗан кызы

Субеевага – 70 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәк­ләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Авыр тормыш юлындагы барлык кир­тәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес ки­ңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт!

Авыртмасын сының,

                 сыкрамасын җаның,

Якты йөзең һаман яктырсын.

Ходай сиңа картлык көннәреңдә

Рухи өмет, шатлык

                             арттырсын.

Олыгаям диеп һич кайгырма,

70 яшь ул — матур чак кына.

Балаларың, туганнарың белән

Кадерен белеп яшәр чак кына.

Изге теләкләр белән бала­ларың Рәфыйк, Зөлфия, ки­ленең Халидә, киявең Ринат, оныкларың Руслан-Светлана, Раил, оныкчыкларың Диләрә, Юлия.

* * *

Самара шәһәре,

Энтузиастлар урамы

Мөнирә Хәлиулла кызы

Йосыповага!

Кадерле һәм сөекле әниебез, кодагыем, туганыбыз! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Алдагы көндә дә безне сөендереп, изге догаларыңны укып, бәхетле, шат­лыклы гомер итүеңне телибез.

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,

Ул ел сине тагын яшәртсен.

Нурын сибеп көләч йөзләреңә

Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Ташламасын сине беркайчан

                                               да

Бәхет белән тулы елмаю.

Урап үтсен сине

                           кайгы-хәсрәт,

Ә йөзеңдә булсын куану.

Изге теләкләр белән кы­зың, киявең, кодагыеңһәм барча туганнарың.

 

 

Просмотров: 677

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>