Ученики школы «Яктылык» приняли участие в 3-й смене VII Международного форума «Сэлэт» / “Сәләт — Самара” футболда һәм актерлык осталыгында җиңү яулады

TzmTA_sETjEС 4 по 9 июля ученики школы «Яктылык»  г.о.Самара приняли участие в 3-й смене VII Международного молодежного образовательного форума «Сэлэт» в рамках смены «Сэлэт-Самара».

В период смены проводились образовательные сессии по разным направлениям: от умения выступать на публике до художественного мастерства, от вертолетостроения до каллиграфии. Вот пример лишь части спикеров и представленных тем: Ильфир Якупов – директор ТГАТ им. Камала, который поведал о том, в каких сферах можно использовать искусство, И.В. Аржанцев – декан факультета компьютерных наук НИУ ВШЭ рассказал о Высшей Школе Экономики и ее факультете компьютерных наук, предприниматель и основатель сети ресторанов P.Love поделился опытом воплощения идеи в крупный бизнес. Также были организованы встреча с Ильшатом Рахимбаевым – кинорежиссером, продюсером, обладателем премии президента РТ, участником фестивалей в Канаде, Италии, Индии, Индонезии, Болгарии и России.

Занятость детей является очень важным аспектом в смене. Получив пищу для ума и для желудка ребята отправлялись соревноваться в спортивных состязаниях. Радует, что в год проведения Чемпионата мира по футболу именно самарские ребята получили первое место в данном виде спорта!

Уже ближе к вечеру проводятся соревнования КВН, ЧГК, QWIZ. в одну из таких вечерок ученик школы «Яктылык» Ильнур Исхаков получил номинацию «Лучший актер». Ильнур в период смены проявил себя как активный, открытый и инициативный парень, за что и получил желтый галстук – знак отличия в среде «Сэлэт».

Сегодня продолжается набор на 4 смену, которая пройдет в период с 16 по 21 июля в Алексеевском районе РТ.

8-jRQeTosXc9dziZ1hVQOU 43uPtGnExO4 bohPCs55jGE gn6zYXYQC_E TzmTA_sETjE

Администрация школы «Яктылык» г.о.Самара.

* * *

27 июньнән 9 июльгә кадәр Самара шәһәренең мәгариф Департаменты һәм Татарстанның “Сәләт” Халыкара яшьләр оешмасы өченче тапкыр ”Сәләт — Самара 2018” сменасын оеш­тырдылар.

“Сәләт-Самара” лаге­рендә ял итүчеләр башта Самараның “Салют-2” лагерендә Биләрдә үтәчәк форумга әзерләнделәр. Биредәге лагерьны ачу тан­танасына мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, Самара шәһәренең мәгариф Департаменты хезмәткәре Елена Павлова килгәннәр иде.

Лагерьда Татарстаннан кил-гән әйдаманнар һәм балалар бар иде. Алар “Яктылык” мәктәбе укучыларына яхшы таныш, чөнки көзге һәм кышкы сменаларда да алар укучылар белән күп эшләделәр. Менә хәзер җәйге сменада да балалар татар теле дәресләренә, актерлык курсларына йөр­деләр, вокал, бию, футбол, волейбол, КВН кебек күпсанлы түгәрәкләрдә шөгыльләнделәр.

“Сәләт-Самара” лагеренда ел саен туксанга якын бала ял итә. Шуларның алтмышы безнең өлкә балалары булса, утызы Татарстаннан килүчеләр. Бу сменада Россиянең башка регионнарыннан килгән балалар да булды. Мәсәлән, Шамил Вәлиев — Сочидан, Динә Фәйзуллина — Башкортостанның Мәләүез шәһәреннән, ә Шакир Мөхәммәтҗанов, бер ел буе алмаш программасы буенча Америкада яшәп кайткан һәм аэропорттан турыга лагерьга килгән.

Балаларны Биләргә җибәрү алдыннан Самараның Мәгариф департаменты җитәкчесе Лилия Галузина да “Салют-2” лагерена килеп китте, балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

“Сәләт-Самара” сменасы Самараның 30нчы Сабан туе үткәрелгән вакытка да туры килде бит әле. Лагерьга чит төбәкләрдән килгән балалар Гагарин паркындагы өлкә Сабан туенда катнашып, җирле команда белән баскетбол уйнарга да өлгерделәр.

Бер атналык әзерлектән соң балалар, автобусларга утырып, Биләр тарихи-археологик тыюлыгында узачак VII Халыкара яшьләр форумына юл тоттылар. Алар «Сәләт» лагерендагы зур чатырларда биш көн яшәделәр һәм алган әзерлекләрен төрле ярышларда күрсәттеләр. Дөрес, бөтен номинацияләрдә дә Самара командасы зур нәтиҗәләргә ирешә алмады. Бу мөмкин дә түгел иде, чөнки лагерьда бөтен Россиядән килгән күпсанлы балалар ярышты. Шулай да, безнекеләрнең футбол буенча җиңүе бар. Ә “Яктылык” мәктәбенең 11 сыйныфына күчкән Илнур Исхаков “Шаяннар һәм тапкырлар иҗат фестивалендә “Иң яхшы актер” номинациясендә җиңүче булып танылды.

Балаларның актив һәм шул ук вакытта белем биргән ялы өчен ата-аналар Татарстан хөкүмәтенә, “Яктылык” мәктәбе җитәкчелегенә һәм балаларны кулларыннан тотып йөрткән, телефон аша ата-аналарны балаларның уңышлары белән таныштырып торган “Яктылык” мәктәбе укытучылары Фәридә Хәмидуллова, Ин­зи­лә Гыйззәтуллина, Айназ Фәхертдиновларга чын кү­ңел­лә­реннән рәхмәтләрен җит­ке­рәләр.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1028

Комментирование запрещено