Әлфия Авзалова каберенә бер елдан артык һәйкәл куя алмыйбыз — Венера Ганиева

7759Әлфия Авзалова исемендәге фонд мәшһүр җырчының каберенә бер елдан артык һәйкәл куя алмый. Скульптор сайланган, эшне ахырына җиткерү өчен матди яктан ярдәм кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева әйтте.

«Фонд исеменнән министрлыкка хат аша үзебезнең мөрәҗәгатьне юлладык. Хәзер аны мәдәният министрлыгында карыйлар, тик алар бик акрын эшли. Хат бер кабинеттан икенче кабинетка күчеп тик йөри. Вакыт күп уза бит. Әлфия Авзалова каберенә һәйкәлне бер ел буе куя алмый йөрибез. Җитезрәк эшләсеннәр иде. Скульптор сайланган, эшне ахырына җиткерер өчен матди яктан ярдәм генә кирәк», — диде җырчы.

Әлфия Авзалова исемендәге фонд та җырчының исемен мәңгеләштерү юнәлешендә төрле чаралар уздыра. Легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова әйтүенчә, фонд 2009 елда җырчының үзе исән вакытта ук ачылса да, аның эше соңгы елда гына активлаша. Октябрь аенда алар Халыкара фестиваль үткәрүгә әзерләнә. Җырчының кызы һәйкәл куюны фестивальгә кадәр өлгертергә тели.

«Фестивальдә җиңүчеләрне әни җирләнгән зиратка алып барасы идек. Шуңа күрә һәйкәл ясатуның эшен төгәлләргә кирәк», — диде ул. 

Җырчының туган ягы Актанышта да зур эшләр башкарылган: район мәдәният йорты, Актаныштагы бер урам, мәктәп аның исемен йөртә. Әлфия Авзалованың шәхси әйберләрен туплаган музей эшләп килә.

“Татар-информ”.

Просмотров: 839

Комментирование запрещено