“Бисмилла әби”нең улы Аллаһы юлында

Юбилей Халит Мустаев5 июльдә Кошки районының Иске Җүрәй авылы мәчете имамы Габделхак хәзрәт ХАЛИТОВка 86 яшь тулды. Юбилей булмаса да, тантана уздыру өчен саллы гына сәбәп бар иде — Габделхак хәзрәтнең имам булып эшли башлавына быел 30 ел тулган икән.

Габделхак Мәхмут улы Халитов шушы авылда 1932 елда туа. Аның әнисе Бибиҗамал апа бик тә динле кеше булган диләр. Шуңадыр авыл халкы аны зурлап, «Бисмилла әби» дип атап йөрткән. Әлбәттә, «Бисмилла әби» улына да күп догалар өйрәткән, Аллаһыбызга һәм динебезгә мәхәббәт тәрбияләгән

Габделхакның әтисе Мәхмүт ага да чыгышы буенча крестьян гаиләсеннән була. Балачактан эшләп үскәнгә, ул бик көчле hәм батыр йөрәкле кеше иде, дип искә алалар аны олы яшьтәгеләр.

Габделхак, тугыз яшендә, абыйсы Габделхәй белән «Рабочий» колхозының бозау көтүен көтә башлаган елда, Бөек Ватан сугышы башлана. Малай 1943 елга кадәр җәйләрен ат арбасына куелган мичкә белән кырда эшләүчеләргә су ташыган булса, тора-бара аны җаваплырак эшләргә дә куя башлыйлар. Сугыш тәмамланганчы ул ЧТЗ hәм «Универсал» тракторларында тракторчылар янында сабанчы булып йөри. Ә сугыштан соң 13 — 14 яшьлек үсмер егет инде мичкәләренә су түгел, ә тракторлар өчен район складыннан солярка, нигрол майлары, дизель ягулыгы төяп ташый. Үтә дә җаваплы эшне ул өч ел дәвамында башкара.

Шулай ук авыл баласына печән чабарга да, аны киптереп, җыеп, эскертләргә өяргә дә туры килгән. Үзләренең бәрәңге бакчасында да, йортларында да эш җитәрлек булган.

Армиядә өч ел хезмәт итеп кайткан Габделхакны колхозда көтеп алып, ат сараена конюх итеп билгелиләр. Аннан соң аңа мал караучы, кочегар булып та эшләргә туры килә. Намуслы хезмәте өчен ул күп мәртәбәләр Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

Үткән гасырның җитмешен­че — сиксәненче елларында Габделхак Мәхмүт улы бригадир, сөтчелек фермасы мөдире кебек җаваплы урыннарда эшли. Пенсиягә чыккач та ул тик утырмый. Эшкә күнгән куллар эш сорап кына тора бит алар. Габделхак ага яшьлек елларында үзләштергән балта остасы һөнәрен исенә төшереп, тагын өч ел әле такта ярдыру цехында яшьләрне эшкә өйрәтә. Авылыбызда аның оста куллары тимәгән йорт юктыр. Тәрәзә рамнары, ишекләр, бишекләр дисеңме – барысын да ул оста итеп ясап куя иде.

1987 елда, дин тотарга ирек бирелә башлагач, Габделхак абзый табигый рәвештә авылыбызның имамы булып китте. “Бисмилла әби”нең догалары Аллаһыга барып ирешкән, күрәсең. Элек Габдехак хәзрәттән дә яхшырак мулла авылыбызда булгандырмы — белмим.

Юбилей Халит МустаевМенә инде 30 ел дәвамында Габделхак хәзрәт балаларыбызга исем куша, яшьләребезгә никах, вафат булганнарга җеназа намазы укып, соңгы юлга озата, авыл яшьләрен һәм картларын дингә өнди, рухи байлыгыбызны арттыру өстендә эшли.

4 июльдә Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылы мә­че­тендә уздырылган юбилей мәҗ­лесендә дә сүз нәкъ шул турыда барды. Хәзрәтебезне туган көне һәм имам булып эшләвенә 30 ел тулу уңаеннан котларга Самарадан мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Сания абыстай Мингачева һәм татар авыллары мәчетләреннән күпсанлы имамнар килгән иде. Талип хәзрәт юбилярны ягымлы сүзләр белән котлап, аның эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм Диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хаты һәм бик тә купшы намазлык бүләк итте.

Авылдашларыбызның һәр­бер­се хәзрәтебезгә Аллаһыдан хәерле исәнлек-саулык сорап, аның әле тагын озак еллар халкыбызга хезмәт итүен теләделәр һәм Габделхак хәзрәт утыз ел буе эшләгән мәчетебезгә аның исемен бирүне соралдылар. Мөфти хәзрәтләре авыл халкының гозерен хуплап каршы алды.

Рәфисә МИННЕБАЕВА, Рузалия МУСТАЕВА.

Иске Җүрәй авылы,

Кошки районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1176

Комментирование запрещено