Бөтен авылыбыз өчен бу зур югалту булды…

image39-218x3006 июльдә, җомга намазыннан соң күп тә үтмәгәндер, авыл буйлап мәктәбебезнең директоры Мөхтәр Исламнур улы Алтынбаевның гомере өзелгән, дигән кайгылы хәбәр таралды. Шулай яман чир тагын бер яхшы кешебезнең гомерен өзеп, бөтен авыл халкын елатты. Күңелләрдә бушлык, йөрәк сыкрый, әрни… Без бит барыбыз да коллегабызның авыр чир белән озак көрәшүен белеп тордык, теләктәшлек күрсәттек. Кызганычка, авыру көчлерәк булып чыкты. 16 июньдә Мөхтәр Исламнур улына 64 яшь кенә тулып узган иде бит әле.

Игезәк малайлар Мөхтәр белән Хәйдәр ишле гаиләдә үстеләр. Мәктәпне тәмамлагач, Мөхтәр заводта эшләде, ә армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Куйбышев педагогия институтының физика һәм математика факультетын тәмамлады.

1980 елда ул туган авылына кайтып бакыйлыкка күчкән әтисе белән әнисе йортына төпләнә һәм мәктәптә математика фәнен укытуга керешә. Мөхтәр Исламнур улы математиканы тирәнтен белүче көчле укытучы иде.

Бераздан яраткан кызы Дания белән туйлар уйнап, яңа өй төзеп, яңа тормыш корып җибәрә алар. Гаиләдә өч ир бала туып үсә. Тик язмыш Мөхтәргә бик зур сынаулар әзерләп куйган икән. Моннан 11 ел элек ул сөекле хатынын югалтты. Аңа өч ир баланы берүзенә үстерергә туры килде. Ата кеше барысын да югары уку йортларында укытып, һәркайсына гаилә тормышы корып җибәрергә ярдәм итте. Мөхтәр һәм Дания Алтынбаевларның акыллы, тәүфыйклы һәм мәрхәмәтле балалары белән сокланмаган кеше юктыр, мөгаен.

Мөхтәр үзенең дә, Дания­сенең дә туганнары белән дә гел дус-тату булды, күршеләрен дә хөрмәт итте. Берүзе генә яшәсә дә, бар дөньясы да көлеп тора иде. Аның йорт тирәсе һәр җәйне чәчәкләргә төренде, теп­лицасында кыяр һәм помидор үстереп, якыннарын, бергә эшләүчеләрне сыйлый иде.

1996 елда Мөхтәр Исламнур улы мәктәп директоры итеп билгеләнә. Аның булдыклылыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә мәктәбебез уку-укыту һәм тәрбия эше буенча алдынгылар рәтенә баса, һәр ел саен кимендә ике, ә кайсыбер елларда бишәр — алтышар укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлый.

Аның тырышлыгы нәтиҗә­сендә мәктәбебездә татар теле дәресләрен укыту беркайчан да туктатылмады. Әти-әниләргә дә, балаларга да Мөхтәр әфәнденең сүзе бер булды. Ул: “Сез Гали авылында яшисез, җирле мәктәптә белем аласыз икән – һәркайсыгыз татар телендә укырга һәм язарга, аны яхшы белергә тиешсез!” - дип әйтеп тора иде.

Без, укытучылар һәм мәк­тәпнең башка хезмәт­кәрләре, эштә килеп чыккан кайбер ыгы-зыгыларны да, гаиләдә булган борчуларыбызны да аңа сөйли, киңәш сорый идек. Ул беркемгә дә, беркайчан да ярдәм итмичә калмады. Аның янында эшләргә дә җиңел иде. Чөнки авырлыкны, җаваплылыкны ул үз өстенә ала белде. Шуңа аны укучылар да, әти-әниләр дә, авылның олысы-кечесе дә хөрмәт итте. Юкка гына Мөхтәр Исламнур улы Алтынбаевны авылдашлары күп тапкырлар район Советына депутат итеп сайламаганнардыр.

Шундый олы күңелле хез­мәттәшебезне, авылдашыбызны югалту барыбызны да олы кайгыга салды. Аллаһы Тәгалә аның уллары Айрат, Марат, Азатка, аларның гаиләләренә, туганнарына, мәктәп коллективына сабырлык бирсен иде. Гомере буе кылган изге гамәлләре өчен Мөхтәр Исламнур улының урыны җәннәт түрендә булсын иде дип телибез.

Авылдашлар исеменнән Гали авылының ветеран-укытучысы Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1431

2 комментариев

  1. Амин,авыр туфрагы жинел булсын

  2. Урыны жаннатта булсын