Туган Таллымны сагынып кайттым

Location_Of_Bolshechernigovsky_District_(Samara_Oblast).svgИсәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре. Бу сезнең Большая Черниговка рай­оны­ның Таллы авылында яшәүче актив укучыгыз һәм хәбәрчегез Габделәхәт агагыз Латыйпов яза. Кыш айларында минем Пестравкада, балаларым янында яшәгәнемне беләсез бит инде. Әле менә яңадан туган авылыма кайттым, үземнең балчык өемдә, шатланып, сезгә хат язып утырам.

Дөресен генә әйткәндә, Пестравкада бик ошап бетмәде. Хөкүмәт бүлеп биргән фатирымда бөтен уңайлыклар булса да, миңа нәрсәдер җитешмәгәндәй тоелды. Чөнки мин бит гомер буе авылда яшәгән табигать дусты, балык­чылык, сунарчылык белән шөгыльләнгән бәндә. Ә монда якын-тирәдә елга да, яшел аланнар да юк. Мин үземне бу таш йортта өнендә кышкы йокыга талган карт бер аю кебек хис иттем.

Шулай булса да, эчем артык пошмады, балаларым һәр көнне килеп хәлемне белеп китәләр иде. “Бердәмлек” белән “Ыргыз” газеталарым да шатландырып тордылар.

Ниһаять, утызынчы ап­рельдә туган авылым Таллыга җәй үткәрергә кайттым. Әле менә “Бердәмлек”нең 2 июньдә чыккан 23нче санын укып утырам. Аны миңа балаларым Пестравкадан китереп киттеләр. Югыйсә, әле авылга алдырмый идем. Хәбәрчегез Тәнзилә Әһлиуллинаның “Бәхет сере”, Эльмира Шәвәлиеваның “Балык телле милләт булмыйк” дигән язмалары күңелемә бик тә хуш килделәр.

“Әтидән күргән – ук юнган, әнидән күргән – тун теккән” дигән мәкаль бар бит халыкта. Тәнзилә дә әтисе Рәфгать ага юлыннан киткән икән, ләбаса. Шәфигулла ага Шәраповның үткән авыр тормышын шундый матур итеп тасвирлаган.

Эльмира Шәвәлиеваның язмасыннан туган телебезне ничек яклавы, аның язмышы, булмышы турында кайгыртуы күренеп тора.

Әйе, телләребезнең хәле мөшкел бүген. Хәзерге яшьләр рус телен туган телебездән артык күрәләр. Чит ил телләре белән дә күп мавыгалар төсле. Ә галимнәребез аларны хуп­лыйлар.

Мин бер газетадан мәктәптә (Тольяттида булса кирәк) балаларның немец телен укудан баш тартулары турында укыган идем. Аларны исә күпләр гаепләделәр. Мин, киресенчә, бу укучыларны яклыйм. Чыннан да, нәрсәгә кирәк хәзер аларга элек илебезгә каршы сугышкан немецлар теле? Минем уемча, немец телен укытканчы, мәктәпләрдә үзебезнең татар телен мәҗбүри рәвештә укытсалар бик тә яхшы булыр иде.

Рус һәм татар халкы күп гасырлар буе дуслыкта яши. Уртак гаиләләрдә туган балалары да бар. Димәк, хәзер без рус халкы белән бертуганнар кебек инде, рус телен белмәгән татар-башкорт юктыр, мөгаен. Ә менә рус халкы безнең телләрне бөтенләй белми.

Шуны яхшылап аңлатсак, рус телле балалар да татар телен өйрәнүдән баш тартмаслар иде дип уйлыйм.

Тагын үзем күргән, үзем белгән бер вакыйга турында язып китәсем килә. 1941 елда, авылыбызда башлангыч мәктәп ябылганнан соң, әтиемнең әмере буенча миңа район үзәге — Большая Черниговкага укырга барырга туры килде. Рус телен начар белгәнлектән, мине кабат 4нче сыйныфка алдылар. Укытучыбыз Анна Андреевна Ершова мине Валя исемле рус кызы белән бер парта артына утыртты. Кыз бик үткен дә, сөйкемле дә иде. Көннәрнең берсендә ул миңа: “Гришка, научи меня разговаривать по-башкирски”, — ди. Мин гаҗәпләнеп: “Для чего тебе нужен наш язык?” — дигән идем, ул: “Вырасту большой, может выйду замуж за башкирского мальчика”, — димәсенме.

Бик соралгач, мин аны өйрәтергә булдым. Русча –башкортча сүзләр язар өчен аерым дәфтәр ачып, сүзлек ясый башладым.   Мин кызга көн саен биш башкорт сүзен язып куям. Шулай итеп, бер ай эчендә мин Валяга ике йөзләп башкорт сүзен өйрәттем. “Атай – папа, инәй – мама, малай – мальчик, кыз – девочка” кебек җиңел аңлаешлы сүзләрдән башладык, әлбәттә. Өч ай дигәндә без аның белән шактый яхшы итеп башкортча сөйләшә дә башлаган идек инде.

Ни үкенеч, декабрьдә укуымны ташлап, авылга кайтып китәргә туры килде. Мин фатирда торган Гәбделхәбир агаемны сугышка алып киттеләр, аның гаиләсе дә Башкортостандагы Бөрьян авылына күченде. Берүзем генә калгач, миңа йөреп уку кыен иде, әлбәттә. Авылга кайттым да, колхозда мал караучы булып эшкә керештем.

Теләге булса, һәркем, нинди милләттән булуына карамастан, үз туган теле белән беррәттән башка телләрне дә өйрәнә ала икән.

Әйе, безгә туган теллә­ребезне сакларга кирәк. Әгәр бик теләсәк, без моны булдыра алабыз. “Бердәмлек”тә урнаштырылган “Балык телле милләт булмыйк” дип аталган мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, туган телебезне саклыйк, туганнар.

 

Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ,

85 яшьлек хезмәт ветераны.

Таллы авылы,

Большая Черниговка районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1031

Комментирование запрещено