Илсөя Бәдретдинова туган авылында бәйрәм оештыра

077Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова туган авылы- Лениногорск районы Иске Шөгердә бәйрәм оештыра. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә. 

Авыл бәйрәме 19 августка билеләнгән. Анда Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов, Илназ Гарипов, Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар, Айдар Тимербаев, Дилә Нигъмәтуллина, Лилия Хәйруллина, Ләйсән Мәхмүтова кебек популяр җырчылар һәм танылган алып баручылар чакырулы. Авыл бәйрәмендә Якутиядән Айысхаана исемле биюче дә чыгыш ясар, дип көтелә.

Просмотров: 791

Комментирование запрещено