Россия может претендовать на проведение летних Олимпийских игр 2036 года. Об этом заявил президент Олимпийского комитета России (ОКР) Станислав Поздняков.
«2024 и 2028 год уже заняты — Игры пройдут в Европе и Америке, а на заявку 2032 года могут претендовать другие континенты. Я думаю, можно теоретически говорить о подаче заявки на проведение Игр 2036 года», — цитирует «Интерфакс» Позднякова.
По его словам, города, которые могут претендовать на проведение Игр, — это города-миллионники, в которых ранее не проводились Олимпиады.
«Например, Санкт-Петербург или Казань. В той же столице Татарстана хорошо развита спортивная инфраструктура, Казань объединяет и Европу, и Азию, является своеобразным космополитическим центром», — добавил Поздняков.
Отмечается, что заявку для проведения ОИ-2032 нужно будет подавать в 2024 году, а на проведение ОИ-2036 — в 2028 году.
* * *
Русия Олимпия комитеты башлыгы Станислав Поздняков 2036 елда узачак Олимпия уеннарын үткәрү бәйгесендә Петербур яки Казан катнашырга мөмкин булуын белдерде. Ул Казанда спорт инфраструктурасының яхшы җайланганын әйтте.
«2024 һәм 2028 еллар инде билгеләнгән — уеннар Европа һәм Америкада узачак, 2032 елда исә гаризаны башка кыйтгалар бирә. Минемчә, теориядә без 2036 елгы уеннарга гариза бирү турында сөйләшеп була. Бу, әлбәттә ки, алдагы перспектива, күп нәрсә була ала, шулай да, бүген үк зур спорт чараларын үткәрү мөмкинлеген карый алабыз», диде Поздняков «Интерфакс»ка.
Аның сүзләренчә, уеннарны үткәрүгә элек мондый чара үтмәгән шәһәрләр дәгъва кыла ала.
«Мисал өчен, Петербур яки Казан. Шул ук Татарстан башкаласында спорт инфраструктурасы яхшы җайланган, Казан Европа һәм Азияне берләштерә, үзенчә, космополит үзәк булып тора», диде комитет җитәкчесе.
2032 Олимпия уеннарында (Русия аны бирергә җыеса) катнашу өчен гаризаны 2024 елда, 2036 елгы Олимпия уеннарына гаризаны 2028 елда бирергә кирәк булачак.
Просмотров: 984