Камышлыда Cабан туе дәртен яңгыр да сүндерә алмады (2нче ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0468X Бөтенроссия авыл Сабан туе Самар өлкәсе Камышлы авылында узачак

Үткән шимбәдә Камышлы район үзәгенең Сабан туе мәйданында иртән-иртүк бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Күңелләрне дулкынландырып, гармун моңы агыла, сату рәтләре гөрли, балалар төрле аттракционнарда күңел ача. Бер читтә урнашкан милли йортлар күргәзмәсе янында да җанлылык хөкем сөрә. Анда өлкәбезнең төрле районнарында яшәүче татар­ларның тарихы, көнкү­реше, гореф-гадәтләре белән танышырга, милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин иде.

IV өлкә авыллары Сабан туеның төп өлеше бәйрәмнең тарихын чагылдырган бик матур бәйрәм күренеше белән башланып китте. Татар, рус, чуваш һәм башка милләт вәкилләреннән оештырылган зур җыелма сәнгать коллективы бик тә матур вокаль-хореографик композиция башкарды.  Бераздан мәйданда Камышлы, Кошки, Шенталы, Челно-Вершины, Похвистнево, Елховка, Кләүле һәм күрше Оренбург өлкәсе Северный районнары вәкилләре күренде. Халык бу демонстрацияне кул чабып, хуп­лап каршылады.

Сабан туе әләме күтәрелгәннән соң Камышлы районының администрация башлыгы Рафаэль Баһаутдинов чараны рәсми рәвештә ачык дип белдерде. Өлкә хөкүмәте администрациясенең җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дмитрий Холин, Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин,  һәм башка мөхтәрәм кунаклар матур теләкләрен җиткерделәр. Ә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Самар өлкәсе губернаторы  вазифаларын башкаручы Дмитрий Азаров бәйрәмебезгә махсус котлау хатлары юллаганнар иде.

- Икенче елга X Бөтенроссия авыл Сабан туе Самар өлкәсе Камышлы авылында узачак, бу хакта килешү төзелде, - дип  тә игълан итте Дмитрий Холин. Бу хәбәрне тамашачылар алкышлар белән хуплап алдылар.

1-DSC_0047

0-DSC_0109 0-DSC_0117 0-DSC_0120Сабан туе — хезмәт кешесен зурлау бәйрәме бит ул. Бу юлы да авыл хуҗалыгы алдынгыларының фидакарь хезмәте зурланды. Камышлы районыннан тракторчы Илмир Әхмәтвәлиевка,  Кошки районыннан тракторчы Марат Бәдретдиновка, Елховка районнынан механизатор Рәфыйк Исмәгыйловка, Шенталы районыннан фермер Фәрит Мөстәкимовка, Похвистнево районыннан тракторчы Вәлиулла Субеевка, Челно-Вершины районыннан механизатор Виктор Седовка, Кләүле районыннан фермер Иван Николаевка өлкә хөкүмәтенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

0-DSC_00560-DSC_0058 0-DSC_0062 0-DSC_0064 0-DSC_0066 0-DSC_0069 Шулай ук Самарда узган футбол буенча Дөнья чемпионатында катнашучы волонтерларны да медальләр белән бүләкләделәр. Бу көнне туйларын үткәрүче парга -  Эдуард һәм Света Сәгыйдуллиналарга да бүләкләр тапшырылды.

0-DSC_00850-DSC_0092 0-DSC_0093Камышлы районының администрация башлыгы Рафаэль Баһаутдинов шулай ук фермер Лия Ганиеваны һәм «Раздольное» авыл хуҗалыгы предприятиясе җитәкчесе Фаил Шәймардановны да бүләкләде. Рәфис Гыйззатовка, Минсәгыйть Сәдршаитовка, Назыйм Сәлаховка  Камышлы авылы җирлеге башлыгы Заһит Абдулла улы Сафин тарафыннан «Җирлек алдындагы хезмәтегез өчен» дип аталган мактау билгеләре дә тапшырылды.

0-DSC_0100 0-DSC_0102 0-DSC_0128Рәсми өлештән соң төп сәхнәдә бәйрәм концерты башланды. Казан артистлары Фирдүс Тямаев, Искәндәр Биктаһиров,  «Болгар кызлары» триосы кунакларга күңелсезләнергә ирек куймадылар, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерделәр. Төрле районнардан килгән үзешчән сәнгать коллективлары да бәйрәмгә үз бизәкләрен өстәделәр. Аларның чыгышларын халык бик яратып, алкышлап кабул итте.

1-DSC_0379 1-DSC_0360 1-DSC_03201-DSC_04001-DSC_0341Берәүләр концерт карап ләззәтләнгәндә, икенчеләре милли көрәшне күзәттеләр. Һәркем үз батыры өчен җан атты, кул чабып, көрәшчеләрне дәртләндереп торды. Нәти­җәдә, Иске Усман авылы егете Ильдус Нуртдинов Сабан туеның абсолют батыры исемен яулады. Аңа традицион сарык тәкәсе тапшырылды.

1-DSC_0446Сабан туенда ат чабышларыннан тыш, тракторларга утырып механизаторлар да ярыштылар. Гадәти булмаган бу бәйгедә Хөснетдинов Радиф — беренче, Гыйләҗев Фирдәвес — икенче, ә Шәмсетдинов Салават өченче урыннарны яуладылар. Гомумән, бу көнне Камышлы Сабан туенда уйналган спорт төрләрен санап бетерергә мөмкин түгелдер.

2Берникадәр вакыт милли бәйрәмнең асылы булган көрәшне, концертны һәм  уеннарны  халык яңгыр астында  да тамаша кылды. Шөкер, Cабантуй дәртен ул да сүндерә алмады.

Милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган IV өлкә авыллары Сабан туе регионыбызда милли мәдәнияткә ихтирам булуын, төрле милләт халыкларының туганнарча ярдәмләшеп яшәвен күрсәтте. Кунакларга да, оештыручыларга да бәйрәм күтәренке кәеф һәм иҗади канәгатьләнү хисе бүләк итте.

Чара бик матур узды һәм өлкә авыллары Сабан туе кубогы Кошки районына тап­шырылды. Икенче елга алар­га да бу бәйрәмне үткәрүдә уңыш­лар телибез. Ә Камышлы исә Бөтенроссия авыл Сабан туен каршы алырга әзерләнә башлый!

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Камышлы авылы.


КОНТЕКСТ:

С размахом прошел IV областной сельский Сабантуй в селе Камышла (ФОТОРЕПОРТАЖ №1)

* * *

X Всероссийский сельский Сабантуй-2019 пройдет в селе Камышла Самарской области! / 2019 елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда үтәчәге билгеле

Просмотров: 1379

2 комментариев

  1. Про Камышлу узнает вся страна! А сколько было народу на сабантуе!!! Было ЗДОРОВО! КЛАССНО!!

  2. очень хороший сценарии потрудились организаторы здорово получилоь по моему мнению на высоком уровне провели