Изге Болгар җыенында яңа объектлар ачылачак

02921 июльдә узачак Изге Болгар җыенында яңа өч объект ачылачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министрлыгының Музей эшен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин сөйләде.

“Беренчесе Болгар чәй эчү музей экспозициясе. Чәй эчү традициясен яктыртачак. Экспозиция зур түгел. Татарстанның мәдәни мирасы объектында урнашачак”, – дип сөйләде ул.

Изге Болгар җыенында чәй кибетләре дә булачак. Аларда теләгән кеше татарларның чәй эчү тәкәллефе белән таныша ала. Шулай ук Спасс районында үстерелгән чәй үләннәрен алу мөмкинлеге дә бар.

“Икенче экспозиция су өстендәге шәһәр “город на реке” дип атала. Әлеге экспозиция Спасс районы тарихына бәйле рәвешле оештырылган. Спасс районы кешеләре корабчылык белән шөгыльләнгән булганнар. Район һәм музей Идел буенда урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә әлеге музей шулай аталган.

Өченче экспозиция Габдулла Алишка багышланган. Белгәнебезчә, бөек язучыбыз Спасс районында туган. Шуңа күрә музей экспозициясен Назаров урамындагы 19 гасыр йортында урнаштырырга булганнар”, – дип сөйләде Дамир Натфуллин.

«Татар-информ».

Просмотров: 912

Комментирование запрещено