Гыйбрәтләрдән гыйбрәтләр алыйк

1459277249_15

Авылдашыбыз Вафа абый Фәхертдинов (Челно-Вершины районының Шламка авылыннан) чокырны казып бетергәч, ишарә белән немецка: “Үләр алдыннан мин Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыйм инде, аннары син мине атарсың”, — ди.

Бу дөньяда гыйбрәтләргә сәләтле кешеләр өчен гыйб­рәтләр бик күп, адым саен, минут саен очрый алар. Шуларның берсенә генә тукталып үтәсем килә. Авылдашыбыз Вафа абый Фәхертдинов (исемнәре үзгәртелмәде) ниндидер сә­бәпләр аркасында (сатлык җаннар явызлык кылгангамы, җәрәхәтләнеп аңын югалткангамы) сугыш вакытында немец фашистларына әсирлеккә эләгә. Тоткында яшәүнең авырлыкларын укучы китаплардан укып, фильмнардан күреп үзе дә беләдер. Болар турында язып тормыйм да инде. Аның күңелендә качу теләге дә булгандыр, тик мөмкинлеге генә табылмагандыр.

Бер көнне немец офи­церының боерыгы буенча җибәрелгән солдат Вафа абый­­ны кырга чыгарып, чокыр казырга куша. Ул моның ни өчен эшләнгәнен аңлый, әлбәттә. Чөнки күп мәртәбәләр тоткынның үзеннән кабер казытып, соңыннан аны шунда ук күмүләре турында ишеткәне дә, күргәне дә булган инде аның.

Вафа абый чокырны казып бетергәч, ишарә белән солдатка: “Үләр алдыннан мин Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыйм инде, аннары син мине атарсың”, — ди. Солдат риза була. Вафа абый гомер буе биш вакыт намазын калдырмаган, барлык фарыз гамәлләрен үтәп яшәгән кеше буларак, үләр алдыннан нинди сүрәләр, аятьләр укырга, нинди теләкләр әйтергә, ничек теләргә, ничек со­рарга икәнен яхшы белгән, әлбәттә.

Тиешле гамәлләрне кылып бетергәннән соң, Аллаһы Тәгалә теге немец солдатының күңеленә яхшылык иңдергән, күрәсең. Ул Вафа абыйны атмыйча, иреккә җибәрергә карар кыла: “Син фашистларга гына әләкләмә, эләксәң дә, минем сине коткаруым турында әйтмә, югыйсә мине атачаклар”, — ди.

Вафа абыйга берникадәр вакыт качып, адашып йөргәннән соң совет гаскәрләренә кушылырга насыйп була.

Сугыш тәмамланганнан соң, туган ягына кайтып, күпмедер ел яшәгәннән соң, ул җылы түшәгендә вафат булып, авыл зиратында чын мөселманнарча шаригать кануннары буенча кабергә иңдерелә. Әле дә хә­теремдә, Вафа абыйның кызы Гөлсәрия еш кына зиратка барып Коръән аятьләре укып, әти­сенең рухына багышлый иде.

Менә шушыдыр инде Аллаһы Тәгалә кешегә биргән иң олуг бәхетләрнең берсе. Әйдәгез, барыбыз да бу дөньяда гыйбрәтләрдән гыйб­рәтләр алып яшик, догалар кылыйк.

Гомәр ГАЙНУЛЛИН.

Шламка авылы,

Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 965

Комментирование запрещено