Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан стресслардан котылу буенча 5 КИҢӘШ

news_22944Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграм битендә, татар дин галимнәре мирасын өйрәнгәндә, үзем өчен стрессларга каршы торуның биш принцибын ачыкладым, дип яза.

1. Әр-ризку әләллаһ. Ризык бары Аллаһтан. Шунлыктан, Аннан кала беркем алдында да башыңны имә.
 
2. Тәвәккәлтү әләллаһ. Иң элек үзеңнән торганын эшлә, аннан Аллаһка тапшыр да Аннан гына ярдәм көт.
 
3. Йә Насыйп. Сиңа дигән синнән китми, вакыты җиткәч, насыйбы була.
 
4. Йә Сабыр. Сабыр була бел, яз да вакытыннан алда килми.
 
5. Бу да узар! Онытма, байлык белән ярлылык, сәламәтлек белән хасталык, уңыш белән уңышсызлыкның – һәммәсенең ахыры бар. Хәтта синең әле алган сулышың башкача кабатланмый, ул инде суланган. Гомеребез дә, һичшиксез, тәмамланачак. Бары мәңгелек, ахыры булмаган Аллаһка сыгына бел!

Шәһри Казан

Просмотров: 844

Комментирование запрещено