«Бердәмлек» газетасыннан, 21 июль, 2018 ел

i

шакмаевыЕлховка районы,
Тупли авылы
Ринат Минәхмәт улы һәм Гөлсинә Нәбиулла кызы ШАКМАЕВЛАРның бергә
гомер итүләренә – 30 ел!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-сау¬лык, җан тынычлыгы, иман бай¬лыгы, озын тигез гомер, сөйкемле картлык телибез.

Бәхет таңы көлеп каршыласын,
Шат елмайсын һәрчак йөзегез.
Тигез яшәп, тигез картаегыз,
Тик муллыкта үтсен көнегез.

Изге теләкләр белән балаларыгыз Раил, Румия, Лилия, киленегез Олеся, киявегез Марат, оныгыгыз Эмиль.

* * *
габитовыБольшая Глушица районы,
Моратша авылы
Хәсибә Марат кызы
ГАБИТОВАга – 55 яшь һәм Якуб Биккужа улы белән
гомер итүләренә — 35 ел!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юби¬леең белән котлыйбыз һәм йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Авыр тормыш юлындагы барлык киртәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен рәхмәт сиңа. Кадерле әтиебез һәм әниебез! Без сезне истәлекле юбилейларыгыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез.

Балаларыгыз, оныкларыгыз бүген,
Әйтә: «Әткәй-әнкәй, зур рәхмәт!»
Гомер буе безнең белән бергә
Яшәсәгез иде шат-рәхәт.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Якуб, улыгыз Әмир, киленегез Гүзәл, кызыгыз Әлфия, киявегез Закир, оныкларыгыз Әлмирә, Илдар, Сабир, Инсаф, Сафина.

* * *
Самара шәһәре,
Кольцевая урамы
Якуб Фәссах улы ФӘТХЕТДИНОВка – 80 яшь!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Изге теләкләр белән Кыямовлар, Әглетдиновлар, Мирхәйдәровлар гаиләләре.

* * *

Якуб Фәссах улы ФӘТХЕТДИНОВка!

Кадерлебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сә¬ламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Бәйрәм булсын мөбарәк,
Табын булсын түгәрәк!
Бүгенгедәй бәйрәмнәрне
Гел каршылыйк бергәләп!

Изге теләкләр белән Мәдинә, Котдус гаиләләре белән.

* * *
Самара шәһәре,
Киров проспекты
Равия Галимҗан кызы ӘБДЕРӘХИМОВАга – 75 яшь!

Кадерлебез! Без сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Кай¬гы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, туганнарыңның кадерен тоеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез. Туар таң¬нарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

75 яшь килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә.
Күңелеңдә калсын яшь чакларың,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешик.
Шатлык килсә, бергә уртаклашыйк,
Борчуларны бергә бүлешик.

Апаларың Минзада, Кәүсәр гаиләләре белән һәм барча туганнарың.

* * *
Равия Галимҗан кызы ӘБДЕРӘХИМОВАга!

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән кот¬лыйбыз. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын.

Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.

Изге теләкләр белән сеңелең Розалия балалары Илдар, Гүзәл белән, энең Гомәр.

* * *
Самара шәһәре,
Ташкентская урамы
Фәүзия Вил кызы ХӘЙРУЛЛИНАга – 50 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем! Җир йөзендәге иң изге, иң якты теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән сине юбилеең белән котлыйм. Кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның кадерен тоеп, ышанычлы дусларыңның барлыгын белеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телим.

Һавалардан йолдыз алып
Бүләк итәлмим сиңа.
Тик бәхетле итә алсам,
Бары шул җитә миңа.
Синнән күчкән яктылыктан,
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.

Изге теләкләр белән яраткан ирең Илдар.

* * *
Самара шәһәре,
Демократическая урамы
Дилә Исмәгыйль кызы
САФИУЛЛОВАга – 50 яшь!

Кадерле кызыбыз, тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әби嬬без! Без сине юбилеең бе¬лән чын күңелдән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризык¬ларын татып, муллыкта яшәргә язсын.

Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Изге теләкләр белән әтиең, әниең, апаң гаиләсе белән, тормыш иптәшең, кызың, киявең, оныкларың.

* * *
FXqWdeJsCI0Кошки районы,
Иске Җүрәй авылы
Хәйдәр Хәмит улы
ХАЛИТОВка!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз, кодабыз! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез.

Әтиебез, безнең кадерлебез,
Без бәхете җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.

Якты теләкләр белән улың, киленең, кызларың, киявең, оныкларың, оныкчыкларың һәм кода-кодагыйларың.

Просмотров: 962

Комментирование запрещено