Ачык дәрес бу. Татар имамнары ни турында сөйләште? (ВИДЕО)

vnl34Tv4mOw

Сызран шәһәренең мөхтәсибе, имам-ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъди Татарстан Президенты кулыннан Рәхмәт хаты алган. 

– Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф, – дип әйтеп калдырган бөек мәгърифәтчебез һәм дин галимебез Шиһабетдин Мәрҗани. 19 июль көнне башкалабызда эшен башлаган Бөтенроссия татар дин әһелләренең тугызынчы җыенын оештыручылар мәшһүребезнең әлеге гыйбарәсен шигарь итеп алган. Беренче көнне уздырылган секция утырышларында да, җыенның кичә үткәрелгән пленар утырышында да делегатлар кабат-кабат шушы өч нәрсәгә, аларның мил­ләте­без­не саклауда тоткан урыннарына, әһәмиятенә тукталды.

– Бисмилләһир-рахма­нир-рәхим. Җыенга килүче­ләр, мөхтәрәм аксакаллар, сез­нең белән кабат Татарстанда очрашуыбызга бик шатбыз. Барча күренекле татар дин әһелләрен шушылай Казанда җыеп күрешү, фикер алышу, бергәләп киләчәккә юллар билгеләү бик кирәк. Бөтен­дөнья Татар конгрессы сезне шушылай җыеп бик зур эш эшли. Соңгы утыз елда ислам дин әһелләре җитәкче­леген­дә зур үзгәрешләр бара, динебез кайтарыла. Моңа татар имамнары да зур өлеш кертә. Татар халкы – Россия күлә­мен­дә икенче халык. Бу җыенга үзебезне борчый торган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә дип килдек. Әйе, Мәрҗани әйтеп калдырган өч нәрсәне – телне, гореф-гадәтне, милли киемне саклап без динебезне дә саклыйбыз. Болар бер-берсенә терәк булып тора. Билгеле, Татарстанда, Башкортстанда гореф-гадәтләрне саклау җиңелрәк. Ә менә бүтән өлкәләрдә динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауның мәчеттән башка юлы юк. Шуңа күрә сезгә таянабыз, сезнең белән эшлибез, киләчәктә дә сезгә таянырга уйлыйбыз. Телебезне саклап калу мәсьәләсендә дә без бердәм булырга тиеш. Әлеге мәсьәләне хәл итүнең нинди юлларын күрәсез – безгә бу бик кирәк, – дип пленар утырышны башлап җибәргән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Мәрҗани фи­керләренең заманыбызга аваз­­даш булуын тәкрарлады, төпле, җитди карарлар кабул итү өчен уңай, изге җир, дип борчыган мәсьәләләр турында фикер алышуны Болгар җые­нында дәвам итәргә чакырды.

Илебезнең 69 төбәгеннән җыелган бер мең бер йөзләп делегат арасында олуг мөн­бәрдән фикерен җиткерергә теләгәннәр, табигый, күп иде. Әнә беренчеләрдән булып сәхнәгә күтәрелгән иң өлкән делегат, Калининград шәһәре татар-мөселманнарының аксакаллар шурасы рәисе, 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктиев, кайбер делегатларның үзара урысча сөйләшеп утыруына эче пошып, телебезне без сак­ламасак, кем саклар, киләчә­гебез, балаларыбыз өчен без җаваплы бит, дип белдерде.

9e774d5ace416e7abd359627b3d1d289_500_0_0Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да: “Халкыбыз телендә милләтебез­нең коды яшеренгән, әгәр милләт булып сакланып калырга теләсәк, һичшиксез, туган телебезне белергә, өйрә­­нергә тиешбез. Инде сүздән эшкә күчик”, – дип көн дә бу максатта кечкенә генә булса да даими гамәл кылырга чакырды.

Татар дөньясында ислам диненә бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм турис­тик маршрутлар булдыру секциясе эшчәнлеге турында хисап тоткан Ислам дине кабул итүнең меңьеллыгы исе­мендәге мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншинның фикер алышу нәтиҗәләре турында сөйләгәнче үз мәдрәсәлә­ре­нең эшен бәян итүе бик табигый яңгырады. Әйе, бу мәд­рәсә татарча белем бирүе, шә­кертләре һәм мөгаллимнәре­н­ең һәрвакыт милли киемдә йөрүе, Иске Татар зиратындагы мәшһүр имамнарның каберләрен карап-чистартып торулары, мәчетләрендә тарихи почмак булдырулары белән Мәрҗани әйткән өч таләпкә дә туры килә.

– Мәктәпләребездә мил­ли-төбәк компонентын бетер­гәч, протест белдереп карадык: үтмәде. Мәктәпләрдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдырмакчы булалар. Протест белдердек. Монысы да үтмәс төсле. Хәзер Урыс православ чиркәве I сыйныфтан алып ХI cыйныфка кадәр дин укытуны кертмәкче була. Мөгаен, кертерләр дә. Ә безнең ислам буенча дәрес­лекләребез әзер түгел. Яңа уку елыннан кертсәләр, ниш­ләр­без?! – дип чаң каккан баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгышына әллә ни игътибар биреп бетермәделәр кебек тоелды миңа. Татарстан Мә­гариф министрлыгы, ТР Диния нәза­рәте әһелләре, РИУ галимнәре алдында зур эш – тизрәк дәреслекләр язу мәсь­ә­ләсе килеп басачак дигән сүз бу. Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү секциясендә күтә­рел­гән иң җитди мәсьәлә бу.

Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышында, югары дәрәҗәле президиум каршында, Сызран шәһәренең мөхтәсибе, имам-ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъди "Милләттәшләрем, кыйблабызны югалтмыйбызмы икән?"  дип аталган темага чыгыш ясаган һәм Татарстан Президенты кулыннан Рәхмәт хаты алган. Бу турыда аерым тәфсилләп язырбыз әле.

Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышында, югары дәрәҗәле президиум каршында, Сызран шәһәренең мөхтәсибе, имам-ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъди «Милләттәшләрем, кыйблабызны югалтмыйбызмы икән?» дип аталган темага чыгыш ясаган һәм Татарстан Президенты кулыннан Рәхмәт хаты алган. Бу турыда аерым тәфсилләп язырбыз әле.

561637_dd3e01a66a9645968f9be5af239d0042~mv2 561637_fab561e0ded6421db4a9cd19781ac9bf~mv2

MDcgj-RG_9Q QMI6k-0st-k TenoF-uDLhw– Без мәктәптә укыганда ачык дәрес дигән нәрсә бар иде. Бүгенге очрашу – барыбыз өчен дә ачык дәрес ул. Биредә күтәрелгән мәсьә­ләләр барыбызга да җаваплы­лык өсти. Әледән-әле четерек­ле мәсьәләләр килеп чыгып тора. Әгәр Болгар Ислам академиясе каршында галимнәр шурасы оештырсак, ул барча бәхәсле нәрсәләргә карата үз фикерен әйтер иде. Гомумән, Болгарны ныграк, күбрәк фай­даланасы иде. Анда биг­рәк тә җәйләрен Татарстанда яшәүчеләрне генә түгел, чит өлкәләрдә торучыларны да чакырырга була. Болгарда балалар күңеленә салынган изге орлыклар – дини тәрбия яхшы нәтиҗә бирми калмас иде. Миңа биредә Киров өлкәсен­­дәге Иске Пеләгәр авылы имамының эш тәҗрибәсе оша­ды. Сезне алданрак та чакырып, шушындый алдынгы имамнарның эшчәнлеген күрсәтү мөмкинлегебез бар. Мондый урыннарга барырга, күрергә кирәк. Иртәгә Болгарда әле тагын да кызыклырак фикер-тәкъдимнәр туарга мөмкин. Киңәш-табыш итәр­гә җыелдык бит. Әйдәгез, фикерләшик, – дип чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Ки­ңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгышын имамнарыбыз олуг, изге эшкә фатиха дип кабул итте.

P.S. Пленар утырыш тәмамлануга, “Корстон” тамаша- күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья Татар конгрессының чираттан тыш корылтае булып узды. Хикмәт шунда: узган корылтайда уставны теркәтүгә кагылышлы мәсьәләләр эшләнеп, тәгаенләнеп бетерелмәгән булган. Корылтай фәкать шул мәсьәләне карау өчен җыелды.

“Ватаным Татарстан” (№ 102, 21.07.2018).

* * *

Казанда тугызынчы тапкыр татар дин әһелләре форумы узды. Аның эшендә 66 төбәктән меңнән артык кеше катнашты. Әлеге чара дөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды.

Быел форум Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыгына багышланды. Аның «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф» дигән сүзләре форумның төп шигаре булып торды.

Башка еллардан аермалы буларак быелгы форум хатын-кызларның күплеге белән дә аерылып торды. Күп кенә имамнар, төбәкләрдәге мөфтиләр хатыннарын, абыстайларын да ияртеп алып килгәннәр.

Имамнар җыены ике көн эшләде. Гадәткә кергәнчә, беренче көнне секцияләр утырышы булды. Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге урыннар, балаларга дини һәм милли тәрбия бирү, рухи мирасны барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле һәм ел да оештырыла торган «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясен тормышка ашыру секцияләре эшләде.

Икенче көнне форумның пленар утырышы Казанның «Корстон» сәүдә үзәгендә узды. Соңгы елларда Татарстан һәм татар конгрессының барлык зур чаралары да уза торган конференц-залга кергәндә полициянең күплеге күзгә чалынып торды. Имамнар, мөфтиләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевны аягүрә басып, алкышлар белән каршы алдылар. Исламда мондый гадәт юк бит ул дигән сүзләр ишетелсә дә, басмыйча калган кеше күренмәде.

Башта Рөстәм Миңнехановка сүз бирелде. Ул шигар итеп алынган Мәрҗани сүзләрен төзәтеп тә җибәрде. «Бүген, — диде ул, — милли телне, милли кием һәм милли горефне дин саклый».

Татарлар Русиядә сан ягыннан икенче милләт, соңгы утыз елда илдә дүрт меңнән артык мәчет төзелде, аларның мең ярымы Татарстанда диде Миңнеханов. Әмма соңгы вакытта гаиләләр таркалуы бик күп дип, моңа дин әһелләре дә игътибар итүен теләде. Мондый теләк секцияләр барышында да кузгатылган иде.

Татарстан казые Җәлил Фазлыев, мәсәлән, балаларга дини, милли тәрбия бирүгә багышланган секциядә имамнарны йорт саен йөреп чыгырга да чакырды. Ул-бу нияттән түгел, ата-аналар белән сөйләшер өчен.

Үзенең кыска гына чыгышыннан соң Миңнеханов кайбер делегатларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Калининградтан килгән 94 яшьлек Хәким Биктеев беренчеләрдән булып «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Бүләк алып, Татарстаның хәзерге һәм элекке президетларына дан укыганнан соң, милли телне сакларга чакырды Хәким ага. Артык хисләнеп киткәнгәме, ул бераз хәлен югалтып, президент ярдәмчеләре ярдәме белән генә урынына барып утырды.

Ел саен яңа төрле чапан-чалмалар белән генә түгел, берәр төрле белдерү белән дә таң калдырган Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин быел кыска гына котлау чыгышын кәгазьдән генә укыды. Озын чәчләрен кыскарткан Тәлгат хәзрәт быел форумда үзен бик тыйнак тотты. Яшел чапаннар кигән, сак хезмәткәрләре сыман үзәк нәзарәткә караган мәчет муллалары Тәлгат хәзрәт яныннан бер адым да калмый йөрделәр.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин имамнар форумына килмәде. Ул үзенең урынбасары Рушан Аббясовны юллаган булып чыкты.

Русия мөселманнары дини мәҗлесе рәисе Әлбир Крганов та быел форумда катнашмады, аның исеменнән чыгыш ясаучы да булмады.

Рәсми котлаулар әле бетмәгән иде, Калининград шәһәренә Путин белән очрашуга юл алам дип алдан белдереп куйган Рөстәм Миңнеханов шып кына китеп барды.

Форум елдагыча төбәкләрдән килгән хәзрәтләрнең хисап сыман чыгышлары белән дәвам итте. Залда утырган, бу хәлне ел да күреп белеп-торган кайбер хәзрәтләр туйдырдылар инде хисап белән дип пышылдап та алдылар.

Җомга намазы якынлашканга барыбер сабыр гына тыңлап, йокымсырап, ә күбесе телефоннарында казынып утырган хәзрәтләр Җәлил Фазлыевның бала ясар өчен нанотехнологияләр кирәкмәгәнлеген әйткәч кенә җанланып алдылар. Президиумда утырган Миңтимер Шәймиев та эче катканчы көлде бу сүзләрдән.

Өйлә намазы якынлашканга форумның беренче өлешен Миңтимер Шәймиев чыгышы белән тәмамладылар. Ул үз чиратында Болгар академиясе хакында сөйләде һәм әлеге академиянең голәма шурасын булдырырга кирәклеген әйтте.

Өйлә намазы һәм төшке аштан соң имамнар һәм абыстайлар шактый җанланган иделәр. «Корстон» сәүдә үзәге ишек алдында парлашып җырлап торган абыстай һәм имамнар да күренде. Ә җыен чираттагы хисап чыгышлары белән дәвам итте.

Кичке биштә ул былтыргы ук пунктлардан торган резолюция кабул итү белән тәмамланды. Ул вакытта янәшә генә бүлмәдә татар конгрессының чираттан тыш корылтаена халык туплана башлаган иде.

azatliq.org


КОНТЕКСТ:

Сораштыру: Имамнар бер мөфтияткә берләшүне тели (ВИДЕО)

* * *

Минниханов — татарским имамам: «Мы должны быть едины в языковом вопросе!» / Миңнеханов имамнарга 3 бурыч куйды

* * *

Бүген IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлый

Просмотров: 1146

Комментирование запрещено