Җәннәт ачкычлары телибез…

big_eeFFQkaIdYiLf04Бүген Елховка районының Тупли авылында туып-үскән, Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә гомер иткән Нурия Әхтәм кызы Әхмәтҗанова-Хуҗинаның йөрәге тибүдән туктаган. Сыйныфташыбызның вафат булуы сәбәпле, аның иренең, улының, барча туганнары-якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен!

52нче яше белән барганда арабыздан киткән сыйныфташыбыз иртәгә, 24 июльдә, иртән үк туган авылыбызда җирләнәчәк.

Җәннәт ачкычлары телибез, Нурия…

Сыйныфташлары.

Просмотров: 1209

Комментирование запрещено