Идел буе һәм Дунай буе Болгары килеп чыгышы турында фильм төшерергә ниятлиләр / Снимут фильм о возникновении Волжской и Дунайской Болгарий

news_22970«Доли Медия Студио» иҗат группасы Болгария Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Между крестом и полумесяцем» документаль фильмын төшерү буенча әзерлек эшләрен башлаган. Фильм Идел буе һәм Дунай буе Болгары килеп чыгышы турында булачак.

Бу дәүләтчелекләр Бөек Болгар таркалуыннан соң барлыкка киләләр. VII гасырда Идел буе һәм Дунай буенда ике тугандаш дәүләтчелекнең  формалашу тарихы, үсеше, ислам һәм хрестьянлыкны кабул итү турында бәян ителәчәк әлеге фильмда.
 
Проектның максаты — тарихи яктан ике дәүләтчелек арасында урнашкан толерантлыкны күрсәтү. Чөнки әлеге уңай мөнәсәбәт йөзләгән еллар буенча саклана һәм хәзерге Татарстан һәм Болгария арасында дәвам иттерелә.
 
Фильмның авторлык группасы июль аеның икенче яртысында Татарстанга да киләчәк һәм Казан Кремле, Болгар, Зөя, Биләр, республиканың башка эре тарихи үзәкләре, Татарстан музейларында төшерү эшләре алып барачак.
 

Кинематографистлар Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында булырга да планлаштыра.

matbugat.ru

* * *

Творческая группа «Доли Медия Студио» при поддержке Национального киноцентра Министерства культуры Болгарии начала подготовку к съемкам документального фильма «Между крестом и полумесяцем». Фильм расскажет о возникновении Волжской и Дунайской Болгарий.

Цель проекта — показать толерантность, исторически сложившуюся в этих двух государствах, которая сохраняется на протяжении столетий и продолжает свое существование в современных Татарстане и Болгарии.

Авторская группа фильма посетит Татарстан во второй половине июля, где проведет съемки в Казанском Кремле, Болгаре, Свияжске, Билярске, других крупных исторических центрах республики и в музеях Татарстана.

Также в планах кинематографистов — посещение Дома Дружбы народов Татарстана.

Addnt.ru

Просмотров: 856

Комментирование запрещено