Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИ: «Милләттәшләрем, кыйблабызны югалтмыйбызмы икән?» / Милләт сагында гореф-гадәтләр, туган тел һәм милли кием

561637_fab561e0ded6421db4a9cd19781ac9bf~mv219-20 июльдә нурлы Казанда «Милли тормыш һәм дин» дип аталган Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узды. Ошбу бик мөһим чарага илебезнең 70 өлкәсеннән һәм 39 чит илдән меңнән артык делегат җыелды. Форумда милләтебезнең бик җитди һәм актуаль проблемаларының чишү юллары каралды, фикерләр алышынды.

Беренче көнне делегатлар дүрт секциягә бүленеп эшләделәр. Мин исә «Ислам һәм татар дөньясы» бүлегендә катнаштым.

Икенче көнне Казанның «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургәли улы Миңнеханов, Дәүләт киңәшче Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дәрәҗәле затлар катнашында форумның пленар утырышы үтте. Ошбу чарада минем өчен бик куанычлы һәм горурланырлык мизгел дә булды: Татарстан Президенты кулыннан Рәхмәт хатын алдым! Аның эчтәлеге шул: «Нәтиҗәле хөзмәте, рухи-әхлакый хәзинәләрне торгызуга, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен «Сызран җәмигъ мәчете» җирле мөселман дини оешмасы имам-мөхтәсибе Сәгъдиев Илгизәр Ягъфәр улына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт сүзе. Р.Н.Миңнеханов. Казан, Кремль. 2018 елның 20 июле».
 

Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышында, югары дәрәҗәле президиум каршында, Сызран шәһәренең мөхтәсибе, имам-ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъди "Милләттәшләрем, кыйблабызны югалтмыйбызмы икән?"  дип аталган темага чыгыш ясаган һәм Татарстан Президенты кулыннан Рәхмәт хаты алган. Бу турыда аерым тәфсилләп язырбыз әле.
Пленар утырышның беренче өлешендә шул ук югары дәрәҗәле президиум каршында, Аллаһыга шөкер, миңа «Милләттәшләрем, кыйблабызны югалтмыйбызмы икән?» дип аталган темага чыгыш ясарга насыйп булды.

 

561637_dd3e01a66a9645968f9be5af239d0042~mv2Чыгышымны тулысынча бастырам:

«Галиҗанәп олуг хөрмәткә лаек булган Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, мөхтәрәм Минтимер абзыебыз, мөхтәрәм остазым — баш мөфтиебез Талгәт хәзрәт, хөрмәтле мөфти Камил хәзрәт, кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем! Сезләргә Сызран шәһәре мөселманнарыннан һәм, гомумән, Самар өлкәсе мөселманнарыннан ихлас сәламнәр җиткерәсем килә. Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу!

Ошбу чыгышымның темасы: “Милләттәшләрем, кыйблабызны югалтмыйбызмы икән?”. Бәлки, кайберләрегез: «Бу ни өчен мондый кискен һәм катлаулы мәсьәләне күтәреп чыга икән?» — дип гаҗәпләнәдер. Әммә ләкин минем 25-еллык имамәтчелек тәҗрибәм бар. Советлар чорында да ике мәсҗидтән һәр вакыт азан яңгыраган, 400-еллык тарихы булган, гасырлар буе динебез Исламны һәм гореф-гадәтләребезне саклап кала алган атаклы Гали авылында туып, шул мохитта үсүем һәм андагы дини хезмәтем, соңыннан Сызрандагы хезмәтем бу чыгышка хак бирә, дип уйлыйм һәм катгый ышанам.

Хөрмәтле туганнарым! Әлбәттә, ошбу бик тә мөһим һәм файдалы җыелышка илебезнең төрле почмакларыннан имамнар, мөфтиләр һәм галимнәр җыелды. Ике көн эчендә бик күп фикерләр алыштык, матур һәм әһәмиятле сүзләр яңгырады. Мин инде сезгә аларны кабатламыймын һәм дә вәгазь-насыйхат кыларга җыенмыйм, тик милләтемнең дини хәләте турында берничә фикер әйтеп үтәсем килә.

Аллаһыга шөкер, миңа 1990 елларда, әле илебездә бер Диния нәзарәте генә булган чорда, Уфадагы мәдрәсәдә укырга насыйп булды. Ул вакытта барлыгы өч кенә мәдрәсә иде. Һәм дә барсында да укыту бер төсле иде — үзебезнең мәзһәб буенча. Ул вакытта мәдрәсәләрдә бик тирән укыту булмаса да, имамнар күп чыкты. Соңыннан туган Гали авылымда дүрт ел “Гали” мәдрәсәсендә мөдир булып хезмәт итәргә, 25 егет һәм 15 кызны укытып, дини хезмәткә озатырга насыйп булды. Аларның күбесе әле дә дини хезмәттә, Аллаһыга шөкер. Берсе дә ваххаби, саләфи һәм башка фирка секталарга китмәде. Мәхәлләләребез әз булса да, барсында да диярлек намаз укулар, дин алып бару тәртипләре бер төсле иде. Иң мөһиме — элеккеге чын гыйлемле имамнарны күргән һәм алардан азмы-күпме белем алган бабайлар бар иде әле мәсҗидләребездә. Вахабие да юк, тахрирчы да юк, таблигчы да юк, “бидгатләр” эзләүче дә юк.

Соңыннан чит илләрдә укучыларыбыз күбәйде, без дә Төркиягә барып укып кайттык. Төрле-төрле яктан яңа белемнәр, яңа мәгълүматлар күбәйде. Файдасы да һәм киресе дә булды. Бу турыда узган форумнарыбызда бик күп сүзләр яңгырады инде, кабатланасы килми. Яшьләребездә гыйлем дә һәм проблемалар да артты.Ул шаукымлы 90-нчы елларда илебезгә чит илләрдән дини китаплар да акты. Бернинди Диния нәзарәтләре тарафыннан экспертиза яки тикшерүләрсез акты! Менә инде хәзер шул вакытларның “җимешен” җыябыз.

Туганнар, гаҗәбә! Хәзер ниндидер коранитләр, дини ревизорлар барлыкка килде. 1300 уңышлы мөселманнарга хезмәт итеп килгән Имам Әгъзәм Әбү Хәнифә рәхмәтуллаһи галәйһи мәзһәбенә ревизияләр ясый башладылар. Динебезнең асылы булган биш вакыт намазны да тикшерә башладылар инде. Әйтерсең лә, атеистлар чорына кайттык. Безләргә, әлбәттә, бу яңа җилләргә катгый каршы торып, бу эшләрне тыярга кирәктер. Яки мөфтиләребез тарафыннан катгый каршылык күрсәтеп, аларның тәнкыйтләренә ачык, дәлилле җаваплар бирергә.

Әлбәттә, монда шунсын да әйтергә кирәктер. Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә аерым рәхмәтләребезне белдерәбез. Ул җавапларын биреп тора. Ишетеп белеп торабыз. Әммә ләкин без барыбыз да, әһле иман үә имамнар, моңа катгый каршы торырга кирәктер. Динебезнең асылына, тамырына балта чабырга маташкан чакта тик торырга тиеш түгел без!

Кардәшләрем, тагын бер мөһим мәсьәлә бар, ул да исә халкыбызга шәригать белән гадәт нәрсә икәнен аңлату. Чөнки татарларда хәзер бик күп халкыбызның дини гореф-гадәтләрен, йолаларын (мәетләргә өчен, җидесен һ.б.) бидгать дип, мөселманнарны тәнкыйтьләп, хәттә диннән чыгарып җибәрүче бәндәләр бар. Бу исә наданлыктан шәригать белән гадәт нәрсә икәнен аңламаулыктан чыга. Шәригать, Аллаһыга шөкер, күптән язылган: гыйбадәттә мәзһәбебез Имам Әгъзәм, игътикадта Имам Матуриди рәхмәтуллаһи галәйһүммәдыр. Моны бырыбыз да белә, дип уйлыйм. Ә гадәт исә шәригаткә муаффык килгән йолалардыр. Шуңа күрә бер йола да, шәригатькә туры килсә, бидгать булмыйдыр, чөнки йола белән шәригатькә яңалык кертмибез, шаригатьне үзгәртмибез! Киресенчә, халкыбызның гасырлар буе килгән гореф-гадәтләре динебезгә күркәмлелек һәм үзенчәлеклек бирә.

Туганнарым шуны да онытмыйк, каты атеизм чорында, илебездә 94 мәсҗид калганда, халкыбыз кайда Коръән, кайда дога ишетте соң? Әлбәттә, нәкъ шул “бидгать” дип кайбер надан бәндә әйткән дини мәҗлесләребездә: өчләрендә, җиделәрендә һәм башкаларда.

Милләттәшләрем, халкыбыз төрле чорларда, төрле тарихи үзгәрешләрдә дә динен, гореф-гадәтен, телен, мәдәниятен күз нурыдай саклап килгән. Без дә алар кебек саклый алырбызмы икән? Кыйблабызны югалтмабызмы икән? Ни өчен мин бу сорауны тагын кабатлыймын соң?! Чөнки, кызганычка каршы, хәзерге вакытта татар яшьләре Ислам диненә керсә дә, никтер күбрәге арткы ишектән керә. Интернеттанмы яки бая әйтеп узган чит илләрдән килгән ялтыравык, безнең мәзһәбебезгә туры килмәгән китапларданмы, яки шундый ук “агитаторлардан”мы, әммә остазлардан түгел. Яшьләребезнең күбесе татарча белми, аларда милли хис бик әз күләмдә, шуңа күрә күп мәсҗидләрдә эш рус телендә алып барыла.

Әкрен генә мәсҗидләребез рус теленә күчеп бетә. Әлбәттә, мин сүзне Татарстаннан читтә булган мәхәлләләр турында алып барам. Гаҗәбә, элек коммунистлар чорында интернациолизм чире белән рус теленә күчеп бетә яздык, әммә Аллаһыга шөкер, күчмәдек. Ә инде хәзерге иреклелек чорында Ислам динендә милләтчелек юк дигән булып, телебезне югалта барабыз. Әйе, Ислам динендә милләтчелек юк, әммә ана телен һәм үз халкыңны хөрмәт итү бар. Тел исә — ул Раббыбыз тарафыннан безгә бер амәнәт икәнен онытмаек.

Шәхсән мин чи урыс шәһәре Сызранда вәгазьләремне татарча алып барам һәм дә кыскача русчага тәрҗемә итәргә тырышам. Барсы да канәгать, Аллаһыга шөкер.

Хәзер инде, бигрәк тә шәһәрләребездә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, әби-бабай тәрбиясен күрмәгән, әби-бабай тәрбиясен күргән очракта — ул әби-бабайлар исә үзләре дә гореф-гадәтьләребезне, динебезнең асылларын бик әз белгән яңа буын үсеп җитте. Менә инде аларны төрле фиркалар, төрле секталар, “сәләфи” һәм башкалар бик җиңел үзләренә караталар.

Соң ни эшләргә дигән сорау туа. Мәдрәсә һәм институтларыбызда бер система буенча укыту зарур. Уңнан-суңнан “киңәш” бирүчеләрне тыңлап түгел, гасырлар буе сакланган Абу Хәнифә рәхмәтуллаһи мәзһәбенең китаплары белән, Бохари Шәрифнең тәҗрибәсе белән һәм безгә иң якын булган Төркия уку системасының тәҗрибәсе белән укыту булдыру зарур.

Мәдрәсәләребездә милләтенә карамастан татар телен укыту кирәк. Бигрәк тә иске һәм яңа имлә белән укытырга кирәк. Имамнарыбыз иске гарәп графикасы белән язылган китапларны җиңел укырга тиеш. Шул иске китаплар исә — безнең чын хәзинәбез. Әлбәттә, бу эшләр эшләнәдер дип уйлыймын. Моңа Болгар академиясе ачылуы бик күп өметләр уята. Соңгы вакытта бу өлкәдә Татарстаныбызда бик күп уңай эшләр алып барыла, ишетеп-белеп торабыз, Аллаһыга шөкер! Мәсәлән, “Хөзер” нәшрияте бик саваплы, файдалы һәм җаваплы эш алып бара, Аллаһы Раббыбыз ярдәмнәреннән ташламасын! Менә нәкъ ошбу нәшрият шәригать нәрсә, гореф-гадәт нәрсә икәнен ачыклый торган кечкенә булсада бер китап чыгарса, бик әйбәт булыр иде.

Туганнарым, бергәләшеп асылыбызга, ата-бабаларыбыз, үзебезнең галимләребез юлына халыкны өндик. Кем сүзен дә тыңламыйча һәм оялмыйча, дини йолаларыбызны үтик һәм саклыйк.

Чыгыш башындагы сорауга үзем үк җавап кайтарасым килә. Иншә Аллаһы! Милләтем бу мәшәкать һәм проблемаларын җиңеп, дөрес юлдан тайпылмыйча, Әһле сөннәһ вәл җәмәгать юлыннан читләшмичә, дөрес игътикадта калып, күркәм гореф-гадәтләрен саклап, телен һәм мәдәниятен югалтмыйча, киләчәктә дә үсештә булып калыр дигән зур өметләрдә каламын. Ошбу форумнар булуы өметемә көч-куәт биреп тора.

Президентыбыз Рөстәм әфәнде Нургали улына аерым зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм Татарстаныбызга бөек дәрәҗәләр теләп, ихлас догаларыбызны кылабыз. Ошбу чараны югары дәрәҗәдә үткәрүгә бөтен көчләрен куйган Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә, Татарстан Диния нәзарәтенә һәм Казан Рәсәй Ислам институтына олуг рахмәтләребезне белдерәсем килә, сезләр дә ошбу рәхмәт сүзләремә кушыласыз, дип уйлыйм. Аллаһы Раббыбыз милләтемнең киләчәген хәерле һәм уңышлы кылсын! Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу!».

Сызран шәһәренең мөхтәсибе, имам-ахун Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИ.

* * *

Казанда «Милли тормыш һәм дин» дип аталган IX Бөтенроссия дин әһелләре форумы булып узды һәм аның эшендә Самара өлкәсеннән 45 имам катнашты. Шуларның күпчелеге яшьләр. Анда Са­мараның Җәмигъ мә­чете имамы Иршат хәзрәт Сафин — татар ишан­нары тор­мышына, борынгы кабер ташла­рын сак­лау һәм өйрәнү мәсьәләсенә, Ка­мышлы, Исаклы, Кләүле районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим “Та­тар дин әһел­ләренең телне саклау эшенә керткән өлеше” темасына кызыклы чы­гыш­лар ясадылар.

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңне­ханов, Татарстан Җөм­­һүриятенең беренче Прези­ден­ты Минтимер Шәймиев, Рос­сия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Та­тарстан мөфтие Камил хәз­рәт Сәмигуллин һәм башка дәрәҗәле затлар катнашындагы Пленар утырышта да Самарадан Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин, Зубчаниновка бистәсеннән “Болгар” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов, Сызран җирле мөселман дини оешмасы имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев үз­ләренең уй-фикер­ләре белән уртак­лаштылар.

Без Татарстан президенты Рөстәм Миң­нехановның Сызран Җәмигъ мәчетенең җирле мөселман дини оешмасы имам-мөхтәсибе Илгизәр Сәгъдиевны “Рәхмәт сүзе” белән бүләкләве турында язган идек инде. Бү­ләкләнүчеләр арасында Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин да бар иде. Аңа Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының “Данлы хезмәт өчен” (“За доблестный труд”) медален тапшырды.

“Бердәмлек” газетасы хәбәр­чесенә мөфти түбән­дә­геләрне әйтте: “Хезмәтемә шундый юга­ры бәя бирүләренә мин шатмын. Алга таба безне әле тагын да зуррак эшләр, бурычлар көтә.

Быелгы форум мәшһүр мәгъ­рифәтче һәм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗа­нинең тууына 200 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Аның шигаре итеп галимнең “Милләтне гореф-гадәт­ләр, туган тел һәм милли кием саклый” дигән сүзләре алын­ган. Бу очраклы түгел. Россия халыкларының туган телләрен укытуны ихтыярига калдыру кануны расланган көннәрдә бу бик тә урынлы яңгырый. Хәзер инде барысы да үзебездән тора. Туган телебезне балаларыбызга беренче чиратта гаиләләрдә өйрәтергә кирәк. Теләгән кеше туган телен өйрәнергә дә, хәләл ризык табып ашарга да, вакытында ураза тотарга да, биш вакыт намазын укыр­­га да вакыт таба! Ә хәзер ата-ана­лар гариза язып, балаларга ана тел­ләрен укытуны таләп итә алалар”.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Ачык дәрес бу. Татар имамнары ни турында сөйләште? (ВИДЕО)

* * *

Сораштыру: Имамнар бер мөфтияткә берләшүне тели (ВИДЕО)

* * *

Минниханов — татарским имамам: «Мы должны быть едины в языковом вопросе!» / Миңнеханов имамнарга 3 бурыч куйды

* * *

Бүген IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлый

Просмотров: 674

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>