“Динебез Ислам адәм баласына рухи сихәтлек кенә түгел, физик сәламәтлек тә өсти”

9434Самар шәһәрендә генә түгел, ә өлкә күләмендә дә “Яктылык” мәктәбе – танылганнар исемлегендә.

Урта мәктәпләрдә имтиханнар артта калды.  Алар мәктәпләр өчен зур сынау булып тора. Быелгы имтиханнарда “Яктылык”ның укучысы Рәфис кызы Гүзәл Хәйбуллова алтын медальгә лаек булды. Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә укытучылары Мәгъдания Әбдерәхимова, Лилия Әбсәләмова да укучыларының югары баллары өчен куаныч мизгелләре кичерделәр.

Гүзәл укуын Самарның төзелеш һәм архитектура академиясендә дәвам итәчәк, Аллаһы теләсә. Гаиләдә ике кыз үсә. Унбер яшьлек сеңелесе Ләйсән өчен апасы Гүзәл – бер дигән үрнәк.

Аллаһыга шөкер, Гүзәл барлык яктан да мактауга лаек. Ул фәннәрне “бишле”гә үзләштерү өстенә, әле мәктәп елларында ук биш вакыт намазын да калдырмады. Быелгы эссе һавада, хәтта имтихан көннәрендә дә, ураза тотты.

“Ислам сиңа нәрсә бирә?” дигәнгә: “Динебез Ислам адәм баласына рухи сихәтлек кенә түгел, физик сәламәтлек тә өсти”, — дип җавап тотты Гүзәлебез.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1229

Один комментарий

  1. Котлыйбыз яраткан апамны!