2019 елда озын озак яллар көтә (ГРАФИК)

news_22984Киләсе елда май каникуллары озын булачак. Хезмәт бәйрәме яллары 1есеннән 5есенә кадәр сузыла. Россиянең хезмәт министрлыгы 2019 елда ялларның күчүе турындагы карар проектын әзерләгән.

Киләсе елга 5 гыйнвар, шимбә ялы — 2 майга, 6 гыйнвар, якшәмбе ялы — 3 майга, 23 февраль шимбә ялы 10 майга күчерелә, диелгән документта.
 
Шулай итеп, яңа ел каникулы 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр сузыла. Аннан соң февральдә, Ватанны саклаучылар бәйрәмендә, 23е һәм 24е ял ителә, ә Халыкара хатын-кызлар көнендә — 3 көн рәттән ял итәчәкбез.
 
Киләсе елда май каникуллары озын булачак. Хезмәт бәйрәме яллары 1есеннән 5есенә кадәр сузыла! 9 майда исә 9ыннан 12 сенә кадәр — 4 көн рәттән ял көтә.
 
Росиянең бәйсезлеге көнендә, 12 июньдә ял бер генә көн булачак. Ноябрьдәге, Халыклар бердәмлеге көнендә, 4сеннән 6 сына кадәр ял ителә.

 

Просмотров: 776

Комментирование запрещено