«Татар яшьләре көннәре» форумы делегатларын Самар шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе каршы алды (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Яшьләр җыелган җирдә

1-DSC_0511Исегезгә төшереп үтәбез, 23-27 июльдә XXVIII «Татар яшьләре көннәре» форумы уза. Россиянең  32 төбәгеннән делегатлар “Борис Полевой” теплоходында Идел буйлап Ульяновск, Самар, Болгар һәм Казан шәһәрләренә сәяхәт итә. 

«Татар яшьләре көннәре» форумы делегатлары кичә Самарда 6 сәгатькә тукталды  һәм биредәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Яшьләрне шәһәрнең «Яктылык» татар мәктәбе каршы алды.

1-DSC_04981-DSC_0502 1-DSC_0508 1-DSC_0511 1-DSC_0513 1-DSC_0515 1-DSC_0516 1-DSC_0518Биредә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Аны өлкә «Туган тел» татар оешмасының яшьләре (җитәкчеләре — Альбина ханым Мәхмүтова) уздырды. Чарада каһарман якташыбызның тормыш юлы белән таныштырдылар. Кичә шагыйрьнең шигырьләре һәм җырлары  белән дә үрелеп барды. Шигырьләргә килгәндә, аларны башка шәһәрләрдән булган делегатлар да сәнгатьле итеп укып үттеләр.

1-DSC_0525 1-DSC_0533 1-DSC_0538 1-DSC_0540 1-DSC_0543 1-DSC_0545 1-DSC_0547

1-DSC_0552 1-DSC_0553 1-DSC_0555Чәйләп алганнан соң делегатлар “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышларын тамаша кылдылар һәм көчле алкышларга күмделәр.  Шулай ук мәктәпнең мөдире Радик әфәнде Газизов, укытучылары Румия Әгъзам кызы Исмәгыйлова, Инзилә Ралиф кызы Гыйззәтуллина уку йортының уңышлары белән таныштырдылар. Делегатларны Самар өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да сәламләде.

1-DSC_05561-DSC_0559 1-DSC_0563 1-DSC_0566 1-DSC_0570 1-DSC_0573 1-DSC_0577 1-DSC_0580 1-DSC_0583 1-DSC_0585Аннан «Глобаль дөньяда туган телләрнең урыны. Үсеш векторлары» темасына «түгәрәк өстәл» узды. Җирле татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары үзләренең эшчәнлекләре, гамәлгә ашырылучы төбәк проектлары турында сөйләделәр, темага карата үз фикерләре белән уртаклаштылар, делегатларның сорауларына җаваплар бирделәр. Сөйләшүдә шәһәр администрациясендә ад­министратив реформа де­партаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов һәм Самар өлкә Халыклар дуслыгы йорты вәкиле Петр Сучков та катнаштылар. Чыгыш ясаучы барлык мөхтәрәм кунаклар да «татар милләтенең язмышы — яшьләрдә», дигән уртак фикергә килделәр. Чара зал белән аягүрә халкыбызның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

1-DSC_0589 1-DSC_0590 1-DSC_0592 1-DSC_0594 1-DSC_0599 1-DSC_0605 1-DSC_0610 1-DSC_0612 1-DSC_0617 1-DSC_0618 1-DSC_0620 1-DSC_0621 1-DSC_0622 1-DSC_0623 1-DSC_0624 1-DSC_0626 1-DSC_0627 1-DSC_0630Аннан делегатлар биредә матур итеп каршы алучыларга чиксез рәхмәтләрен белдереп,  кабат зур сәяхәткә кузгалдылар.

1-DSC_06321-DSC_0631Р.Р.НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Самар шәһәре.

* * *

“Бердәмлек” газетасының үт­кән санында (№ 31, 27 август, 2018 ел) XXVIII “Татар яшьләре көннәре” форумы (ул 23 — 27 июльдә “Борис Полевой” теплоходында узды) делегатларының Самарада кунакта булулары турында язган идек. Шәһәрнең тарихи урыннары белән танышканнан соң самаралылар кунак­ларны “Яктылык” мәктәбенә алып килделәр. Биредә алар өчен махсус мәдәни программа әзерләнгән иде. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Альбина Мәхмүтова җитәкчелегендә яшьләр ка­һарман якташыбыз, танылган рәссам, шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның тормышына һәм иҗатына багышланган “Аның тормышы — үзе батырлык” дип аталган әдәби-музыкаль программа тәкъдим иттеләр. Форум делегатлары да бу чарада актив катнашты. Удмуртиядән килгән Фазыл Мәйдуллин Гакыйль Шәрифулла улының “Кирәк түгел андый-мондый бәхет” дигән шигырен аеруча эчтәлекле, күңелгә үтеп керерлек итеп укыды.

- Шигырьнең сүзләрен дә кичә теплоходта гына бир­деләр. Кызганыч, моңа кадәр Гакыйль Сәгыйров турында ишеткәнем  юк иде. Ә менә бүгенге очрашуда аның фаҗигале язмышы турында белгәч, шагыйрьнең әсәрләре минем өчен тирән мәгънә алды. Гакыйль аганың батырлыгы, тормыш сөючәнлеге бе­лән сокланмый мөмкин түгел, — диде ул. Ә “Бердәмлек” редакциясе исеменнән “Гакыйль Сәгыйров — үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган китапны бүләккә алгач, Фазыл бик шатланды. Андагы язмалар белән танышып, фотографияләрне, Гакыйль Сәгыйровның рәсемнәрен кат-кат карап чыкканнан соң: “Бик кызыклы, гыйбрәтле китап, аны иптәшләремә дә укырга бирәчәкмен”, — диде мил­ләттәшебез. 

Ул үзе тумышы буенча Яр Чаллы шәһәреннән, Ижауга китеп эшкә урнашкан һәм шунда төпләнеп калган. “Йөз мең­нән артык татар яшәгән Удмуртиядә милли тормыш кайный дип әйтсәм дә, дөрес булыр. Татар телендә телевизион һәм радиотапшырулар алып барыла, “Яңарыш” татар газетасы нәшер ителә. Рес­публикада берничә зур татар оешмасы эшләп килә, милли бәйрәмнәр үткәрелә. Мин үзем “Иман” дип аталган яшьләр берләшмәсе әгъзасы”, — дип сөйләде яңа танышыбыз.

Ул арада кунакларны мәктәп ашханәсенә чакырдылар. “На Революционной” кулинариясе пешергән тәм-томнар белән кайнар чәй эчеп алгач, делегатларга мәктәп буенча экскурсия уздырдылды, “Мирас” музее җитәкчесе Асия Сәйфетдинова Самара татарларының көн­күрешен яктырткан экспонатлар белән таныштырды. Мәктәп директоры Радик Газизов, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Румия Исмәгыйлова һәм “Йолдыз” ансамбле җитәкчесе Инзилә Гыйззәтуллина мәктәп тормышы, укучыларның уңышлары, тәрбия эшләре ничек алып барылуы турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

Делегатларны Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да сәламләде. Ул балаларга яшьтән милли тәрбия бирү, ана телен өйрәтүнең мөһимлеген ассызыклады.

“Яктылык”  мәктәбе укучысы Альмира Сәетова һәм “Йолдыз” ансамбле катнашында кечкенә концерт тамаша кылганнан соң, туган телләргә багышланган “Глобаль дөньяда туган телләрнең урыны. Үсеш векторлары” темасына фикер алышу узды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы пре­зиденты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов җирле татар милли оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләделәр, фикерләр уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Сөйләшүдә шәһәр администрациясендә административ реформа де­партаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов һәм Самара өлкә Халык­лар дуслыгы йорты директоры урынбасары Петр Сучков та катнаштылар. Чыгыш ясаган барлык мөхтәрәм кунаклар да “татар милләтенең язмышы — яшьләрдә”, дигән уртак фикергә килделәр. Чара бөтен зал аягүрә басып җырлаган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Форумнан кайткач, Самара делегаты Алия Гатауллина чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

- Самарадагы очрашудан яшьләр бик канәгать калдылар, оештыручыларга кат-кат рәхмәт әйттеләр. Ә икенче тукталышыбыз Ульянда булды. Анда да мил­­ләттәшләребез безне бик җылы каршы алдылар, шә­һәрнең тарихи урыннары буйлап экскурсия оештыр­­дылар. Без җирле татар милли-мәдәни  үзәге белән дә таныштык. Кичен анда Россия, Америка шагыйрәсе һәм җыр­чысы Лана Оли белән кызыклы очрашу уздырылды.

Форумның өченче көнендә без инде изге Болгарга барып җиткән идек. Анда бик матур Сабан туенда катнашырга насыйп булды, ә кич белән яшьләр «Аулак өй»дә күңел ачтылар.

Форумның ябылу тантанасы Казанда, “Россия — минем тарихым” дип аталган паркта узды. Анда форум эшенә нәтиҗә ясалып, оештыру эшләрендә активлык күрсәткән яшьләр Татарстан Республикасының Яшь­ләр эшләре министрының бүләкләренә лаек булдылар.

Гомумән “Татар яшьләре көннәре” форумында катнашуыма чиксез шатмын. Ул миңа яңа дуслар, күп шатлыклы хис-тойгылар бүләк итте, — дип сөйләде өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1755

Комментирование запрещено