Җәяләр эчендәге татар теле: татарга үз Яндексы кирәкме?

f528633b1eddce12a57f1144b690bb87Интернеттагы популяр эзләвечләрнең берсе — Яндексның татар телендә реклама кабул итмәве ачыкланды. Журналист Ленар Мифтахов татар телендә эзләвеч — «поисковик» кирәк дип саный. «Татар-информ» хәбәрчесе татар телле Интернетта эшләүчеләрнең бу тәкъдимгә мөнәсәбәтләрен ачыклады һәм татар телендә мәгълүматны ничек эзләргә була дигән сорауга җавап эзләде.

“Яндекс татар телен кабул итми, Татарстанны чит дәүләт дип саный”

Алабугада яшәүче журналист Ленар Мифтахов (ул үзен Ленар Мифтахныкы дип атый, Интертат бу хакта язды) социаль челтәрләрдә актив милли позициясе белән билгеле. Ул, Интернетта татар телен үстерү максатыннан, caydaq.tatar порталын ачып җибәрде. 

Сайтны популярлаштыру өчен Ленар Яндекс эзләвечендә (Яндекс.Директ) контекстлы реклама бирергә теләгән.

  • Контекстлы реклама – кешенең ни эзләвенә карап тәкъдим ителә торган реклама. Мәсәлән, кеше чәйнек сатып алырга тели икән, Яндекс аңа чәйнек сатучыларның рекламасын тәкъдим итә.

Әмма Ленарның татар телендә сайтын рекламаларга тырышуы барып чыкмый – Яндекс татар телле рекламаны кабул итми. Россия сайты татар телен… чит тел дип саный. Ул татар телен казах теле дип “күрә” һәм бу рекламаны Казахстанда урнаштырырга тәкъдим итә.

«Яндекс минем рекламаны үткәрмәде, кире какты. Мин татар телендә реклама язганда, Яндекс сез казах телендә язасыз, ди. Яндекс казах теле белән татар теле арасында аерма да күрми хәтта. Яндекс эзләнү системасы да, Google эзләнү системасы да татар интернетын читкә кага. Яндекс реклама рус телендә генә булырга тиеш дип яза. Мин Яндекс хезмәткәренә шалтыратып, нишләп минем рекламаны кире кагасыз, дип сорадым. Әгәр татар телендә рекламаны бирергә ярамый икән, димәк безнең тел алар өчен чит тел, димәк, Татарстан Россия өчен чит дәүләт булып чыгамы дип сорадым. Яндекстагы бер оператор миңа реклама законы нигезендә без татар телендә реклама урнаштыра алмыйбыз, дип җавап бирде. Ул “Реклама турындагы” законга сылтама ясады. Ә бит ул законда рекламаны чит телләрдә бирергә ярамый дигән, татар телендә ярый», — дип сөйләде Ленар.

  • “Реклама турындагы” закон нигезендә реклама “Телләр турындагы” канунга туры килергә тиеш. “Телләр турындагы” канунда милли республикаларның телләре кулланылышта була ала. Димәк, канун ягыннан караганда, милли телләрдә реклама бирергә чикләр юк.

Ленар шушы тәҗрибәсеннән чыгып шундый нәтиҗәгә килгән – татар телен үстерү өчен аны реклама теле итәргә кирәк! “Татар теле реклама теле булмаса, ул беркайчан үсеш алмаячак” дигән фикердә ул.

“Татарча эзләнү системасы булмаса, татар мәдәнияте үсмәячәк”

- Ленар, бәлки татарча эзләнү системасы ясарга кирәктер?

- Татар телендә эзләнү системасы булмаса, татарча интернетның үсеше булмаячак. Шул исәптән, татар мәдәнияте дә үсмәячәк. Татар теленең дә, татар мәдәниятенең дә киләчәге Интернетта билгеләнә.

Бүген Интернетта татар телендә мәгълүмат бик аз. Шуңа күрә хәзер татар телле татарлар да мәгълүматны рус телендә эзли. Әгәр дә мин эзләнү системасында “психология” дип язам икән, ул миңа рус телендәге мәкаләләрне чыгарачак, татар телендә мәкаләләр булса да, ул аларны күрсәтми. Безгә татар телендә мәгълүмат табар өчен, “татарча” дип язарга кирәк. “Психология татарча” дип куйсаң, татарча яза. Татар телендәге сайт чыксын өчен, эзләнү системасына ул сайтның исемен тутырып язарга кирәк. 

Яндекста татар телендә җырлар гына табып була, татар телендә бүтән бер әйбер дә табып булмый. Татар теле интернетта үсеш алсын өчен, аны реклама теле итәргә кирәк.

Татар мәдәнияте интернетта үзеннән-үзе булдырылырга тиеш. Татар телендә сайт ясадың, ясамадың — эзләнү системасы аны барыбер чыгармый. Рус телендәге сайтлар чыга, алар кешеләргә дә кызыклы. Татар телендә эзләнү системасы булса, татар телле сайтлар булдыруның мәгънәсе булыр иде.

Минемчә, татарча рекламаның зур киләчәге бар. Яндекс бит татарча эзләнү системасын үзе дә ясый ала, Украинада украин телендә ясаган кебек. Әмма Яндекс бу эшне эшләргә теләми дә һәм эшләмәячәк тә, чөнки татарлар өчен моны беркем дә эшләп бирмәячәк.

“Яндекс.Директны куллану – шактый кыйммәткә төшә торган әйбер”

Матбугат.ру сайты җитәкчесе Данил Сәфәров “Татар-информ” хәбәрчесенә Яндекс.Директ рекламага бәйле 5 ел элек булган вәзгыять турында сөйләде.

- Мин 5 ел элек “Матбугат.ру” сайтына “менә шушындый сайт бар, анда яңалыклар чыга”, дип, реклама ясамакчы идем. “Яндекс” эзләнү системасында чыгасы Яндекс.Директ реклама иде ул. Реклама чыкты, әйләнә башлады, мин хәтта “чыкты бит бу, карале”, дип, шатланып, аның скриншотын да алып калган идем.

Әмма шуннан соң озак та үтмәде, күрәсең, реклама ниндидер модерация, постмодерация узган, аны ябып куйдылар. Яндекс хезмәткәренә ник яптыгыз дип язгач, рус телендә булмаганга реклама безнең кагыйдәләргә туры килми, дип җавап бирделәр. Мин аларга: “Без “Яндекс татарча сөйләшә башлаган” дип мактап язабыз”, дип язып карадым. Чыккан 3-4 язмабызны да җибәргән идем. Шуннан соң да барыбер анык җавап булмады.

Татарча сүзләрне күрә торган роботлары юктыр дип уйлыйм. Шуңа күрә алар аны реклама чыгып киткәч кенә күргәннәрдер. Минем ул рекламаны биреп карау бары тик эксперимент рәвешендә иде, татарча реклама узармы-юкмы, шуны караган идем.

Түләүле реклама бирү ул бары тик товарны сату вакытында гына үз-үзен аклый. Ә болай яңалыклар сайты өчен Яндекс.Директны куллану – ул шактый кыйммәткә төшә торган әйбер. Акчаларын бик исәпләп тотмаган дәүләт матбугат чаралары куллана аладыр. Ә болай ул яңалыклар сайтын рекламалау өчен үз-үзен акламый. Бу татар матбугатына гына түгел, рус матбугатына да кагыла. Минем бу чамасы 5 ел элек булган хәл, кемнеңдер быел да шулай ук икән.

“Яндексның үз кагыйдәләре — татар теле җәя эчендә»

Яндекс интернет-порталы хезмәткәре Евгения татар телендәге реклама бары тик җәя эчендә кабатланган тәрҗемә буларак кына бирелә ала дип әйтте.

- Татар телендә реклама бирергә мөмкин, әмма моның өчен текст та, текст исеме дә тулысынча рус телендә кабатланган тәрҗемә булып барырга тиеш. Мәсәлән, без исемдә “большой ассортимент” диябез икән, шул ук сүз җәядә татар телендә языла. Белдерүдә барлык мәгълүматка тулысынча дубляж ясалырга тиеш. Шул очракта реклама модерацияне үтәчәк. Татарстан Россиягә керә, шуңа күрә монда рус теле генә булырга тиеш дигән таләп эшли, реклама, шул сәбәпле, татар телендә генә була алмый. Ә инде башка телләргә чыгарма буларак менә шулай итеп җәядә бирергә була.

Яндекс интернет-порталының тагын бер хезмәткәре Анастасия телләр мәсьәләсе юридик хезмәткә кагыладыр дип әйтте.

- Реклама законында рус телендә генә булырга тиеш дигән сүз юк, Яндекс нинди законга нигезләнеп шулай дип әйтә?

- Әгәр дә сез Россия территориясендә икән, безнең кагыйдәләр буенча реклама рус телендә бирелә. Инглиз телен дә, төрек телен дә кулланырга мөмкин, әмма инде рус теленә турыдан-туры тәрҗемә булырга тиеш. Берәр төрле закон нигезендә мин сезгә консультация үткәрә алмыйм. Мин Яндекс.Директның телләргә карата техник таләпләре бар икәнен күрәм. Без рус телендә, инглиз телендә, украин телендә, казах телендә һәм төрек телендә реклама куя алабыз. Әгәр дә без нинди дә булса бүтән телне кулланабыз икән, система белдерүне саклап калырга рөхсәт бирмәячәк. Һәм дә инде реклама Россиягә күрсәтелә икән, ул я рус телендә, я рус теленә дубляж ясалып чыгарга тиеш. 

Бу күбрәк юридик темага кагыладыр, шуңа күрә бу очракта тулы ачыкламаны юристлар бирә аладыр. Мин бу очракта Яндекс.Директ таләпләрен күрәм. Нинди законга нигезләнгәнен күрмим. Бу Яндекс сәясәте дә булырга мөмкин. Реклама Россиягә карый, шуңа күрә рус телендә бирелә. Реклама Татарстанга гына караса, Татарстанда бит тагын бер дәүләт теле, татар теле бар дисез сез, әмма минем белүемчә Татарстан Россия составына керә.

“Мин “Яндекс” эзләнү системасын татар телле итәр идем…”

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең фәнни хезмәткәре, татар теленең язма корпусы авторларының берсе Мансур Сайхунов “Татар-информ” хәбәрчесенә татарча эзләнү системасының бүгенге көндәге торышы турында сөйләде.

- Мансур, татарча эзләнү системасы ясар өчен нишләргә кирәк? Бу бүгенге көндә мөмкин хәлме?

- Минемчә, татарча эзләнү системасы ясарга кирәкми. Иң яхшысы – булган эзләнү системалары белән элемтәгә кереп, татар телен аларда да эшләтеп җибәрергә кирәк. Беркем дә татар теле өчен аерым эзләнү системасына кереп ятмый, бөтен кеше Google белән, Яндекс белән куллана. Кешеләр шуңа ияләшкәннәр иде. Алар татар теле өчен каядыр керергә кирәк дип белмәячәкләр дә. Финанс яктанмы яки башка яктанмы ярдәм итеп, булган компанияләр белән килешергә кирәк. Һәм дә инде сыйфаты да күпкә югарырак булачак, чөнки Яндекс, Google барыбер яхшырак эшли. Шундый ук яхшы эзләнү системасы эшләп чыгуга дистәләгән ел китәчәк. Аңа тырышлык та, башкасы да кирәк.

Яндексның татар телле интерфейсы бар инде ул. Аны чыгардылар, татар телен сайлап була. Яндексның татарча эзләү сыйфаты заманында бераз начаррак иде, ләкин, әйткәнемчә, алар белән элемтәгә кереп, эшләтеп җибәрергә була. Бу проблема түгел. Яндексның базасы бар, аларга бары тик морфологик анализлаучы кирәк. Мәсәлән, “кеше” дип язгач, морфологик анализлаучы “кешене”, “кешенең”, “кешеләр” сүзләрен дә табачак.

Интернетта ачык кодлы, ягъни бушлай бирелә торган морфологик анализлагыч та бар. Аны Яндекс компаниясе алып, закон кысаларында бушлай рәхәтләнеп куллана ала дигән сүз бу. Яндекс — бик зур компания, алар белән элемтәгә бер генә кеше керсә, белмим, алар сөйләшмәскә дә мөмкиннәр. Ә инде берәр зуррак структура сөйләшсә, мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессы, бераз түләсәң, аларны кызыктырып та буладыр. Яндекс тел интерфейсларын татарчага тәрҗемә иткәч, бөтенләй кызыксыну юк дигән сүз түгел бит инде. Тәрҗемә иткәннәр, күпмедер кызыксыну бар инде димәк. 

Бәлки, Яндексның үзенә дә ниндидер ярдәм кирәктер. Мин бу эштә, мәсәлән, рәхәтләнеп катнашыр идем, чөнки охшаш эшләрдә катнашканым бар.

Әмма бернинди эзләнү системасы да мондый функциональлектән башка мөмкин түгел. Бу – татар теле өчен ачык лицензияле морфологик анализлагыч.

“Аерым татарча эзләнү системасын ясаудан мәгънә юк”

“Белем.ру” IT-компания һәм «Татнетны үстерү фонды» директоры Раил Гатауллин татарча эзләнү системасы ясау үзенчәлекләре турында сөйләде һәм “татар телле эзләнү системасын ясарга кирәкме?” дигән сорауга җавап бирде.

- Татарча эзләнү системасы ясау шулкадәр авыр түгел. Мондый эзләнү системасын ясар өчен программистлар да, мөмкинлекләр дә бар. Моның өчен җиһазлар кирәк булачак, чөнки миллионлаган, миллиардлаган база, ягъни эзләнү системасының бөтен мәгълүматлары серверларда сакланырга тиеш. Аларны тиз генә эшкәртер өчен бер генә түгел, йөзләгән сервер кирәк.

Шуңа күрә техник яктан бу әлегә бәясен акламый, чөнки бүгенге көндә Яндекс эзләнү системасы да, Google эзләнү системасы да бар. Аны бәясе аклана торган табышлы проект итеп ясар өчен, беренче чиратта, зур акча сарыф итәргә кирәк. Яндекс, Google эзләнү системаларында бер генә юнәлеш түгел, Яндекста, мәсәлән, почта да, Директ та бар. Рекламадан гына да алар миллионлаган, миллиардлаган акча эшли. Берсүзсез, алар үз чыгымнарын аклыйлар.

Татарча эзләнү системасын хатасыз, бик әйбәт проект итеп эшләп чыксаң, ул күпмедер дәрәҗәдә чыгымнарны аклый, әмма барыбер ул табышлы эш булмаячак. Татарча эзләнү системасын ниндидер бер аерым әйбер итеп ясаудан мәгънә юк. Әгәр дә инде ул ниндидер бер зур комплексның, глобаль интернет-проектның бер өлеше булса, ул очракта алар бер-берсен ныгытып, бер-берсен күтәреп эшлиләр, шул очракта ул табышлы булыр иде.

Мин үзем бу эшне башкарып чыга алам, программистларым да, мөмкинлекләрем дә бар, әмма мин серверлар өчен миллионлаган, миллиардлаган ачка кирәк дип әйттем инде, барысы да, беренче чиратта, акчага килеп төртелә. Башлангыч этапта дәүләт ярдәме кирәк. Аннары инде ничәдер елдан соң чыгымнарны капларга була.

Яндекс татар хәрефләренә көйләнгән. Бу мәсьәләдә проблемалар Mail.Ru белән чыгарга мөмкин, шуңа күрә аның рейтингы да түбән инде.

Эзләнү системасын ясап чыгу өчен генә дә кимендә 3 айдан ярты елга кадәр вакыт кирәк. Чөнки анда база белән, сүзләр базасы белән эшләргә, аларны эшкәртергә кирәк булачак. Бик күп логик мәгълүматны эшкәртәсе, роботларны эшләргә, эзләргә өйрәтергә кирәк булачак. Асылда, мондый татарча эзләнү системалары ясап караган кешеләр бар.

Яндексның үзенең дә бер модулен алып, сайтыңа куярга була. Әмма үзеңнең эзләнү системасын булдыру өчен серверлар, бик зур базалар кирәк. Моның өчен аерым үзәк ачарга кирәк. Ә үзәкне ачу – ул үзенә күрә IT-парк ачкан кебек. Менә IT-паркны ачу ничә йөз миллионга төшә? Монда да шулай ук. Көндәшлеккә сәләтле эзләнү системасы ясар өчен берничә йөз миллион акча кирәк. Әгәр дә инде әйдә ярыйга эшлисең икән, ул табышлы булмаячак, аның мәгънәсе нәрсәдә соң инде алай булгач. Мин акчаны, җитмәсә дәүләт акчасын, алай тикмәгә сарыф итмәс идем.

Яндекста татарча язып, күп очракта русча сайтлар чыгу татарча сайтларның эзләнү оптимизациясен ясый белмәү белән дә бәйле. Татарча сайтлар чыксын өчен, аларны шулай чыга торган итеп эшләп куярга да кирәк бит әле. Ә күп кешеләр аны ясый белми, шуңа күрә аларның сайтлары ясала да, юкка чыга. Ул сайтның җитәкчеләре “безнең сайтка кермиләр”, диләр дә, сайтларын ташлыйлар. Кешеләр моны аңламый. Шуңа күрә сайт ясар алдыннан, иң беренче чиратта, эзләнү оптимизациясен эшләргә кирәк.

Беренчедән, әгәр дә сайт кечкенә икән, поисковик аны үзенең базасында сакламаска да мөмкин. Эзләнү системасының роботлары сайтны башыннан ахырына кадәр йөреп чыга. Мәсәлән, зур сайт, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты. Анда көн саен дистәләгән яңалык чыгып тора, шул сәбәпле эзләвеч минут саен кереп, сайтта нинди үзгәрешләр бар икән дип карап тора. Ә үзгәрешләр юк икән, ул көнгә бер, атнага бер керергә мөмкин. Шуңа күрә сайтка кешеләр никадәр күбрәк керә икән, никадәр дәрәҗәдә башка сайтлар шул сайтка сылтама бирә икән, сайтның күпме сылтамалы массасы бар икән, шуңа карап сайтның дәрәҗәсе күтәрелә һәм аны Яндекста күрергә була. Дәрәҗәсе булмаган сайтны эзләвечтә беренче урыннарда күреп булмый.

Хәзер профессиональ сайтлар гына популяр була ала. Профессиональ булмаган сайтлар, мәсәлән, укытучылар ясаганнар, гади йөрткечтәге сайтлар алар хәзер барысы да аска төшеп баралар.

“Google Assistent’ны татарчалаштырырга кирәк”

Тәрҗемәче Фәрһәт Фәтхуллин бу мәсьәләне хәл итүдә үз чишү юлын тәкъдим итте.

- Татарча эзләгеч темасына кайтканда, Google Assistentны татарчалаштыру, татарчаны аңларга һәм җавап бирергә өйрәтү отышлырак юл булачак кебек. Башка әйберләр арасында ул Викимәгълүмат базасын куллана. Ягъни татар википедистлар үз дәрәҗәләрендә аны татарчалаштыруга үз өлешен кертә бара дип әйтеп була.

Яндексның русча гына эшләүче Алиса тавыш ярдәмчесеннән аермалы буларак, Google’ныкы инде берничә телдә хезмәт күрсәтә. Инглиз, һинди, француз, немец, итальян, япон, корея, португал һәм испан телләре. Русчасы бу ел башында тест режимында эшли башлады.

Интернетта татар телендә мәгълүматны ничек эзләргә?

Интернетта татарча эзләү өчен Яндекстагы фильтрны кулланырга кирәк. Татар телен сайлаган очракта, ул нигездә, татар сайтларын күрсәтергә тырыша. 

Мәсәлән, «студент» сүзен эзләү:

https://yandex.ru/search/?text=%D1%81%D1%82%D1%83%D0%B4%D0%B5%D0%BD%D1%82&lr=43&lang=tt&rnd=85521

Фильтрны кую өчен, эзләнәсе сүзне язып, «Найти» төймәсенә баскач, нәтиҗәләр ачылгач, шул «Табу» (Найти) төймәсенең сул ягында ике горизонталь сызык формасында төймәгә (Расширенный поиск) басарга кирәк. Шуңа басып, анда «тагын» (Еще) дигән төймәгә басып, татар телен сайлап алырга кирәк.

Интернетта татар эзләвече — Нигез - https://www.nigez.com/ бар. Әмма ул популяр түгел, әмма ул эшли һәм аны кулланырга була.

intertat.tatar

Просмотров: 929

Комментирование запрещено