Татар теле буенча репетитор Суфия

image«И, туган тел, и, матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле”, — дип язып калдырган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Чыннан да, ана теле – ул иң якын, иң аһәңле, иң матур тел. Әткәң-әнкәң теле. Милләтең теле. Фәез кызы Суфия апа Бәдретдинова да ана телебез турында сокланып, аны чын күңеленнән яратып сөйли.

Ул – Самар шәһәрендә татар теле буенча репетитор. Гәрчә, татар теле буенча гына да түгел, ул үз гомеренә укытучы булып эшләгән. Пенсиягә чыккач та, яраткан хезмәтен ташламыйча, хәзер ул башлангыч сыйныфларда укучы балаларга төрле фәннәрдән, ә урта сыйныфларда белем алучы нарасыйларга география, математика, урыс теленнән өстәмә дәресләр бирә, ягъни репетиторлык белән шөгыльләнә. Аларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерли.

Самар өлкәсенең Исаклы районындагы “Рассвет” совхозында туган Суфия кечкенәдән ана телен яхшы белеп үсә, чөнки һәрвакыт Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче әби-бабаларына кунакка барып йөри.

-         Үзебез совхозда мукшылар, урыслар арасында яшәсәк тә, балачагыбыз татар авылында, әби-бабай янында, алар белән аралашып үтте. Телебез дә ана телендә ачылды, шөкер. Гореф-гадәтләребезне дә яхшы белеп үстек. Әби-бабалар намазлыктан төшмәгәнгә, дини тәрбия дә алдык, — дип исенә төшерә кечкенә чакларын милләттәшебез.

Аңарга алты яшь тулгач, әтисе вафат була. Кырык яшьлек әнисе өч бала белән ялгызы кала. Соңрак кияүгә чыгып, тагын бер бала таба. Суфия апа аңа һәм бертуганнарына югары белем биреп, яхшы тәрбияләгәне өчен анасына бүген дә рәхмәтләрен белдерә.

Мәктәпне тәмамлаган Суфия Подбельскийның педагогия училищесына укырга керә. Дүрт ел башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштерә, аннан Ульянның дәүләт педагогия институтында география укытучысы дипломын ала.

Шул ук вакытларда кияүгә чыгып, кыз бала таба.

Институтны тәмамлагач, башта үзенең “Рассвет” совхозы мәктәбендә эшли. Аннан аларның гаиләсе Яңа Ярмәккә күчеп урнаша. Анда ул 12 ел башлангыч сыйныфлардан алып, өлкән сыйныфларга кадәр укыта.

-         Милли мәктәп булганга, балалар урыс телен бик начар беләләр иде. Шуңа күрә географияне дә татарча аңлатырга туры килде, — ди Суфия Бәдретдинова.

Ире үлгәч, 38 яшьлек хатынга авылда берүзенә ике кызны үстерүе авыр була. Шулай ул әтисенең ике туганы Хәйдәр Сафиуллин киңәше буенча, йортын калдырып, Самарга күчә.

-         Хәйдәр абыйның күңеленә Аллаһы Тәгалә Үзе салгандыр инде. Ул безгә бик булышты. Шәһәргә килгәч, бүлмә дә алып бирде. Мең шөкер үзенә, — дип хисләре белән уртаклаша Суфия апа.

Самарда ул Мехзавод бистәсендәге 122 санлы мәктәпкә география укытучысы булып урнаша. Тәҗрибәле, югары профессиональ укытучыны мәктәп мөдире дә, коллектив та бик яхшы кабул итәләр. Биредә ул сигез ел хезмәт итә. Аннан медик-социаль колледжга күчеп, анда җәмгыяви һәм сәяси фәннәр буенча белем бирә, икътисад предметын да алып бара.

-         Ике баланы аякка бастыру ансат булмады. Беренче ике елда мәктәптә 50 сәгать алып эшләдем. Географияне генә түгел, биологияне дә укыттым. Кичләрен укытучы, тәрбияче булып өстәмә хезмәт алып бардым. Кичке сәгать тугызда өйгә кайтып керәм дә әле идән юарга да китәм. Нишлисең бит, кызларымны ашатырга, киендерергә, югары белем бирергә дә кирәк иде, — дип исенә төшерә ул авыр чорларын Суфия ханым.

Шөкер, аның бу тырышлыклары юкка булмаган. Ике кызы да лаеклы кешеләр булып үскәннәр.

Олы кызы Гөлнара башта финанс-икътисади колледжда укыган, аннан югары юридик белем алган.

Кече кызы Гөлназ идарә институтын тәмамлаган.

Икесе дә, тормыш корып, балалар тапканнар, матур гына яшәп яталар. 56 яшь кенә булса да, Суфия апа – биш онык әбисе инде.

Әле пенсиягә чыкканчы ук, милләттәшебезгә репетиторлык белән шөгыльләнү идеясын тәкъдим итәләр. Башта моңа ятсыныбрак караса да, тәвәккәлләргә була Суфия апа. Һәм әкрен генә бу эшкә башы белән чума.

Башлангыч сыйныфлардан башлаган укытучы бүгенге көндә инде урта сыйныфларда математиканы да, урыс телен дә өйрәтә.

-         Балалар, ата-аналар белән уртак тел табарга тырышам. Кайбер гаиләләрдә өчәр, дүртәр, хәтта алтышар ел да эшләгәнем бар. Укучыларым башлангыч сыйныфны тәмамлыйлар, алар белән мин дә үсәм. Әти-әниләре дә, балалар да шулкадәр күнәләр ки, җибәрәселәре дә килми. Шулай тора-бара уртак сыйныфларга да күчтем. Шөкер, педагогия училищесындагы дипломым буенча мин урыс телен укытырга хаклы. Ә математиканы үзлегемнән өйрәнергә туры килде. Монда да уңыш елмайды. Киявем – югары профессионал математик, “Прогресс” заводында конструкторлар бүлеген җитәкли. Урта сыйныфлардагы математика фәненнән ул миңа укытучы булды, рәхмәт. Хәзер менә балаларны бердәм дәүләт имтиханнарына да әзерлим. Аллаһыга шөкер, осталыгым арта бара. Камилләшүнең чиге юк, диләр. Бу дөрес икән, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ә интернеттагы анкетасында урыс һәм татар телләрен яхшы беләм дигән язмасын күргән кешеләр аңа бик тә яхшы идея бирәләр. “Ә нигә сез татар теле буенча репетиторлык белән шөгыльләнмиссез?” – дигән сораулар бирә башлыйлар аңа.

Суфия апа бу турыда уйлана башлый һәм бу эшкә дә алынырга була. Бигрәк тә ана телен ихлас күңелдән яраткан кешегә бу икеләтә шатлык була.

Татар телен укыткан сигез ел эчендә аның укучылары арасында алты яшьтән алып 40 яшькәчә кешеләр бар.

-         Суфия апа, ә аларны татар телен өйрәнергә нәрсә этәрә? – дип кызыксындым.

-         Аларның күңеле моңа тарта. Күпләр: “Хәзер дин көчәйде. Гарәпчә догалар өйрәнәбез. Ә ана телебезне белмибез, үзебезне ниндидер дәрәҗәдә кимсетелгән булып тоябыз”, — диләр. Башкалары: “Шәһәрдә туып-үскәнгә, һәр җирдә урыс телендә аралашырга туры килде. Әти-әниләребез дә өйрәтмәгән. Үзебез белмәсәк тә, балаларыбыз булса да татарча сөйләшсен иде”, — дип әйтәләр.

-         Өйрәнүчеләр арасында ир-атлар да, хатын-кызлар да бармы?

-         Әйе, бар. Төрле җенестәге, төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге кешеләр бар.

Хәтта урыс хатыннары да бар. Ирләре татар. 35 – 40 яшьләренә җиткән бу ханымнарда татар телен өйрәнү теләге туа. Ирләренә ихтирам йөзеннәндер инде.  

Мин андыйларга: “Әгәр татар телен өйрәнергә теләгегез бар икән, һавадан таш яуса да, үрмәләп булса да, мин сезнең янга килергә әзер, чөнки бу – минем телем, милләтемнең теле”, — дим.

23 яшьлек ир белән хатын бергә өйрәнделәр. Шулкадәр тәрбияле, тәртипле балалар, исең китәр!

-         Курс нинди вакытка исәпләнгән?

-         Курс 98 сәгатькә исәпләнгән. Әйтик, бер кеше белән өчәр ел да эшләгәнем бар.

-         Телне өйрәнү – бер хәл. Аннан практика булмаса, ул бит барыбер оынытыла? Сез бу турыда аларга киңәшләр бирәсезме?

-         Әлбәттә, практика, аралашу кирәк. Ирләре татар булган урыс хатыннарына бу яктан җиңелрәк, хәләл җефетләре белән сөйләшә алалар. Ә башкаларга инде татарча аралашу мөмкинлекләрен табарга киңәш итәм.

-         Нинди методика кулланасыз?

-         Мин Казан профессорларының методикаларын кулланам. Дәресләр төрле темаларга бүленгән. Бу галимнәр шушындый китаплар чыгарганнар, татар телен җиңел, кызыклы рәвештә өйрәнеп була.

-         Сезнеңчә, татар телен яхшы белер өчен нәрсә эшләргә кирәк? Татарның киләчәген ничек күрәсез?

-         Әлбәттә инде, иң беренче, татар теленә гаиләдә өйрәтү тиешле. Балачактан ана телендә сөйләшеп үскән бала аны гомер буе белеп яшәячәк. Әгәр дә инде мондый мөмкинлек булмаган икән, менә, минем укучыларым кебек, аны үзлегеңнән үзләштереп тә була. Теләк кенә кирәк.

Милләтне ничек тә булса саклап калырга иде. Мин Казан телевидениесен карап торам. Анда концертлар, төрле тапшырулар, бөтен гореф-гадәт. Бүген Казан телне саклап калу турында чаң кага. Тел беттеме – милләт бетте.

Самар – урыс шәһәре. Әгәр дә ана телен өйрәнергә теләүчеләр булса, әгәр дә аны массаларга таратучы кешеләр булса, татар теле үлмәс, Аллаһы бирсә.

-         Тик теләүчеләр күп түгел шул?

-         Мин алай әйтмәс идем. Татар телен укытмыйча торганым юк әле. Хәзерге вакытта дүрт кешене өйрәтәм. Бер гаиләдә алты яшьлек баланы укытам. Әтисе татар. Әнисе урыс, инглиз теле укытучысы. “Маша, син нарасыеңа татар телен өйрәтүгә каршы түгелме соң?” – дим аңа. “Юк, бала күбрәк тел белгән саен, яхшырак”, — дип җавап бирде ул.

-         Суфия апа, намазга кайчанрак бастыгыз?

-         38 яшемдә бастым. Иртәнге намазны укыйм. Ә көндез укучыларым буенча чабып йөргәнгә, калдырырга туры килә. Тик барысын да бергә җыеп, кичен укыйм.

-         Намаз укый башларга нәрсә этәргеч булды?

-         Әби-бабаларым гыйбадәтләрен калдырмадылар. Әти ягыннан бабам Әхмәтгали Яруллин Коръән-хәфиз булган. Мәдрәсәне алтын хәрефләр белән язылган таныклык белән тәмамлаган. Безнеңчә ул кызыл диплом инде. Динне кечкенәдән күреп, сеңдереп үстек.

Аллаһы Тәгалә мине татар, мөселман итеп яралткан. Үз динебезнең кануннарын үтәп яшәргә тиешбез.

-         Намазлыкка баскач, үзегездә үзгәрешләр сиздегезме?

-         Күңелемә тынычлык иңде. Атлаган саен Раббымның ярдәмен тоямын. Намаздан соң һәрвакыт Аңа шөкерана кылам: “Бер Аллаһым, Сиңа иксез-чиксез рәхмәтләрем. Мине юктан бар иткәнгә, Үз тәрбияңдә, Үз рәхмәтеңдә, Үз кодрәтеңдә шушы яшемә хәтле яшәткәнеңә. Дөнйалыктагы һәр мизгел өчен дә Сиңа мең-мең рәхмәт”.

Иман байлыгы, исәнлек сорыйм, дөрес юллардан гына йөрт, дип сорыйм, әрвахларга дога кылам.   Безне әби-бабайлар шулай өйрәтте.

Авылда менә инде ничә ел йортымны карап торам. Бер генә ел да Коръән укытмыйча калганым юк. Күршеләрне, туганнарны җыеп, мәҗлесләр үткәрәм, ураза тотам, Аллаһыга барысы өчен дә мең шөкер.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (19), март-май, 2018 ел.

 

Просмотров: 1297

2 комментариев

  1. Трудолюбивая,целеустремленная,комуникабельная—это ни весь перечень ее достоинств.

  2. Мы очень ею гордимся!