Миләүшә Сибгатуллина ТНВдан китә

news_22999«Манзара» тапшыруының редакторы һәм алып баручысы Миләүшә Сибгатуллинаның зәңгәр экраннардан китүе турында ел башында билгеле булды. «ТНВдан китмәдем. «Манзара» тапшыруының баш мөхәррире булып эшләвемне дәвам итәм. Ә экраннан китүемнең сәбәбе: яшьләр белән эшләү, яшьрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан», — дип аңлатты ул вакытта Миләүшә ханым «Матбугат.ру»га.

Инде менә ярты еллап вакыт үтүгә тагын яңалык: Миләүшә Сибгатуллина ТНВдан бөтенләй китеп, шәхси проект эшен җәелдерә.
 
Аның яңа «OSTA TATAR» проекты танылган, креатив, йолдыз булырга теләүчеләр өчен икән.
 
«ТНВ миңа канатлар куйды, халыкка танытты, мин бик рәхмәтлемен! Кеше бит «өлгергәч» башка чыга, шуның кебек мин дә үз юлымны табып, үз эшемне башладым», — дип утаклашты Матбугат.ру белән Миләүшә ханым.

Просмотров: 944

Комментирование запрещено