«Бердәмлек» газетасыннан, 27 июль, 2018 ел

i

Оренбург өлкәсе,

Әсәкәй районы,

Әсәкәй авылы

Халит Зәки улы

Субеевка — 60 яшь!

Кадерле энебез, яраткан әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелдән туган көнең-юбилеең белән котлыйбыз! Исәнлек-сау­лык, тазалык, хәерле озын гомер телибез.

Җәйнең матур көннәрендә

Туды безнең энебез.

Без шатландык һәм сөендек

Артканга нәселебез.

Туганнарның барлыгына

Шатланып туя алмассың.

Ходай насыйп итсен бергә

Тыныч, матур тормышын!

Иң изге теләкләр белән апаларыңӘлфия, Суфия, Әкъ­лимә, кызың Мәрьям гаи­ләләре белән.

* * *

галимуллинаКамышлы районы,

Иске Усман авылы

Халидә Галимуллинага –

80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын.

80 яшь — ул әле картлык түгел,

Ак бәс кунса да чәчләргә.

Аллаһ безгә гомер бүләк

                                       иткән,

Иман белән кирәк яшәргә.

Оныт әле сагышларны, әнкәй,

Елмай һәм көл,

Бирешмә картлыкка,

Бездән сиңа шушы теләкләр.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гафиятулла, улың Галимҗан, киленең Изи­лә, оныкларың Мансур, Альбина һәм башка туган­нарың.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Разия Әхмәдулла кызы

Бәхтиевага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.

“Әни! ”— диеп дәшү шундый

                                       рәхәт,

Рәхмәт, әни, һәммәбездән

                                     рәхмәт.

Әни булдың, әни булып

                                   калдың —

Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

“Әни!”— диеп әйтә алу — бәхет,

Син яшисең һәрчак безне

                                       дәшеп.

Безгә кылган теләкләреңне

Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Изге теләкләр белән кыз­ларың Әлфия, Румия, Гүзәлия, улың Рәмис, киленең, кияү­ләрең, оныкларың.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Асия Ильяс кызы Исмәгыйлевага!

Кадерлебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә, яшәү дәртен сүндермичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Исәнлек-саулык сиңа, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Җәен җиләк чәчкәсе бул,

Кышын кышлау гөле бул.

Яшәр гомерең озын булсын,

Безнең белән бергә бул!

Изге теләкләр белән кызың Фирдәүс, улың Фатыйх, киленең Юлия, оныкларыңһәм “Ак калфак” оешмасы әгъзалары.

* * *

Шенталы районы,

Денис авылы

Сәгыйдә Зыятдин кызы Фәтхетдиновага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлап озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә би­решмичә һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә төренеп яшә, әнкәй.

Әнкәй диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак

                                           була

Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул,

                           сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен

                                     гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

Рәхмәт, әнкәй, барсы өчен

                                     рәхмәт!

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр

                                       чакта,

Тормыш ямьле тик син

                                   барында.

Иң изге теләкләр белән кызларың Гүзәл, Гөлназ, улың Марат, киявең Равил, киленең Рәзинәһәм оныкларың Лилия, Алия, Рәсим, Ләйсән, Милия, Альберт һәм Адилә.

* * *

Елховка районы, Алмалы авылында туып-үскән, хәзер Самарада яшәүче Фәния Хәмзә кызы Аксяновага!

Кадерлебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның кадерен тоеп, ышанычлы дусларыңның бар­лыгын белеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Гомерләрең булсын бәхетле,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен Ходай сиңа һәр көнне.

Кайчан барсак, йөзең кояш

                                       кебек,

Кайчан барсак, сыең әзер.

Игелегең меңе белән кайтсын,

Куанычлы гына таңнар атсын.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мансур, кызың Фаилә, улың Фаил, апаң Әлфинур, сеңелләрең Гөлбану, Алсу, Әнисә, абыең Илдус, энең Мөнир гаиләләре белән.

 

Просмотров: 488

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>