Без синең алда бурычлыбыз!

sag22009 елның 29 июлендә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның бакыйлыкка күчеп, озак еллар яшәгән һәм иҗат иткән Кошки районының Иске Фәйзулла (аны халык Иске Җүрәй дип тә атый) авылы зиратында җирләнүенә менә тугыз ел вакыт үтеп тә киткән инде. Без бу көнне аны искә алып, рухына багышлап догаларыбызны кылыйк, биргән вәгъдәләребезнең барсын да әле үти алмаганыбыз өчен гафу итүен сорыйк. Каһарман якташыбызның басылмаган шигырьләрен барлап, һаман да бер генә китабын да чыгара алганыбыз юк. Иске Фәйзулла авылында ул яшәгән йортта аның музеен ачу турындагы хыялыбыз да әлегә хыял булып кына кала бирә.

Дөнья шундый каты бәгырьле була икән шул. Тик шулай да, төшенкелеккә бирелмичә, без синең исемеңне, иҗатыңны мәңгеләштерү буенча башлаган эшебезне дәвам итәргә сүз бирәбез, Гакыйль туганыбыз. Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, морадыбызга ирешербез дип ышанасы килә. Ә син, зинһар, рәнҗеп ята күрмә! Синең изге гамәлләреңне, якты һәм нурлы иҗатыңны киләчәк буыннарга җиткерү – бүгенге көндә исәннәрнең бурычы дип саныйк.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.

 

Сагындым
Тузган башын селкеп
Юл буенда үскән
Әремнәргә кадәр сагындым.
Ул җирләргә мин бит чәчеп
                                  киттем
Шат көннәрен
                     балачагымның…
Акбүз атка менеп,
Кылыч болгый-болгый
Болыннарда йөгереп үткән
                                          ул…
Һәрбер көне кызык әкият
                                       булып
Күңелемдә калган бикләнеп.
Чын идеме, күңелемдә генә
Тудырдыммы әллә мин аны.
Һәр адымы могҗизага тулы
Икенче бер матур дөньяны?!
Нурларына, моңнарына
                                     манып
Мине үстергән гүзәл
                                 ягымның
Көзләрендә басуларда очкан
Тузанына хәтле сагындым.
 
Гомер турында
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Шатлыклар кул җәеп көтсә
                                             дә,
Таң атар — ә без юк,
Ә без юк дөньяда,
Булмабыз мең еллар үтсә дә.
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Кешене син бүген рәнҗетмә -
Тугандай күрешик,
Шатлыклар бүлешик,
Гел тату яшәүгә ни җитә?!
 
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен, -
Гомер ул гомерсез гөл
                                    сыман,
Табылыр микән соң
Әйтүче сагынып,
Мин, диеп, аны бик юксынам.
 
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Шатлыклар кул җәеп көтсә
                                            дә,
Таң атар — ә без юк,
Ә без юк дөньяда,
Булмабыз мең еллар
                                 үтсә дә…
Гакыйль Сәгыйров.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1294

Комментирование запрещено