Табрис Яруллин рассказал о главных темах предстоящего Форума татарской молодежи / Тәбрис Яруллин Татар яшьләре форумында күтәреләчәк төп темалар хакында сөйләде

0040С 1 по 5 августа в Казани в рамках VIII Всемирного форума татарской молодежи будут подняты темы бизнеса, семьи и воспитания, медиа, языка и образования, новой культуры. Об этом на пресс-конференции, организованной Всемирным форумом татарской молодежи, рассказал председатель форума Табрис Яруллин.

«Главную тему и идею нынешнего форума мы заключили в одно слово — „будущее“. Потому что нам всегда говорят, что молодежь — наше будущее. Куда приведет будущее, каким оно будет? Об этом нам не говорят, мы должны сами его представить. Я считаю, что это очень правильная мысль. Кроме пленарного заседания все мероприятия программы посвящены этой теме», — отметил Табрис Ярулин.

На Форуме будет работать и площадка для дискуссий. «На дискуссионной площадке мы с делегатами будем говорить на темы бизнеса, семьи и воспитания, медиа, языка и образования, новой культуры. Эти вопросы нас сейчас волнуют. Результат будет один — представление будущего, потому что мы должны позаботиться о нашем будущем сегодня», — рассказал Яруллин.

Ожидается, что в работе VIII Всемирного форума татарской молодежи примут участие более 1 тыс. делегатов из 30 зарубежных стран, 60 регионов России и Татарстана. В программе форума — деловые встречи (пленарное заседание, дискуссионные площадки, сессии проектов), различные культурно-информационные и обучающие путешествия, посещение исторических мест Казани, участие в Дне города Арск и фестивале «Печэн базары» («Сенный базар»).

tatar-inform.ru

* * *

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында бизнес, гаилә һәм тәрбия, медиа, тел һәм мәгариф, яңа мәдәният темалары күтәреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырган матбугат конференциясендә форум рәисе Тәбрис Яруллин сөйләде.

“Без быелгы форумның төп темасын һәм идеясен «Киләчәк» дип атадык. Чөнки безгә һәрвакыт: “Яшьләр – ул безнең киләчәгебез”, — дип әйтәләр. Киләчәк кая алып барыр, ул нинди була? Бу турыда безгә әйтмиләр, аны без үзебез күзалларга тиеш. Минемчә, бу — бик дөрес фикерләү. Пленар утырыштан кала, программада булган барлык чара да шуңа корылган”, — дип сөйләде Тәбрис Яруллин.

Татар яшьләре форумында дискуссион мәйданчык та булачак.
“Делегатлар белән дискуссион мәйданчыкта бизнес, гаилә һәм тәрбия, медиа, тел һәм мәгариф, яңа мәдәният темаларына сөйләшәчәкбез. Болар — безне борчыган мәсьәләләр. Аларның нәтиҗәләре бер – киләчәкне күзаллау булачак, чөнки без киләчәкне дә кайгыртырга тиеш”, — диде Тәбрис Яруллин.

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегендә 30 чит ил, РФнең 60 регионы һәм Татарстаннан 1000 артык делегат катнашыр. дип көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

tatar-inform.ru

Просмотров: 1301

Комментирование запрещено