Трагически погиб драматург Гафур Каюмов, упав с высоты на трубу на сцене ДК в Арске Татарстана / Драматург Гафур Каюмов сәхнәдә алган имгәнүдән фаҗигале төстә вафат булды

0109Трагически погиб 59-летний драматург Гафур Каюмов, упав с высоты на трубу на сцене ДК в Арске Татарстана, сообщил ИА «Татар-информ» собственный источник.

Накануне, 26 июля, Гафур Каюмов упал на трубу в оркестровую яму Арского Дома культуры. Как сообщили ИА «Татар-информ» в пресс-службе Минздрава РТ, мужчине пробило легкое, он скончался во время операции.

«В 18.05 Гафура Каюмова доставили в центральную районную больницу Арска. Во время операции из-за травм несовместимых с жизнью он скончался. Врачи сделали все, что было в их силах», – рассказала ИА «Татар-информ» пресс-секретарь ведомства Альфия Хасанова.

Гафур Каюмов родился 2 марта 1959 года в деревне Новая Сарда Арского района Татарстана.

С сентября 1990 года и до 1997 года драматург работал в Татарском академическом театре. С конца 80-х годов писал пьесы, которые ставились в театрах Татарстана и Башкортостана.

Гафур Каюмов сыграл роль Салимжана, мужа Зулейхи, в фильме «Зулейха».

tatar-inform.ru

* * *

Кичә драматург Гафур Каюмов вафат булган. Бу хакта Әтнә театры артисты Гөлинә Шәйхи җиткергән мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә шәхси чыганак әйтте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Гафур Каюмов Арчада сәхнәдә декорация куйганда ялгыш егылып төшкән һәм тимер торбага кадалган, дип хәбәр итте чыганак. Соңрак билгеле булганча, Гафур Каюмов репетиция вакытында ни өчендер сәхнә артында торган баскычны декорацияләр тора торган бүлмәгә терәп куйган һәм шул баскыч буйлап бүлмәгә менмәкче булган һәм егылып төшкән. Операцияне йөрәге күтәрә алмыйча, реанимациядә вафат булган.

Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр — Татар академия театрында артист. 1997-2000 елларда Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшли. 2004 елдан Әлмәт театрында баш режиссер була. Соңгы вакытта Гафур Каюмов Арча халык театрында музыкаль хезмәткәр булып эшли иде. Ул педагогия көллияте үзешчән театрында да хезмәттәшлек итте.

Аның рольләре: Исмәгыйль — «Галиябану», Шәрәфетдин — «Асылъяр» (М.Фәйзи), Самоедов — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), Сәлимҗан — «Зөләйха», Хаим — «Җан Баевич» (Г.Исхакый), Поль — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш) һ.б.

1980 елдан Г. Каюм пьсалар яза. Алар татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә куела. 1998 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул язган пьесалар: «Мирас», «Һинд кызы», «Ач күзеңне, мин монда» һ.б.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1272

Комментирование запрещено