Бәйрәмнәргә рәхим итегез!

8608711 августта өлкәбезнең Похвистнево районы, Гали авылында зур тантана үткәрелә. Авылыбызга нигез салучы Гали бабайга, Бөек Ватан сугышы батырларына һәм тыл хезмәткәрләренә багышланган истәлек ташлары куелачак.

Бәйрәм программасында: Аллеяны ачу тантанасы (иртәнге сәгать 10да), авыл буенча экскурсия (13 сәгатьтә), ат чабышлары (14 сәгатьтә).

 * * *

Хөрмәтле дин кардәшләребез, милләттәшләребез!

24 августта өлкәбезнең Похвистнево районы, Гали авылында “Морад бабкай” чишмәсе янында Корбан мәҗлесе уздырыла. Башлана сәгать 10да.

Авыл җирлеге башлыгы, Похвистнево районының “Туган тел”, Гали авылының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмалары Сезне кунакка чакыра. Изге табынга рәхим итегез!

Идрис Муллабаев, Гали авылы җирлеге башлыгы;

Камил Исхаков, “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе

Илһамия Кәримова, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1257

Комментирование запрещено