Самара шәһәре,
Карл Маркс проспекты,
Тәнзилә Гайфулла кызы
Арслановага – 70 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Чын күңелдән сине юбилеең белән котлап, изге теләкләребезне җиткерәбез. Кадерлебез! Тормыш юлың җиңелләрдән булмаса да син олы йөрәкле, туган җанлы булып калгансың. Синдәге рухи ныклыкка, киң күңелеңә сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Тормышыбызда нинди генә үзгәрешләр булмасын, һәрвакыт синең белән уртаклашабыз, чөнки төпле, акыллы киңәшләрең һәрвакыт ярдәм итә, авыр чакларда җылы сүзең күңелне юата.
Кадерле әниебез! Үзең инде олы яшьтә булуга карамастан, бүген безнең гаиләгә дә ярдәм итәргә көч табасың. Оныкларыңны мәктәптән, балалар бакчасыннан каршы алып, без эштән кайтуга тәм-томнар пешереп торасың. Ә җәен авылга кайтып, бакчаңда җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәсең, кышкылыкка кайнатмалар, төрледән-төрле салатлар әзерлисең. “Атна буе эшләп, арыгансыздыр инде”, — дип без кайтуга барлык эшләрне дә бетереп куярга тырышасың.
Кадерлебез! Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа! Аллаһы Тәгалә сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен. Ә без картылыгыңны тыныч, бәхетле итәргә тырышырбыз.
Иң изге теләкләр белән улың Рәмис, киленең Алия, оныкларың Карина һәм Әмир.
* * *
Тәнзилә Гайфулла кызы
Арслановага!
Кадерле кодагыем, Тәнзилә апай! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Авыртмасын, сыкранмасын
җаның,
Якты йөзең һаман яктырсын.
Ходай сиңа картлык
көннәреңдә
Рухи өмет, шатлык
арттырсын.
Олыгаям диеп һич кайгырма,
70 яшь ул — матур чак кына.
Балаларың, туганнарың белән
Кадерен белеп яшәр чак кына.
Изге теләкләр белән кодагыең Зөлфия, Тольяттидан Муллаәхмәтовлар һәм Самарадан Шәрәфетдиновлар гаиләләре.
* * *
Тәнзилә Гайфулла кызы
Арслановага!
Кадерле туганыбыз! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Сиңа җан тынычлыгы, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең — бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең
көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Туганнарың барын онытма.
Барлык туган-тумачаларың исеменнән энең Газизнур һәм тормыш иптәше Сәмгия Хәмәтшиннар.
* * *
Елховка районы,
Губанкүл авылы
Гөлфия Гакыйль кызы Хәлимовага – 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Син — безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рухи чишмәбез, яшәү өлгебез. Әнкәй! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул, безне сөендереп озын-озак яшә!
Әнкәй, синең изге сүзләр
Гел безнең күңелләрдә.
Син безнең якын дус та,
Таяныч та, терәк тә.
Син кылган изгелекләрне
Онытмабыз гомердә дә.
Хөрмәт йөзеннән исемең
Уярлык бит һәйкәлгә.
Улларың Исмәгыйль, Мөхтәсим, кызың Гөлия, киленең Мәдинә гаиләләре белән.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Фатыйх Исмәгыйль улы
Иваевка!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине ихлас күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен.
Гомер үтә дип хафаланма,
Гомер үтү берни түгел ул.
Сау-сәламәт булып тигез
яшәү -
Олы шатлык, олы бәхет ул.
Син изге җан, әткәй, син әүлия!
Безнең намус, яшәү таягы.
Гел бәхеттән торсын туар
көнең
Һәм булмасын гомерең азагы.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нурия, улларың Илдар, Марат, киленнәрең Лилия, Зөлфия, оныкларың Илдус, Гомәр, Ләйсән.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Фәрид Әхмәтшәриф улы Бәхтиевка!
Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, абый! Җир йөзендәге иң изге, иң якты теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән сине туган көнең белән котлыйбыз. Озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә шатлыгы телибез.
Әтиебез — безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын
иңнәренә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер,
әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җинелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чалтырап
аксын
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Тормыш иптәшең Разия, кызларыңӘлфия, Румия, Гүзәлия, улың Рәмис, киленең, кияүләрең, оныкларың.
* * *
Елховка районы,
Тупли авылы
Якуб Госман улы
Абдулловка 5 августта
80 яшь тулды!
Бу көнне без, якын туганнары, бергә җыелып, аны чын күңелдән туган көне-юбилее белән котладык, корычтай нык сәламәтлек, хәерле тыныч тормыш, әни белән икәү тигез гомер итүләрен теләдек.
Яраттың әтиебез безне син,
Барсына да түздең син.
Кичердең төрле вакыт
булса да,
Бигрәк матур сөйкемле,
Яшь идең әле син ул чакта.
Утырабыз да сөйлибез,
Сагынабыз шул чакны.
Каты әйтмәдең, сукмадың,
Ничек тәрбияләдең шул
чакны.
Дөнья авырлыгы – йөрәгеңдә,
Җылы сагыш – моңлы күзеңдә.
Җан җылысы биреп кызларыңа,
Тугры ярдәмче син бүген дә.
Тәпи басар чактан
һәрберебезне -
Бишебезне күтәреп йөрдең.
Ярдәмле булыгыз, яратыгыз
кешеләрне,
Тәүфыйклы булыгыз дип
үстердең.
Гомер буе язсын иде безгә,
Әтием, әнием диеп дәшәргә.
Кайгы-күрми, бәхет, шатлык
белән
Бергә-бергә озак яшәргә.
Сиңа тагын бер кат изге теләкләребезне, тәбрикләүләребезне әйтеп, тормыш иптәшең Мәрьям, кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың Ания, Арина, Мәдинә.
* * *
Елховка районы,
Мулла авылы
Гомәр Сәлимҗан улы Абдрәшитовка – 60 яшь!
Кадерлебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән истәлекле юбилеең — 60 яшь тулу көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
60 яшең тулды менә!
Байлыгың — алты дистә!
Кичә генә булган кебек,
Алтмышы тиен истә.
Әйтерсең, бүген әле син
Башлыйсың яши генә.
Керәсең атлап, бары тик
Картлыкның яшьлегенә.
Менә шулай тыйнак кына,
Кызыкмый артыгына,
Җитәрсең, Аллаһ боерса,
Картлыкның картлыгына.
Изге теләкләр белән Җәүдәт, Алия, Раил, Лилия, Рафаэль, Әдилә, Сафия Аксяновлар.
* * *
Гомәр Сәлимҗан улы Абдрәшитовка!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез.
Кешелекле бит син, олы
җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга,
Синнән газиз кеше белмим
бармы,
Без бәхетле бит син булганга,
Ак бәхетләр юлдаш булсын
сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен,
Сәламәтлек сиңа, олы бәхет,
Ходай шуннан мәхрүм
итмәсен.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәүзия, улың Радик, киленең Юлия, кызың Гөлгенә, киявең Илһам, тәрбиягә алган 3 балаңһәм оныкларың.
* * *
Красный Яр районы,
Кызылсу авылы
Мингали Зиннәтулла улы Хәсәновка – 70 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.
Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк
тибешең.
Матурлардан матуррак
булсын
Гомереңнең калган өлеше!
Еллар үтә дип, борчылма син,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау-сәламәт булып озак яшәү -
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәния, кызларың Лилия, Гүзәл, кияүләреңӘнвәр, Марат, оныкларың Илшат, Имиль, Динара, Диләрә.
* * *
Похвистнево районы,
Яңа Мансур авылы
Миргарифан Закир улы Бәшәровка – 80 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабам, кодабыз! Без сине юбилеең белән котлап, сәламәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Теләкләрнең кайсын теләсәк
тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең -
Без калабыз шушы теләктә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сания, улың Илдус, киленең Гүзәл, оныгың Лилия, кода-кодагыеңӘмирҗан, Дания һәм Гөлнара гаиләсе белән.
* * *
Миргарифан Закир улы Бәшәровка!
Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз, кодам! Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер
көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык
белән
Килеп торсын иде көткәне.
Изге теләкләр белән кызың Гөлшат, киявең Марат, оныкларың Марсель, Камилә, кодагыең Саимә.
* * *
Челно-Вершины районы,
Совет Норлаты авылы
Минегаян Сөнгатулла кызы Ситдыйковага – 95 яшь!
Кадерлебез! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык исәнлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа.
Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез,
авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
Каршылыйбыз бүген синең
Көтеп алган гомер бәйрәмен.
Якыннарың җыела бүген
яннарыңа,
Өзеп сиңа чәчәк бәйләмен.
Изге теләкләр белән кызларың Венера, Миңлегөл, киявең Фәнис, оныкларың Эльмира, Андрей, Фирдүс, Алинә, оныкчыкларың Артур, Тимур, Азамат, Ранель, сеңелең Наҗия.
* * *
Новокуйбышевск шәһәре,
Дзержинский урамы
Хәнүдә Гәрәй кызы
Мингалиевага – 80 яшь!
Кадерлебез! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлап, нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, ак бәхетләр телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле,
Яныбызда син булганга гына,
Табып була олы бәхетне.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мирсәет, улың Айрат, кызыңӘнисә, киленең Валя, киявең Касыйм, оныгың Алия.
Просмотров: 1073