“Графиня кебек иде…” Татар җәмәгатьчелеге Флера Тарханова белән хушлашты

e3df58ea05d56d3d43d1943a8c5db7c0Шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова якты дөньядан китте. 1 августта ул Чистай районы Яуширмә авылы зиратына җир куенына иңдерелде. Мәрхүмә белән хушлашу чарасы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.

Флера Тарханованың гомере 31 июльдә өзелде. Озакка сузылган авырудан соң ул хастаханәдә бакыйлыкка күчкән. Аны соңгы юлга озату өчен туганнары, дуслары, сабакташлары, якташлары, сәнгать әһелләре, язучылар килгән иде. Матәм мәрасимендә катнашучыларның, мәрхүмәнең Ходай биргән матурлыгына сокланып, “графиня кебек иде» дип пышылдашулары да ишетелде.

ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән, Флера Тарханованың туганнары, якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. Флера Габдрахман кызының дистә елдан артык Татарстан Республикасы Хөкүмәте аппаратында эшләгәнен билгеләп узды.

– Без аны тормыш сөючән, ачык, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучан кеше буларак хәтерлибез. Иң мөһиме – ул безгә Хөкүмәт аппаратындагы эше белән генә түгел, ә Татарстан халкы иҗаты үсешенә, үз иҗаты белән үсеп килүче буынны тәрбияләүгә өлеш керткән шәхес буларак хәтердә калачак. Ул башкарган эшләр әле озак еллар Татарстан халкына шатлык, файда китерер. Авыр туфрагы җиңел булсын! – диде ул.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Флера Тарханованың вафаты шәхсән үзе өчен зур югалту булуын әйтте.

– Без 10 ел Министрлар Кабинеты аппаратында бергә эшләдек, — дип, аның рус теленнән татарчага һәм татарчадан русчага оста тәрҗемә итә белгән күренекле тәрҗемәче булганын ассызыклады.

Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хаматов Чистай җирлегенең зур югалту кичерүен белдерде.

– Без яраткан хөрмәтле Флера Тарханова арабыздан китте. Гомумән, Чистай җире абруйлы кешеләрне күп бирде. Флера Габдрахмановна Чистай шәһәрендә күп кенә чараларны башлап җибәрүче, оештыручы булды. Бу Гаяз Исхакый, Пастернак укулары да, һәм башка күп кенә чаралар да. Без Татарстан Республикасының югары хакимият органнарында эшләгән шундый танылган тәрҗемәченең үзебезнең җирлектән булуы белән горурланабыз. Безнең бурыч – бүген аны онытмау. Аның йөзеннән матур елмаю беркайчан китми иде, — дип ул мәрхүмәне үзе туган Яуширмә авылында җирләргә карар кылган туганнарына рәхмәтен җиткерде.

Матәм чарасын Флера Тарханованың энесе Илдус Тарханов алып барды.

– Әле былтыр ноябрь аенда гына шушы бинада 70 яшьлек юбилей кичәсен уздырган идек. Ярты елдан соң Флера Габдрахман кызы Тарханова вафат булыр дип кемнәр уйлаган?! Без ишле нәсел, күбебез Татарстаныбызга, ватаныбызга хезмәт иттек. Бүген балаларыбыз безнең эшләрне дәвам итә. Шушы залда Флера Тарханованың иҗатына мөкиббән ватандашлырыбыз гына түгел, сәнгать, мәдәният әһелләре дә шактый, — дип Илдус Тарханов кайгы уртаклашып килгән кешеләргә рәхмәтен белдерде.

Флера Тарханова әсәрләренең биштомлыгы чыгарга тиеш

Аның сүзләреннән аңлашылганча, Флера Тарханова эзсез генә китмәгән, үзеннән соң әле яңа мирас та калдырган. Аның китапларын Мәдәният министрлыгы бастырып чыгарырга җыена.

– Мин әле күптән түгел генә Татарстанның мәдәният министры Ирада Хафизҗановна белән очрашкан идем. Без Флера Тарханованың безгә тагын бер бүләк калдырганы турында сөйләштек. Материал инде әзер, биш томлыкның кулъязма нөсхәсе нәшриятка тапшырылган. Без бу китапларны түземсезлек белән көтәбез. Аның күп кенә язмалары безнең өчен ачыш булыр дип уйлыйм, — дип белдерде ул.

Илдус Тарханов, шулай ук, сүз уңаеннан, июль азагында әтиләренең тууына 105 ел булганын, берсе көнгә әниләренең тууына 100 ел тулуын билгеләп узды.

Флера Тарханова Татарстанның Язучылар берлеге, Журналистлар берлеге әгъзасы да. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт Флера Тарханова вафатын татарның рухи дисбесеннән тагын бер энҗе-мәрҗәне өзелеп төшү белән тасвирлады.

– Асыл мәрҗәне, затлы мәрҗәне… Флера Тарханова талантлы шагыйрәбез, прозаигыбыз, балалар язучысы, җырлар авторы. Флера Тарханованың әдәбиятыбызда үзенең алыштырыгысыз урыны бар. Ул, әлбәттә, әдәбиятка урау юллар аша килде. Язучылар берлегенә дә соңлабрак кына алынды. Ләкин шушы кыска вакыт эчендә бик нәтиҗәле иҗат итте. 20 дән артык төрле жанрдагы китапларын бастырып чыгарды. Флера Тарханова тормышта да, иҗатта да бик ихлас иде, шуңа күрә аның әсәрләрен укучыларыбыз яратып кабул иттеләр. Ул тормышны, кешеләрне һәрвакытта яратып яшәде. Тормышта да, иҗатта да актив булды. Безнең республикабыздамы, Россиянең башка шәһәрләрендәме – һәрвакытта үз укучылары белән очрашуга ашкынып бара иде. Ул очрашулар бәйрәм төсендә хәтерләребездә кала иде. Иҗат – катлаулы дөнья. Иҗат кешеләре һәркайсы үзенчәлекле, шушы иҗади мохиттә төрле чаклар булгандыр. Ни генә булса да, безгә үпкәләп китмәгез, ярата, хөрмәт итә идек. Сез кабатланмас, беркемгә дә охшамаган шәхес идегез. Сезнең иҗатыгыз безнең күңелләрдә мәңгелеккә калыр! – дигән сүзләрен юллады Рәмис Аймәт.

Флера Тарханованың дусты, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова кайгылы хәбәрне ишетүгә шигырь дә иҗат иткән.

Көн саен диярлек шомлы хәбәр:
Кемдер бу фанины ташлап киткән…
«Тарханова вафат…» дигән сүзләр
Җанны сискәндерде кичә иртән.

Йөрәк кабул итми аның үлемен -
Бу бит гаделсезлек! Карагыз ла!!!
Ханбикәдәй горур, сылу ханым
Инде булмасмыни арабызда?!

Бар җиһанны бизәп яши иде,
Затлылыгы, матурлыгы белән.
«Аһ!» димичә кала алды микән
Берәр ир-ат заты аны күргән?!

Борчу-хәсрәтләрен күрсәтмичә,
Җыеп килде нәни йөрәгенә.
Сыймый калганнарын сөйли иде
Сандык итеп мине серләренә.

Ул сандыкны мин беркайчан ачмам,
Ачкычларын мәңге югалтырмын…
«Ул һаман да безнең арада…», — дип,
Үз-үземне алдап юатырмын.

Китапларың бүләк итә идең,
«Сиңа истәлек дип, ахирәтем!»
Урының җәннәт түрләрендә булсын,
Ләззәтләрен таты ахирәтнең.

Матур җырлар, шигырьләрең аша,
Халык исемеңне искә алыр…
Ыспай гәүдәң, затлы матурлыгың
Күңелләргә мәңгелек уелып калыр.

– Флера белән безне 50 елга якын дуслык бәйләде. Бу иҗади дуслык кына түгел, бу хатын-кызлар арасында сирәк була торган нык дуслык иде. Без бер уку йортында, бер тулай торакларда яшәп белем алдык. Ул Наиз Гамбәргә киягү чыгып, районыбыз килене булды. Кайгы-хәсрәтләрне, шатлыкларны бергә кичердек. Иҗатчы кешеләр арасында төрлесе, көнләшүләр дә була. Әмма без беркайчан бер-беребездән көнләшмәдек, бер- беребезгә шигырьләр багышладык. Без бүген җир йөзеннән матурлыкны югалттык. Флера тамаша залларына килеп керсә, халык сәхнәдән күзен алып, аңа борылып карамый кала алмый иде. Ул матурлык, чисталык, горурлык өлгесе, туры сүзле, акыллы, затлы нәселдән иде. Ул һәрвакыт ахирәт дус берәү генә була, син минем ахирәт дустым дия иде. Бәхил бул, ахирәт дустым! Бу дөньяда күрмәгән рәхәтләрне җәннәттә күр! – дигән сүзләр белән саубуллашты Шәмсия Җиһангирова.

Флера Тарханованың яшьлек еллары Арчада узган, ул Арча педагогия көллиятен тәмамлаган. Арчада укыган елларында көллият директоры булган Илдус Сәгъдиев тә бар иде  хушлашуда.

– Әлфия Мирхәйдәрова белән Флера бер парта артында утырдылыр. Алар икесе дә математиканы яраталар иде. Флера, сеңлем, рәхмәт сиңа, чын күңелдән, — дип ул Флера Тарханованың, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, Арча педагогика көллиятен гел якын, кадерле иткәнен белдерде.

– Ул үзе укыган уку йортына, Арчада укыткан мөгаллимнәренә карата күңел түреннән чыккан шигъри юлларын күп бүләк итте. Аның чыккан китаплары да автографы белән көллияткә бүләк ителеп килде. Ел саен диярлек студентлар, укытучыларың белән очрашырга килеп йөрдең. Студентлар бик яратып, Флера Тарханова белән очрашу үзе бер бәйрәм була дия торган иде. Яраттык, яратабыз, шундый булуыгыз өчен рәхмәт!

Арчада бергә укыган дусты Әлфия Мирхәйдәрова Флера ханым белән дуслыклары 56 елга сузылганын белдерде.

– Мин ышанам: син күкләрдәге иң матур күбәләк, иң матур сайраучы кош булырсың, — дип туганнарына сабырлык теләде.

Эшкә күңел биреп тотына иде

Барлык Тархановлар исеменнән сүз Флера Тарханованың абыйсы Илдар Тархановка бирелде. Юридик фәннәр докторы, КДУ мөгаллиме Илдар Тарханов татарча чыгыш ясый алмавы өчен гафу үтенде.

– Хисләремне татарча җиткерә алмавым өчен гафу үтенәм, башка мохиттә үскәч, күңелем теләгәнчә сөйли алмадым. Без чыннан да ишле гаилә. Талантлы балалар, дәүләт эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, галимнәр гаиләсе. Флерочканың берүзендә генә дә галим, дәүләт эшлеклесе, шагыйрә таланты колачланган иде. Ул берәр эшкә һәрвакыт күңел биреп тотына иде.

Мин аның күзләрендә беркайчан моңсулык, сагыш күрмәдем. Аның шигырьләре мәхәббәткә, туган илгә, татар халкына, безнең гаиләдәге һәркемгә багышланган иде. Һәркайсыбызны яратты ул. Мин сәнгать белгече түгел, ләкин аның шигъри мирасы тикшеренүчеләрне көтә, дип саныйм. Вакыт узып, аның кешелеклелек сыйфатларына гына түгел, шигъри талантына да бәя биреләчәк. Без бөтен гаиләбез белән аны бик яраттык, безнең хатыннар, ирләр дә. Безнең өчен бу бик зур югалту, ләкин без сынмабыз. Без ул төгәлләп бетермәгән эшләрне башкарып бетерергә тырышырбыз. Флерочка, без сине мәңге онытмабыз! – ди бертуган абыйсы.

«Урамга макияж ясамыйча, прическасыз чыгарга ярамый дигән уйны сеңдерде»

Сеңлесе Алсу Тарханова “Интертат” хәбәрчесенә Флера Тарханованың апа буларак нинди кеше булганы турында сөйләде.

– Бик туган җанлы иде, бөтен туганнарны да яратты, гел очрашырга тырышты. Туганнар гел аралашып яшәргә тиеш, дигән принцип белән яшәде. Без өч кыз туган, ул кызлар арасында олы апабыз. Безгә үрнәк булды гел. Үзеңне ничек тотарга, кичек киенергә, ничек бизәнергә – барысына да ул өйрәтте. Ул безгә матур-матур киемнәр алып бирә иде. Гомер буе безгә үрнәк булды. Урамга макияж ясамыйча, прическасыз чыгарга ярамый дигән уйны сеңдерде ул безгә. Ул гел үрнәк булып, гел елмаеп яшәргә, дигән девиз калдырды дип әйтеп була.

«Хәзер матур апагыз сөйли» дия идем

Галим Фоат Галимуллин да Флера Тарханова үлеме үзе өчен кинәт көтелмәгән хәл булганын әйтте.

– Кем, кем, ләкин Флера Тарханова дөньядан болай иртә китәргә тиеш түгел иде, чөнки ул гомер буе бик матур яшәде. Үз матурлыгына бәрабәр иҗаты да матур иде. Шигърияте бик көчле, җыр сәнгатенә зур өлеш кертте, балалар әдәбиятын үстерде. Укучылары белән очрашырга ярата иде. Мин аңа сүзне биргәндә, һәрвакыт “хәзер матур апагыз сөйли” дип әйтә торган идем, һәм залда ниндидер бер матур елмаю барлыкка килә иде. Сөйләме дә, күңеле дә аудиторияне үзенә җәлеп итә ала торган матур иде. Мин аның китапларына кереш сүз дә яздым. Аның юбилейларында Чистайга барып чыгышлар ясадым. Бик якын аралашып яшәдек без аның белән, бөтенебез өчен зур кайгы бу. Мин аның соңгы озату мәрәсименә бик борчылып килдем. Ышанам: урыны җәннәттә булыр, — дип белдерде “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Җырчы Асаф Вәлиев Флера Тарханова шигырьләренә язылган җырлар башкарган.

– Бик ачык, матур, яшь күңелле, мөлаем кеше буларак истә калачак. Аңа әле 70 яшь биреп тә булмый иде. Без аның белән күптәннән таныш, мин аның берничә җырын башкарам. Бигрәк тә, аның “Сәламәтлек телим мин сиңа” дигән җырын белә тамашачы.

Бу дөньяда яшәү гаҗәп авыр
Борчулары йөри мең килеп.
Ә бәхетне саулык кына бирә,
Сәламәтлек телим, иң элек.

Үзе бар кешегә сәламәтлек теләде, ә үзе бик иртә китте дип уйлыйм. Кинәт китте. Күптөрле талант иясе, эзләнүдә иде. Ул әле җырлый да иде, профессиональ сәхнәдә җырларлык кеше иде дип саныйм. Урыны җәннәттә булсын! – дип фикерләре белән уртаклашты Асаф Вәлиев “Интертат” хәбәрчесенә.

«Интертат» хәбәрчесенә туганнарыннан билгеле булганча, якын арада Флера Тарханованың оныкчыгы якты дөньяга туар дип көтәләр.

Флера Тарханова 1947 елның 25 маенда Татарстан АССР Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә, 9 балалы ишле гаиләдә туган. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен (1962), Арча педагогия укуханәсен (1966), Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1975) тәмамлаган. «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (2005). Ф.Тарханова — лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган «Синең кайнар сулышың» (1998), «Уңган кыз» (1998), «Йөрәгемә ишерелгән серләр» (2001), «Серле дөнья» (2002), «Өч каурый» (2003) һәм «Яшьлек эзем калган сукмаклар» (2005) исемле шигъри китаплар авторы.

intertat.tatar

Просмотров: 421

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>