Авылыбызның күрке алар

Низамовы2Похвистнево районының Га­ли авылында яшәүче Мид­хәт һәм Флюра Низа­мовлар күптән түгел алтын туйларын бәйрәм иттеләр. Бу зур вакыйга белән аларны район башлыгы Юрий Рябов, авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев һәм мин, Пох­вистнево районының “Ак калфак” хатын-кызлар оеш­масы җитәкчесе Илһамия Кәримова, тәбрикләдек.

Бу тату гаилә белән Гали авылында сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Тормыш юлын, кулга-кул тотынышып, иңне-иңгә куеп, узган Мидхәт абый белән Флюра апа бөтен район халкына үрнәк итеп куярлык.

Гаилә учагын сүндермичә саклауда, аны җылы, якты итеп тотуда хатын-кызның роле аеруча зур. Ул уңган хуҗабикә дә, яхшы хатын да, кайгыртучан әни дә булырга тиеш. Флюра апабыз нәкъ шундыйлардан. Мидхәт абыйны эше буенча кая гына җибәрмәсеннәр, декаб­рист хатыннары кебек, Флюра апабыз да аның артыннан бармый калмый иде.

Өйләнешкәч тә алар Уралга, кечкенә генә Кировоград шәһәренә барып урнаша­лар. Милиция мәктәбен тә­мам­лаган гаилә башлыгын шахтерлар яшәгән Левиха бистәсенә учас­ток милиционеры итеп бил­гелиләр. Анда Низа­мов­ларның ике балалары — кызлары Гөлшат һәм уллары Наил туа.

Берникадәр вакыт узгач, Тау техникумын тәмамлаган Мидхәт абыйны Магадан өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Гаиләгә кабат яшәү урынын үзгәртергә туры килә.

Әбисе Фәхрикамал апа кебек Флюра да яшьтән тегү эшләре белән мавыга башлый. Биш яшендә инде аңа әтисе “Зингер” тегү машинасын алып биргән була. Левиха бистәсендә дә, Магадан өлкәсендә дә Флюра апа тегүче булып эшли һәм осталарның берсенә әйләнә.

Низамовы21984 елда Низамовлар гаиләләре белән туган якларына — Гали авылына кайтып төпләнгәч тә Флюра апа яраткан һөнәре белән шө­гыль­ләнүеннән туктамый: авыл­дашларына заказга матур күлмәкләр тегә, озак еллар авылның тегү цехы белән җи­тәкчелек итә.

Флюра апабыз бүген, инде олы яшендә булуына карамас­тан, Похвистнево районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы тормышында кайнап яши. Ул барлык чараларда катнашып, изү тегү, калфак чигү буенча мастер-класслар үткәрә, яшьләргә файдалы киңәшләрен бирә.

Алтын туйларына җиткән әлеге матур пар бүген дә бер-берсен хөрмәт итеп, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып, бәхетле картлык кичереп яши. Үсеп килгән оныклары-оныкчыклары да тормышларына ямь, шатлык өсти. Флюра апа белән Мидхәт абыйга шушы матур тормышларының рәхәтен күреп, бергә озын-озак гомер итәргә насыйп булсын иде.

Илһамия КӘРИМОВА,

Похвистнево районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 854

Комментирование запрещено