Йөз еллык юбилейга багышлап

SAV_7478

Рәфгать Әһлиуллин чыгыш ясый.

Россия журналистлары берлеге Самара өлкәсендә форум үткәрде

Самарада Дәүләт телерадио компаниясе (ГТРК “Самара”) базасында Россия журналистлары берлеге һәм Журналистлар берлегенең өлкә оешмасы бергәләп “Инфорум” дип аталган җыен үткәрделәр. Биредә көн дәвамында төрле мәйданчыкларда федераль, региональ һәм муниципаль мас­сакүләм мәгълүмат ча­ралары журналистлары сөй­лә­шүләр, гапләшүләр алып бар­дылар. Инде бишенче мәр­тәбә уздырылучы форум бу юлы Журналистлар берлегенең йөз еллык юбилеена багышланган иде.

Форумны Россия журналистлары берлеге секретаре, өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова, Россия журналистлары берлеге рәисе урынбасары Алексей Вишневецкий, берлек секретаре Юлия Заһитова һәм Самара өлкәсе буенча Рос­комнадзор идарәсе җитәкчесе Светлана Жданова ачып җи­бәрделәр. Аннан соң төрле темаларга мастер-класслар, басма, электрон мәгълүмат чараларына кагылышлы мәсьә­ләләрне тикшерүләр, фикер алышулар башланып китте. Аларда профессиональ журналистлар һәм блогерлар да катнашып, хәзерге цифрлы технологияләргә күчү, интернет челтәре киң җәелә барган заманда традицион мәгълүмат чараларын — газета-журналларны ничек саклап калу һәм үстерү турында сүз барды.

Инфорум президиумында - Ирина Цветкова, Дмитрий Азаров, Алексей Вишневецкий.

Инфорум президиумында — Ирина Цветкова, Дмитрий Азаров, Алексей Вишневецкий.

Фикер алышуларда миңа, бүгенге көндә өлкәбездә бер­дәнбер сакланып калган милли басмаларның берсе булган “Бердәмлек” газетасының баш мөхәрриренә дә, үз фи­керләрем белән уртаклашырга насыйп булды.

Мин бүгенге кайбер мас­сакүләм мәгълүмат чараларында, аеруча интернет сайтларында һәм социаль челтәрләрдә, җиңел акча эшләү юлы белән китеп, матбугатның тәрбияви ролена игътибарны киметүләре турында сөйләдем, күп сайтларда имзасыз фикер алышу­ларда бер-береңә яла ягу, кешенең вөҗданын пычратуга кадәр барып җитүләр турында да әйтеп уздым. Ә бу төрле милләт кешеләре арасында ызгыш тудырырга да бик мөмкин бит.

Минем әйткән сүзләремне хуплап, көчле алкышларга күм­деләр. Белмим, моңа каршылар да булгандыр, тик күбе бер уртак фикердә иде. Әйе, хәзерге интернет заманында традицион мәгълүмат чараларын оныту һич кенә дә ярамый, яңа технологияләрне тормышка ашыру процессы, гасырлар буе халыкка хезмәт иткән кәгазь басмаларны да читкә куймыйча, яңа шартларда яңача эшләү юлы белән алып барылырга тиеш. Авыл районнарыннан, кечкенә шә­һәрләрдән килгән җирле газеталар журналистлары әлегә кайбер урыннарда интернетның тотрыклы эшләмәве, еш кына элемтәнең югалып торуын да билгеләп үттеләр. Ә олы яшьтәгеләр өчен кәгазь басмалар, бигрәк тә җирле газеталар, әлегә бердәнбер матбугат чыганагы булып тора. Бүгенге тормышта барысын да ничек тә күбрәк акча эшләүгә генә (моны форумда мастер-класслар үткәргән Мәскәү экспертлары “монетизация” дип атадылар) бәйләү дөрес үк гамәл түгел. Анысын да булдырырга, тик массакүләм мәгълүмат чараларның тәрбияви роленә игътибарны киметмәскә иде, диде фикер алышуларда кат­нашучыларның күпчелеге.

“Инфорум”ның эшенә йомгакны үзенең тыгыз эш графигында журналистлар белән очрашырга мөмкинлек таба алган өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров ясады. Ул нәкъ менә журналистларның тормышыбызга дөрес караш формалаштыруларын, ә моңардан алдыбызга нинди максатлар куячагыбыз, аларга ирешү һәм җиңүләребезгә шатлану өчен күпме көч кирәклеге бәйле икәнен билгеләп үтте.

- Моның яхшы дәлиле булып, Самарада үткән футбол буенча дөнья чемпионаты тора. Иң мөһиме — без дөньяга гына түгел, үзебезгә дә җиңә, һәркемгә ачык йөз, кунакчыллык күрсәтә алуыбызны расладык. Туристларның килүе буенча безнең Самара шәһәре Россиядә дүртенче урынга чык­ты. Бу уңышта, әлбәттә, сез­нең, журналистларның да өлеше бар, — диде Дмитрий Азаров.

Регион башлыгы Россия президенты Владимир Путинның указы буенча “Атказанган журналист”, “Атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре” дигән яңа мактаулы исемнәр булдырылуы турында хәбәр итте. Ул Россия журналистлары берлегенең өлкә оешмасы җитәкчесе Ирина Цветкованың Журналистлар берләшмәсен үстерүгә һәм берләштерүгә керткән зур өлешен билгеләп, аны “Самара өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләде.

Дмитрий Азаров Самара өлкәсенең атаклы журналистлары арасыннан мәрхүм Эдуард Михайлович Кондратовны аерым искә алып, аның намуслылыгы, таланты һәм ярдәмчеллеге белән башкаларга үрнәк булуы турында әйтте.

- Соңгы китапларының бер­сен юкка гына ул “Шулай да… яхшылык булырга тиеш” дип атамагандыр. Минем фикеремчә, моны бөтен журналистларның девизы итәр­гә дә мөмкиндер, — диде Дмитрий Азаров.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 865

Комментирование запрещено