Кешеләргә без изгелек эшлик!

DSCN2852

Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Рушания Диндарова Эльмира һәм Минзакир Рәхмәтуллиннарда кунакта.

Кешеләргә без изгелек эшлик!
Эшләмәсәк – гарьлек.
Тик изгелек эшләү җиңел түгел,
Ул – зур фидакарьлек! 

Зур шатлыгыбыз белән уртаклашасыбыз килде әле. Бар икән бит безнең Камышлы районнарында олы йөрәкле кешеләр, ярдәм кулын сузучылар! Аларга мең-мең кабат Аллаһының рәхмәтләрен әйтеп, Бозбаш авылыннан Рәхмәтуллиннар (мин — Эльмира һәм әтием — Минзакир)  сезгә хат язарга булдык.

Әтием — икенче төркем инвалид, аның аяклары сызлый. 10 ел элек мин авариягә дучар булып, инвалид калдым. Хәзер менә мине әтием карый. Ике караучыбыз да бар, туган-тумачалар да хәлебезне белеп торалар, күрше-тирәбездә яшәүчеләр дә онытмый, шөкер.

Тик бер уңайсызлык борчыды: өйдә су белән бәдрәфнең юклыгы. Әтием дә уңайсызлана иде, олы яшьтә бит инде, 82не тутыра, аяклары авырта, тышка чыгып йөрергә кыен үзенә.

Уйлаштык-сөйләштек тә, өйгә су кертеп, бәдрәф ясатырга булдык. Икенче көнне иртүк Камышлыдагы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә шалтыраттым һәм хезмәткәре Диндарова Рушания апай белән киңәшләштем. Барсын да сөйләп бирдем һәм: «Җайларбыз», — дигән җавап ишеттем. Озак та үтмәде Рушания апай үзе шалтыратты һәм:

- Иртәгә «Родник»  оешмасыннан килерләр, ни теләгәнегезне аңлатырсыз, — диде.

Эшчеләр килделәр. «Родник»ның башлыгы Хәлиуллин Илфат Наилович һәм осталары Наил, Ришат, Радмир, Азат абый, Яңа Усманнан Айрат абый барлык эшләрне дә башкардылар: өйгә су керттеләр, аерым бер бүлмә ясап, анда су җылыткычы, унитаз, юынгыч  урнаштырдылар.

Безнең шатлыкны нинди сүзләр белән җиткерергә мөмкин!? Әтием өйдәге җылы су белән кулын югач, «Кара әле, нинди рәхәтлек икән» дип, елап ук җибәрде.

Шушы эшләрне башкаруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә — Кәримов Айратка, Шәһәлиев Рөстәмгә, Хәлиуллин Илфатка — олы рәхмәтләребез. Бездән бер тиен акча да алмыйча эшләделәр. Җир йөзендә изге кешеләр бар икән, без моңа ышандык.

Безнен өчен тырышып йөргән, булышкан, изгелек эшләгән кешеләргә чын йөрәктән исәнлек-саулыклар теләп, тормышларында, эшләрендә, йөргән юлларында шатлыклы уңышлар телибез.

DSCN2852

Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Рушания Диндарова Эльмира һәм Минзакир Рәхмәтуллиннарда кунакта.

DSCN3226Яшәү безгә авыр булыр иде
Изгелектән башка.
Шуңа күрә изгелекне эшлик
Без үзебез башта. 

Шунда гына канәгатьлек хисе
Алыр сине биләп.
Һәм үзеңнең кеше икәнеңне
Син тоярсың кинәт. 

Моның шулай икәнлеген
Күпләр яхшы аңлый.
Тик барыбер изгелекне
Һәркем эшли алмый. 

Барыбыз да изгелеккә мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Изгелекне эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк! 

Эльмира  һәм  Минзакир  РӘХМӘТУЛЛИННАР.

Бозбаш бистәсе, Камышлы районы.

Просмотров: 934

Комментирование запрещено