Ходай аңа чиксез сабырлык биргән

Гөлфия апа Хәлимова улы Исмәгыйль белән.

Гөлфия апа Хәлимова улы Исмәгыйль белән.

Елховка районының Губан­күл авылында яшәүче Гөлфия апа Хәлимовага шушы көннәрдә 80 яшь тулды димәссең дә. Ай кебек тулы йөзендә бер генә җыерчык та юк, башына матур итеп бәйләгән ап-ак яулыгы аңа нур өсти кебек. Ә бит язмыш аны иркәләмәгән, сынау артыннан сынау биреп кенә торган.

- Әниебез күп балалы гаи­ләдә туган. Берсеннән-берсе кечкенә балалар әни­ләренә йорт эшләрен алып барырга ярдәм итәләр, колхоз эшенә дә иртә җигеләләр, — дип сөйли Гөлфия апаның кызы Гөлия.

- Безнең күргәннәрне Ал­лаһы Тәгалә дошманга да күрсәтмәсен! Бүген фермаларда барсы да заманча, сыерларны аппарат белән савалар, ә без 20шәр баш сыерны кул белән саудык. Җәен болында көтүдә йөргән малларга флягалар белән су алып барып эчерә идек. Көндезге савымны да савып, сөтне бидоннарга салып кайтабыз. Аларны машинага кадәр илтәбез, күтәреп куябыз. Әйтүе генә җиңел шул, — дип хатирәләргә бирелә гомере буе колхоз фермасында сыер савучы булып эшләгән Гөлфия апа Хәлимова.

Йорт эшләрен карыйсы, балалар тәрбиялисе дә бар бит әле. “Әнкәй ничек барсына да өлгерә торган булгандыр, белмим! Безне мунча кертеп чыгара да йокларга яткыра, ә үзе бер таз керне кул белән юа, иртәнгә ашарга пешерә. Йокысы туйганчы йокладымы икән ул берәр? Мөгаен, юктыр”, — дип гаҗәпләнәләр бүген балалары. Ире Исхак ага белән Гөлфия апа дүрт балаларын да уңган, хезмәт сөючән итеп үстерәләр. Уллары Исмәгыйль, Мөхтәсим, кызлары Гөлия бүген Самарада үз гаиләләре белән яши. Искәндәр уллары гына вакытсыз бакыйлыкка күчкән. Ә аңа кадәр ике ел алдан Хәлимовлар гаиләсе Ис­мәгыйльнең малае Илназны, ә егерме көннән соң гаилә башлыгы Исхакны бакыйлыкка озата.

- Әткәй дә тормышның ачысын күреп үскән кеше иде. Аңа ике яшь булганда әтисен сугышка алганнар. Аларга кабат очрашырга насыйп булмый — бабай сугыш кырында ятып калган. Сугыштан соңгы авыр елларда әтисез балаларга ничек авыр булуы турында үзегез дә беләсездер инде. Тик газизебез бу турыда сөйләргә яратмый иде, тормышыннан бер дә зарланмады. Аның куллары алтын, белмәгән эше юк иде. Колхозда эретеп ябыштыручы да, тимерче дә булып эшләде, йортта да бөтен җирне карап, тезәтеп торды, — дип искә ала Исмәгыйль әфәнде әтисен. Гаилә өчен бу кара көннәрдә балаларына, оныкларына Гөлфия апа сабырлык, түземлек үрнәге булып тора. Авыр югалтулардан күңеле ярсып еласа да, тыштан тыныч күренергә, якыннарына терәк булырга тырыша ул.

Бүген дә аның көчле рухына сокланмый мөмкин түгел. Төп йортта бер үзе генә яшәсә дә, ялгызлыкны сизмим ди Гөлфия апа. Өй алдында кечкенә бакчасын карый, тавыклар үстерә, биш вакыт намазын калдырмый. Ә балалары, җиде оныгы, алты оныкчыгы ял көннәрендә, җәйге ялга кайтып, аның хәлен белеп торалар, гаилә бәйрәмнәрен дә бергәләшеп биредә үткәрәләр. “Әниебезгә сау-сәләмәт булып, озак еллар төп нигезебез учагын сүндермичә, безнең, оныкларының уңышларына куанып, сөенеп, бәхеттә, шатлыкта яшәргә язсын”, — дип те­ләкләр телиләр аңа балалары.

Әминә ШИҺАПОВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1059

Один комментарий

  1. Фарида Гильмитдинова(Хисмятова) в пишет:

    Ходай, тагын да исянек бирсен узеня, эниендя, якын кэше юк.