Спорт һәркем өчен үтә алырлык һәм бушлай булырга тиеш

Айдар1

Са­мараның Идел буе дәүләт колледжында физкультура укытучысы булып эшләүче Айдар Гыйлаҗев.

Бүген сәламәт яшәү рәвеше модада булса да, кайбер укучылар физкультура дәресләрен яратып бетермиләр. Бу дис­циплинаның һөнәр алу йорт­ларында да укытылуына хәй­ран калып: “Мин бит спортчы булырга җыенмыйм, ни өчен монда да җәфалыйлар инде?” - дип гаҗәпләнүчеләр бар.

- Физкультура студентлар өчен бик тә кирәк дәрес. Чөнки алар башка дәресләрдә унар сәгать утырырга мәҗ­бүр, ә физкультурада яшьләр йөгерә, сикерә — нинди дә булса хәрәкәт ала, — дип фикер белдерә андыйларга Са­мараның Идел буе дәүләт колледжында физкультура укытучысы булып эшләүче Айдар Гыйлаҗев. — Хәрәкәтләнү — яшь организмның нормаль үсүе өчен төп шартларның берсе. Физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый ала.

Айдар үзе дә Идел буе со­циаль-гуманитар акаде­мия­се­нең физкультура факульте­тын­да белем алганда сәламәт яшәү рәвешен актив алып барган.

Уку йортының спорт командасы әгъзасы буларак, аңа төрле ярышларда катнашырга, җәен балалар сәламәтләндерү лагерьларында әйдаман булып эшләргә туры килгән. Үзен яхшы яктан гына күрсәткән, шәп физик хәзерлеге булган егеткә диплом алуга үзенең академиясендә эшкә калырга тәкъдим итәләр. Айдар Әсгать улы моңа бик теләп ризалаша һәм өч ел биредә физкультура дәресләрен укыта. Ә соңгы өч елда ул Идел буе дәүләт колледжында эшли.

Аны хезмәттәшләре дә, студентлар да хөрмәт итә. Соңгыларына дәрестә таләпчән укытучы булса, тормышта Айдар абыйлары зирәк остаз һәм дус та.

“Ни өчен укытучы һөнәрен сайладың?” — дигән сорауга милләттәшебез: “Моңа әтием Әсгать йогынты ясады”, — дип җавап бирде.

Әсгать Миназ улы Камышлы районының Иске Ярмәк авылы (Айдар тумышы белән шуннан) мәктәбендә 40 елга якын физкультура дәресләрен укыта. Бу мәктәп спортчылары төрле район һәм өлкә спорт ярышларында һәрвакыт алдынгы урыннар яулап торалар. Үзе дә төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булган әтисе улы Айдарга да үз һөнәренә карата мәхәббәт сеңдерә алган.

- Дәресләрдә ул миңа беркайчан да өстенлек бирмәде. Киресенчә, сыйныфташларыма караганда миннән икеләтә күбрәк таләп итә иде. Хәтта ял көннәрендә дә спорт залына йөрдем, кышын әти белән икәүләшеп чаңгы шудык, җәен йөгерә идек. Әлбәттә, бу күнегүләр мине физик яктан чыныктырды һәм физкультура факультетына укырга кергәндә нормативлар буенча иң зур баллар җыючылар исемлегендә идем.

Гомумән, мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмадым. Чөнки әнием Сәрия дә озак еллар мәктәптә лаборант булып эшләде, апам Алисә Самара машина төзү техникумында укыта. Әтиемнең ике апасы, сеңелесе дә укытучылар, — дип сөйли Айдар.

Аның хатыны Ирина да Самараның 62 санлы мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкара.

Хәзерге интернет, техноло­гияләр заманы укытучыларга яңа таләпләр куя. Айдар Гыйлаҗев та колледжда дәрес бирүдән башка үзенең укытучы сайтын булдырып, аны кызык­лы, яңадан-яңа мәгълүматлар белән тулыландырып тора, һөнәри бәйгеләрдә катнашырга да өлгерә. Укытучы методик кулланмалар, студентлар өчен яңа программалар да төзи, мәкаләләр дә яза. Шуларның берничәсе “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” (ГТО) нормативларын тапшыруга багышланган.

- Илебездә милләтне сәла­мәт­ләндерүгә юнәлтелгән бу программаның яңадан тер­ге­зелүе куандыра. Ул үз көчеңне тикшереп карарга, тырышлыгың нәтиҗәсен күрергә мөмкинлек бирә. Ә спорт белән бик үк дус булмаганнар өчен физкультура белән шөгыльләнә башлауга стимул өсти.

Соңгы елларда өлкәбездә спортка караш уңай якка үзгәрсә дә, бу юнәлештә башкарасы эшләр күп әле. Кызганычка, күпчелек балаларга һәм яшүсмерләргә спорт тү­гәрәкләре түләүле, башка шәһәрләргә барып, ярышларда катнашу өчен дә ата-аналар акчаны үз кесәләреннән түлиләр. Гаиләсенең финанс яклары бик шәп булмаган балаларга нишләргә? Бәлки алар арасында булачак Аршавиннар, Харламовлар бардыр? Ә менә Татарстанда балалар спорт командаларының иганәчеләре бар һәм алар барлык чыгымнарны үз өстенә ала. Спорт һәркем өчен үтә алырлык һәм бушлай булырга тиеш бит, — дип хыялы белән уртаклашты Айдар Гыйлаҗев.

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1072

Один комментарий