Бәрәкәтле гомер юлы

парканатлар

Мәрьям һәм Мәдехәт Кәримовлар оныклары белән.

Бәлки мин кабатланамдыр да, төбәгебездә бик күп матур, пар килгән, бәхетле гаиләләр яши. Гаилә бәхете-уртак бәхет. Аны ир белән хатын бергә тудыралар. Гомер юлын бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып, намуслы тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә мул тормыш корып, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яши андый парлар.

Тормышны иксез-чиксез дала белән тиңләргә була. Ә кеше шул даладагы юлчы. Күпмедер үткән саен адәм баласы үзе узган юлга борылып карый, үткәннәрен күздән кичерә, кылган гамәлләренә нәтиҗә ясый. Менә шул чакта яшәүнең асылына тагын да ныграк төшенә инде ул. Гомер юлыннан җан­га-җан сыенышып баручы, бер-берсен күз карашыннан да аңлап торучы тагын бер бәхетле пар турында бүгенге язмам.

 Мәдехәт

1943 елның җылы июль аенда, Хәтирә апа һәм Минегата ага Кәримовларның күп балалы гаиләсендә, Чулпан авылында дөньяга килә ул. Сугыш елы баласы… Минегата ага олы яшьтә булу сәбәпле, сугышка алынмый. Шулай да канлы сугышның ачы хәсрәте алар гаиләсен дә читләп узмый. Хәтирә апа һәм Минегата агаларның олы уллары Әсхәт яу кырына китә һәм мәңгелеккә шунда ятып кала.

Мәдехәт, барлык авыл балалары кебек, әти-әнисенең ярдәмчесе булып үсә. Чулпан авылы башлангыч мәктәбен уңышлы гына тәмамлый да, Иске Ярмәк авылында интернатта торып, урта мәктәпне тәмамлый һәм Куйбышев шәһәренә китеп һөнәри белем ала. “Табиб булырга хыялланган идем дә, сеңелем. Кая инде ул гади колхозчы малаена ул уку йортларына керү! Хыяллар хыял гына булып калды шул”,-диеп искә ала язмам герое. 1962 елда аны армия хезмәтенә алалар. 3 ел Кастрома шәһәрендә ракетачылар гаскарендә хезмәт итә ул. Кайтып әти-әнине күрәм дә, Куйбышевка китеп  эшкә урнашам, читтән торып белем алырмын диеп хыялланган егет, туган туфрагына аяк баса һәм мәңгегә шунда берегеп кала. Аның шәһәргә китүенә әти-әнисе да риза булмый, тагын бер сәбәбе дә була…

Мәрьям

1950 елны, Миннур апа һәм Әкрам ага Габидуллиннарның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә кыз бала. Ул да Чулпан авылында туа. Әкрам ага сугыш инвалиды. Канкойгыч сугышның иң ачы михнәтләрен күргән ул: тоткынлыкта була, күзләре сукырая…

Ай үсәсен, көн үсеп, буйга җитә кыз. 8 сыйныф белем алганнан соң, колхозда савымчы булып эшли башлый. Эшкә батыр, уңган, аш-суга оста, чибәр, чая кыз була ул. Клуб мөдире Мәдинә апа Сәфиуллина кызны концертларда, спектакльләрдә катнашырга дәшә. Сәхнә йолдызы булырдай талантлы кыз була шул ул!

 

Мәдехәт+Мәрьям

Авыл сәхнәсендә спектакль бара. Клуб ишегеннән яңа армиядән кайткан солдат керә һәм сәхнәдә уйнаучы озын толымлы, яшькелт күзле сылуны күреп телсез кала: кем бу, ник ул аны белми, кай арада үсеп җитә бу авыл кызлары?!

Спектакльдән соң егет кызны озата бара. Бер елга якын бер-берсен сынап, дуслашып йөри дә алар, никахлашып, тыйнак кына туй уйнап, гаилә учагын тергезә.

1966 елда гаилә булып яшәп китү көннәре турында Мәрьям апа түбәндәгечә искә ала: “Ул вакытта өйләнешүләр бик гади, әмма яшьләр бер-берсен бик яратып, олы мәхәббәт белән кавышалар иде. Шуның өчен дә гаиләләр нык, тормышның бөтен авырлыгын тигез күтәреп, юкны бар итеп, булганын кадерләп тотып балалар үстерәләр, тормыштан ямь табып яшиләр иде. Без дә шулай булдык, Аллаһыга шөкер”. Әйе, бер-берсен яратканнарын аңлап, гаилә учагы тергезгән дә алар, җитәкләшеп тормыш юлыннан атлап киткән. Ә мәхәббәттән салынган нигез нык булганы һәммәбезгә дә билгеле. Авылдашлары алдында ким-хур булып яшәмәү теләге, нульдән башланган тормышларын бөтәйтү, йорт-җирле, каралты-куралы булу өчен күргән авырлыклар, куйган тырышлыклар әкренләп үзенең нәтиҗәсен биргән. Үзара татулык, көнне-төнгә ялгап хезмәт итү, тапкан акчаны санап тоту-тормышларын гел алга әйдәгән аларның. Шуңа күрә дә, бүгенгесе көнне дә бар җирләре җитеш, мул. Өйләре көлеп тора, бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш өлгереп килә. Ә Мәрьям апаның кадерләп үстергән чәчәкләре күзнең явын алып тора.

Балалар

Гаилә бөтенлеген, гаилә шатлыгын арттырып, 1967 елда-кызлары Галия, 1974 елда-уллары Илдар, ә 1981 елда-төпчекләре Юлия туа. Балалар тәртипле, тәүфыйклы булып үсә, мәктәптә уку алдынгылары була.

Хезмәт юллары

Гаилә матди якны гына кайгыртмый, рухый үсешне дә үзенә максат итеп куя. Колхозда хисапчы булып хезмәт юлын башлаган Мәдехәт ага техникумда белем алып, мал табибы һөнәрен үзләштерә, дипломлы белгеч була. Кешелекле, ярдәмчел белгечне коллектив та үз итә, җитәкчеләр дә. Күп тә үтми, коммунист белгечне колхозның парторгы итеп сайлап куялар. Парторг  ул вакытларда колхоз рәисенең уң кулы, урынбасары кебек иде. Иңгә-иң куеп, булсын диеп эшли алар мәрхүм Әсхәт ага Салахов белән. Райисполком рәисе Хәмзә Камалиевич Камалиев ярдәме белән Чулпан авылында тугызъеллык мәктәп, юллар, маллар өчен корылмалар төзелә, яңа техника алына. Бу ике шәхесне бары тик җылы, рәхмәт сүзләре белән генә искә алды Мәдехәт ага. Әсхәт ага лаеклы ялга киткәннән соң, колхозчылар аны колхоз рәисе итеп сайлап куялар. 12 ел шушы урында эшли ул. Аннан аны районга “Статистика” бүлеген җитәкләргә алалар, аннан район хуҗалыгы бүлегенә баш агроном итеп куялар. Соңгы 3 елын туган авылында зоотехник булып эшләп, лаеклы ялга чыга ул.

Мәрьям апа да күп еллар иминиятләштерү (госстрах) өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Аларның хезмәттәге уңышлары турында бик күп Рәхмәт хатлары, Мактаунамәләре сөйли. Җитәкчеләр кулыннан алган истәлекле дә, кыйммәтле дә бүләкләр дә булган, әлбәттә.

Яшь чакларында алар бергәләшеп бәйрәм концертларында да катнашалар, спектакльләр дә уйныйлар. “Яшьлек-яшьлек бит инде. Эштән арып кайттым дип, өйдә ятып булмый. Аннары клуб мөдире Мәдинә апа бик оста оештыручы, чын сәнгати җан бит ул. Моңлы тавышлы җырчы да, оста режиссер да иде”, диеп хәтирәләр яңартты Кәримовлар.

Әйе шул, мин дә алар белән килешәм. Шулай булмыйни, Камышлы халык театрының режиссеры булып торган, танылган артист Кыям ага Хәсәнов кызы бит ул!

Өч балага да дөрес тәрбия биреп, укытып, олы тормыш юлына озаткан язмам геройлары. 8 оныкны карап үстерүдә дә ярдәм иткән, күп санлы туганнары белән дә туганлашып, кирәк вакытта ярдәм итеп яшәгән. “Ике як туганнар өчен дә бу йортның ишекләре һәрвакыт ачык булды, мул табын, ачык йөз, сабыр, уңган хуҗабикәнең төпле сүзе, олы җанлы хуҗаның киңәшләре туганнарның күңелен җылытып тора. Инде үз әти-әниләребез вафат булган туганнар аларны әти-әни урынына куеп хөрмәт итәбез. Ходай аларга сәламәтлек, озын гомер бирсен”, ди туганнары Әлфия апа.

Мәдехәт ага һәм Мәрьям апаның яшьли кушылып, гыйбрәтле дә, бәрәкәтле дә, үрнәк тә тормыш юлы үтеп бергә гомер итүләренә 52 ел тулган. 52 ел бергә, иңгә-иң терәп. Ә күзләр һаман күзләрдә, бер-берсенә булган мәхәббәтләре гомерле икәне дә күренеп тора. Мәрьям апаның “Олыгаябыз инде” диюенә каршы, җор телле, мәңге яшь Мәдехәт ага җыр белән җавап бирде:

Картаям дип уфтанмыйм да,

Кайгырмыйм артык.

Безгә насыйп булыр әле

Бәхетле картлык…

“Сеңелем, янда “әбием”, “бабам” диеп өзгәләнеп торучы шушындый оныклар булганда нинди уфтану да, нинди картаю инде”, ди, Мәдехәт ага елмаеп.

Сигез онык арасында бердәнбер кыз булган оныклары Диананы “Принцессабыз!” диләр әби-бабасы, ә оныклары Солтан-егетләр солтаны булып килә. Матур, акыллы балалар. Берүк бәхетле була күрсеннәр! Күз тимәсен.

Хөрмәтле Мәрьям апа, Мәдехәт ага! Сезгә чын күңелдән бәхетле, тыныч картлык, пар канатлы тигез гомер телим. Балаларыгыз, оныкларыгыз сезгә һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә китерсен. Алдагы көннәрдә дә шулай киң күңелле, ягымлы, сабыр, киңәшле һәм гади булып калыгыз!

Кавышкансыз яшьлек

иртәсендә,

Иңгә-иңне куеп,  аңлашып.

Ерактагы гомер көзегезгә

Барып җитегез сез парлашып.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1396

Один комментарий

  1. Минем кадерле куршелэрем. Озын, тыныч, бэхетле тормыш бирсен ходай.