Путин телләрне сакларга чакырды. Белгечләр аңа ышанмый / Общественники и эксперты за редким исключением не поверили словам Путина о необходимости сохранения языков России

66F3A9B1-CDDA-4910-A320-1AED61922DAA_w1023_r1_sРусия президенты Владимир Путинның узган ел Йошкар-Олада ясаган белдерүеннән соң милли мәгариф системы тар-мар килде. Бу хәлләрдән соң бер ел узгач Путин милли телләрне саклауга бәйле совет чорындагы програмны тергезергә чакырды. Милли телләрне үстерү турында сүз юк.

Русия президенты Владимир Путин илдә милли телләрне саклауга бәйле Совет берлегендә гамәлдә булган програмны тергезергә кирәк дип белдерде.

«Бу – бик мөһим һәм кызыклы. Дөньяда ел саен күп телләр юкка чыга. Әдәбият юкка чыга. Бүген, әлбәттә, моны заманча, яңа нигездә тергезергә кирәк», диде Путин 15 август Пятигорскида узган «Машук» яшьләр форумында.

Татарстаннан милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин Путин әйткән програмны төзү бик актуаль дип саный.

«Чыннан да туган телләрне укыту програмын төзергә кирәк. Ул федераль програм булырга тиеш. Без татар телен дәүләт теле буларак укытабыз дип мактанып йөрибез әлбәттә, ләкин безнең татарларның дүрттән өче Русиядә туган телләрен бөтенләй укымый. Барлыгы 7% бала гына татар телен укый. Алар шыр надан. Русия төбәкләрендә татар телен укыту өчен бернәрсә дә эшләнми.

Иң мөһиме — бу федераль програм булсын, төбәк програмы булып калмасын. Бүген Русия төбәкләрендә туган тел укытучыларын, татар теле укытучыларын әзерләү юк. Исән калган укытучылар гына бераз факультатив рәвештә укытып ята. Шуңа мондый програм төзелүе бик актуаль мәсьәлә. Ул сыйфатлы булырмы, әллә күз буяу өчен генә эшләнерме, анысы башка мәсьәлә», диде ул.

Лотфуллин сүзләренчә, Путин совет чоры мәгариф системына әйләнеп кайтырга тели.

«Совет чорында да республиканың дәүләт телләре мәҗбүри укытылмый иде. Аларның дәүләт телләре юк та иде. Бүгенге канун нигезендә татар мәктәпләре юк, чөнки укыту телен ата-аналар үзләре сайлаячак. Хәзер укыту телләрен урындагы мәгариф органнары да, хакимият тә билгеләми. Аны ата-аналар үзләре сайлый. Татар мәктәбендә дә урыс телен сайларга мөмкин. Урыс мәктәбендә дә татар телен сайларга мөмкин. Бусы ата-аналар теләге. Монда бер генә әйбер бар — ул сайлау ирекле булырга тиеш. Ирекле булсын өчен сайлау шартлары тигез булу мөһим. Безнең илдә сайлау шартлары тигез түгел. Урыс теленең бик зур өстенлекләре бар», ди Лотфуллин.

«Татар ата-аналары» төркеме активисты Ксения Зарипова милли телләрне үстерү програмы юк, аның булуы булмаудан хәерлерәк, диде Азатлыкка.

«Русиядә 160 милләт вәкиле яши, ул програм булса, акча ничек бүленер – белмим. Тамызып кына бирелер, мөгаен. Аннары ул төбәкләр җилкәсенә дә төшәргә мөмкин. Әгәр дә намуслы итеп эшләнсә, милли телләр програмының уңай нәтиҗәсе булырга мөмкин. Әмма Русиядә булган акча дөрес тотылмый, урлана. Алай була икән, телләр үсешен тәэмин итә торган конкрет гамәлләр урынына буш сүз яңгырый торган конференцияләр уздырып хисап тотачаклар. Һәрхәлдә күпмилләтле дәүләттә милли телләрне үстерү програмы булырга тиеш», диде Ксения ханым.

Татарстанда татар телен мәҗбүри укытуга каршы көрәшеп йөргән “Рус мәдәнияте җәмгыяте” рәисе Михаил Щеглов Путинның сүзләрен хуплады. Ул моны кирәкле адым дип саный.

«20 елдан артык Русия республикаларында үз телләренә карата ниндидер юк-бар белән шөгыльләнделәр. Аңа дәүләт теле статусы биреп һәм үз җирлегенә килгән барлык кешене шул телне укырга мәҗбүр иттеләр. Татарстан шуның ачык мисалы. Телне саклау өчен бөтенләй башка алымнар кирәк», диде Щеглов Idel. Реалиига.

Аның сүзләренчә, Путинның Йошкар-Оладагы белдерүеннән соң бүген әйткәннәре һич кенә дә юктан түгел. Бу халыктан булган мөрәҗәгатьләргә бәйле дип саный ул.

«Хәзер килеп туган аңлашылмаган хәлгә бәйле халыктан күп мөрәҗәгатьләр килгән һәм бу процесс шуңа башлангандыр. Төбәкләрдән, бигрәк тә Татарстаннан көчле хәрәкәтләр булуга карамастан, хәзер инде барысы да әкрен генә үз җаена салына», ди Щеглов.

​Башкорт милли хәрәкәте вәкиле, галим Тимур Мохтаров Путинның милли телләрне үстерү програмы гамәлгә кергән очракта да ул күз буяу белән генә шөгыльләнәчәк дип сөйләде Азатлыкка.

«Федераль үзәк үзе милли телләрне буа, шул ук вакытта кәнфит тә каптыра. Мәктәпләрдән милли телләр кысрыклап чыгарылгач һәм бу хакта канун кабул ителгәч, нинди програмнар, нинди фондлар турында сүз барырга мөмкин?

Милли телләрне сәясәттән аерырга телиләр, аны фольклор дәрәҗәсенә калдырырга телиләр. Әмма сәясәтсез телләр үсеш кичерми. Дәүләт програмы булачак дигән сүз – милли республикаларга эткә сөяк ыргыткан сыман кебек килеп чыга. Аның әһәмияте булмаячак, ул телләр үсешенә бернинди тәэсир дә ясый алмаячак. Ул бер имитация гына булачак. Башкортстанда 1 февральдә үк дәүләт һәм милли телләрне үстерү республика програмы кабул ителергә тиеш иде. Ул һаман да кичектерелә. Минемчә, федераль дәрәҗәдә моңа рөхсәт юк. Мәскәүдә милли сәясәтнең үз карашы», диде ул.

​Саха республикасы дәүләт җыены депутаты Иван Шамаев мәгарифкә ясалган һөҗүмне бернинди дә яңа програмнар белән төзәтеп булмый дигән фикердә.

«Путинның мондый сүзләр әйтүенә ышану авыррак. Бу бит моңа кадәр әйтелгән сүзләргә, башкарылган гамәлләргә каршы килә. Инде милли төбәкләрдәге милли мәгариф системына зыян салынды, балалар, ата-аналар безнең туган тел нинди, безгә кайсысын сайлау файдалы дип баш вата. Күп очракта сайлау милли телләр файдасына түгел. Узган ел мәктәпләрне тикшереп, быел Мәгариф канунына үзгәрешләр кертеп инде зыянлы эш башкарылды. Милли һәм дәүләт телләренә хөкем чыгарылды. Ниндидер яңа дәүләт програмнары гына вазгыятьне уңай якка үзгәртер дип ышанмыйм. Путин – тәҗрибәле сәясәтче. Ул бу сүзләре белән булган проблемны шомартырга тырыша. Бу – сүзләр генә», диде Шамаев ​Азатлыкка.

Карачай-Чиркәс республикасыннан тюрколог Харун Акбаев Путин белдерүе Русиядә хәзер барган тел сәясәтенә берничек тә уңай тәэсир итә алмый дип саный.

“Бу федераль хакимиятнең агрессив гамәлләрен чираттагы тапкыр матурлап күрсәтү генә”, ди ул.

​Удмурт активисты Артем Малых бу президентның җыелышларда әйтә торган гомум сүзләре һәм аннан ниндидер нәтиҗә көтәргә кирәк түгел дигән фикердә.

«Бу Путинның стандарт җавабы, халык алдына чыгып аның башкача әйтүе мөмкин дә түгел. Телләрне саклау мөһим түгел, моның белән шөгыльләнергә кирәкми димәс бит инде. Бу — буш сүзләр, коры белдерү, алар артында берни тормый» диде Малых. ​

Бер ел элек Путин Йошкар-Олада ана теле булмаган телләрне көчләп укыту — ярамаган хәл дип белдергән иде. Әлеге сүзләрдән соң Татарстан һәм башка милли республика мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды, ә Русия думасы депутатлары мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Нәтиҗәдә, Русия президенты мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны имзалады. 14 август ул гамәлгә керде.

azatliq.org

* * *

15 августа Владимир Путин выступил с заявлением — спустя больше года после предыдущего высказывания о языках народов России, которое спровоцировало давление на школы республик со стороны прокуратуры. На сей раз президент России отметил, что нужно возрождать действовавшую в советское время программу сохранения национальных языков, причем на современной, новой основе.

— Очень важно и очень интересно. Очень важно, потому что каждый год в мире пропадает большое количество языков, наречий и так далее. Литература исчезает, — сказал он.

«Idel.Реалии» опросили активистов и экспертов по языковой проблематике о том, что может скрываться под громкими словами Владимира Путина.

Председатель Общества русской культуры Татарстана Михаил Щеглов, который активно боролся против обязательности преподавания татарского в этой республике, приветствовал заявление Владимира Путина. В беседе с корреспондентом «Idel.Реалии» он заявил, что это своевременный шаг.

— Больше 20 лет в республиках России в отношении своих языков занимались полной ерундой, присвоив им государственный статус и обязывая учить всех кого ни попадя, кто оказался на их территории. Самый яркий пример — это республика Татарстан. А для сохранения нужны совершенно иные подходы, — говорит он.

Когда корреспондент «Idel.Реалии» указал на формулировку Путина о «сохранении», без использования слова «развитие» в отношении языков народов России, Щеглов отреагировал с призывом не цепляться к словам.

Закрепленный государственный статус татарского в Татарстане общественник называет ошибочным.

— В Конституции тоже могут быть ошибки, — считает он.

По словам Щеглова, нынешнее заявление Путина после громких слов годичной давности в Йошкар-Оле, совершенно неслучайное.

— Я думаю, что в результате многочисленных обращений граждан по поводу нелепости всей этой ситуации, этот процесс был запущен. Несмотря на то, что была очень сильная инерция из регионов, в частности из республики Татарстан, сейчас уже пошагово всё выстраивается, — признается Щеглов.

Айрат Дильмухаметов, публицист, известный деятель башкирского национального движения, считает, что верить словам президента России не стоит.

Всё, что он говорил за последние 19 лет — сплошная дезинформация

— То, что говорит данный деятель, никакого интереса не представляет. Всё, что он говорил за последние 19 лет — сплошная дезинформация, — ответил общественник на просьбу корреспондента «Idel.Реалии» прокомментировать слова Путина.

Тюрколог из Карачаево-Черкесии Харун Акбаев, который ранее высказался по поводу того, что под видом государственного языка в системе образования продвигают и русскую литературу, единственную мировозренческую дисциплину, указывает на то, что заявление Путина не имеет никакого отношения к реальной языковой политике России.

— По мне, так это очередное микширование агрессивных действий федеральной власти по отношению к государственным языкам республик. И не более того, — констатирует тюрколог.

Удмуртский активист Артем Малых признается, что заявление прозвучало стандартно.

Это протокольная фраза, за которой ничего не стоит

— Полагаю, что это его стандартный ответ, пока сложно представить, что он на публике скажет, что сохранение языков народов России не важно или что этим не стоит заниматься. Это протокольная фраза, за которой ничего не стоит, — делится общественник.

Лезгинский общественный деятель, замглавного редактора РИА «Дербент» Амиль Саркаров говорит, что ему сложно судить о том, что имеет в виду глава государства под «программой сохранения родных языков», так как данное заявление диссонирует с его прошлогодней речью в Йошкар-Оле, которая была воплощена в последующих антиконституционных поручениях.

— Впрочем, если принять во внимание то, что последние поправки в закон об образовании также преподносятся как забота о языках народов России, то нельзя быть уверенным, будет ли польза от такой программы или же она ухудшит языковую ситуацию, — делится общественник.

Саркаров также обращает внимание на формулировки президента России.

— Вообще, сама постановка вопроса — «сохранение языков» — говорит о том, что для языков народов России установили некую планку, за которую переступать нельзя, чтобы, не дай Бог, не пострадал русский язык (будто бы ему что-то может навредить в нашей стране). Именно этот невысокий уровень могут нынешние власти поддерживать, но не более того. Чтобы языки сохранялись по-настоящему, их нужно не сохранять, а развивать, то есть расширять их функциональные возможности. И вроде бы Конституция России и закон о языках народов России создают для этого самые широкие возможности (статус госязыков республик и официальных языков в местах компактного проживания их носителей), но действия исполнительной власти направлены на сужение сферы их применения, придания им статуса второсортных, ненужных языков. Дождёмся появления этой программы и увидим, что она будет собой представлять, — полагает он.

Эксперт по национальным вопросам в образовании Марат Лотфуллин считает, что упомянутая программа является очень актуальной.

Татарский изучает всего лишь 7% татарских детей

— Действительно, нужно составить программу преподавания родных языков. Это должна быть федеральная программа. Конечно, мы хвастаемся тем, что преподаем татарский язык как государственный язык, однако три четверти наших татар в России вообще не изучают родной язык. Татарский изучает всего лишь 7% татарских детей. Ничего не делается для того, чтобы в российских регионах преподавался татарский.

Самое главное, чтобы это было на федеральном уровне, а то всё так и может остаться региональной программой. Нет сегодня в российских регионах подготовки учителей родных языков, учителей татарского языка. Именно поэтому эта федеральная программа очень необходима. Будет ли она качественной, или всё это затевается для того, чтобы заболтать вопрос — это уже другой момент, — сказал он.

Лотфуллин считает, что Путин желает вернуться к образовательной системе советского образца.

— В ней нет преподавания государственных языков республик. В советское время госязыки республик не были обязательны к изучению. В принципе, самих госязыков не было как таковых. Согласно нынешним законам, татарских школ вообще нет, т.к. язык обучения должны выбрать родители. В любой школе можно выбрать любой язык. Вот и в татарской школе языком обучения можно выбрать русский. А в русской школе — татарский. Это желание родителей. Выбор должен быть свободным. А для того, чтобы выбор был свободным, нужны равные условия. В нашей же стране эти условия не равны. У русского языка очень сильные преимущества, — говорит Лотфуллин.

Американский эксперт по России Пол Гобл, ранее неоднократно высказывавшийся по вопросу языковых прав в России, также согласился ответить на наш вопрос.

— Путин как всегда пытается внести путаницу. Когда его справедливо обвинят в том, что нерусские языки уничтожаются, его сторонники в России и на Западе укажут на сегодняшние слова: мол, смотрите, те, кто его критикует, не правы. Слова Путина ничего не меняют до тех пор, пока оппоненты Путина не поймут тактику власти и не используют слова российского президента против него же самого, — резюмирует аналитик.

idelreal.org

Просмотров: 457

2 комментариев

  1. Путин, как и всегда, проявляется в своей кгбешно-иезуитской хамелеонской ипостаси и сущности: якобы «цель оправдывает средства», если уж героически мочить — так в сортире, когда и если выгодно — будет давать клятвы верности октябрятам, пионерии, комсомолии, КПСС, СССР, КГБ, атеизму, а потом вдруг, как перевертыш, православной церкви, капитализму, интернационализму — а потом вдруг русскому национализму и т.д.
    А как здорово он проявил себя в вопросах повышения цен на бензин и «возраста дожития» россиян до пенсии? Долгое время якобы даже не знал об этих безобразиях…
    А Турция: то самый страшный враг, который сбивает наши самолеты, защищающие кровавого диктатора и душителя народа Сирии Асада, то самый лучший друг, которому можно давать самое современное оружие противовоздушной обороны (ПВО) — С-400. Чтобы надежнее сбивать самолеты?
    Какова же цена таким клятвам верности и вообще его словам, обещаниям? Он ведь на всю страну всем нам, россиянам, давал обещание не повышать пенсионный возраст: «Путин в 2005: Пока я президент, пенсионный возраст не увеличится. При мне пенсионный возраст подниматься не будет». Вот как ему можно верить??? Прямо как в русской народной поговорке: такой и соврет — недорого возьмет…

    Шамил Ахмер Абульнагим улы

  2. Ждите. Скоро Путин заявит о снижении пенсионного возраста после его повышения. Мне иногда кажется, что людей прям как будто специально троллят, злят, провоцируют, нащупывают предел их терпения.. Никогда не думал, что в России после 90-ых до такого докатятся.. Теперь я вижу всю иронию и сочувствие коллективно-патриотичное не испытываю…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>