Укучыларымның уңышлары — иң зур, иң кадерле бүләк

Q2s9CDyDFAg11 августта Шенталы район үзәгендә Бөтенроссия физкультурниклар көнен билгеләп үттек.

Август аеның икенче шимбәсендә ел саен Бөтенроссия физкультурниклар көнен билгеләп үтәбез. Башка һөнәри бәйрәмнәрдә ашап-эчеп ял итәләр, ә без көне буе 30 градуслы челләдә төрле спорт төрләре буенча  тирләп-пешеп ярышабыз.

Яше-карты, бала-чага, хатын-кызлар, ир-егетләр — барыбыз да бердәм һәм бертигез. Шуңа күрә мондый бәйрәмнәр төрле яшьтәге кешеләрне аралаштыра, дуслаштыра.  Яшьләргә карап, аларның матурлыкларына, ташып торган яшәү көчләренә сокланабыз, әз генә вакытка булса да үзебезнең яшьлегебезгә әйләнеп кайткандай булабыз. Алар безне ихтирам итәләр, безнең күп еллар буена туплаган тәҗрибәбез белән уртаклашуыбызны соралалар.

Менә быел да 11 августта Шенталы район үзәгендә гер күтәреп, ераклыкка йөгереп, дротиклар бәреп, волейбол, стритбол, өстәл теннисы һәм шашка уеннары уйнап, Бөтенроссия физкультурниклар көнен билгеләп үттек,  рәхәтләнеп үзебезчә бәйрәм һәм ял иттек. Безнең бәхетебез дә, шатлыгыбыз да, бөтен тормышыбыз да спорт белән бәйләнешле шул.

Бу көнне Хәлимова Алия, Вәлиева Камилә, Ногманова Алинә, Гыймранова Айсылудан торган Денис авылы кызлары командасы стритбол буенча беренче урынны яулап, тагын бер кат баскетболны яратуларын исбатладылар. Хәмзин Рамилебезгә дә 100 метрлы дистанциядә йөгерү буенча тиңләр табылмады!

N_ogRBN3ntQo-RltzDMcs8 Q2s9CDyDFAgМинхаирова Ландышыбыз да 100 һәм 400 метрлы дистанцияләрдә йөгерү буенча икенче урынны яулады, Гобәйдуллина Айсылу да бик тырышты һәм 4 урынны алды. Шулай ук Гыйләҗева Алия дә укыган мәктәбенең дәрәҗәсен күтәрергә булышты.

Укучыларымның уңышларына шатланып туя алмыйм, алар миңа бәйрәм көнне иң зур, иң кадерле бүләк ясадылар. Аларга һәм дөрес тәрбия биргән әти-әниләренә, әби-бабайларына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын! 

Рөстәм НУРТДИНОВ, I категорияле физкультура укытучысы.
Денис авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 1842

Комментирование запрещено