Похвистнево районының Гали авылында “Хәләл” ширкәте эшли башлауга 15 ел тулды. Оешманың бу юбилеен зурлап, “Җайлы авыл” агротуризм үзәгендә уздырдылар.
Чарага район башлыгы Юрий Рябов, тирә-як мохитны саклау һәм табигатьтән файдалану өлкә министры Александр Ларионов, район һәм өлкә администрациясеннән башка мөхтәрәм кунаклар чакырылган иде.
Аларны, оешма хезмәткәрләрен һәм башка күпсанлы кунакларны “Хәләл” ширкәтен оештырган, аны озак еллар җитәкләп, продукциясен бөтен Россия мөселманнарына таныткан Расих Латыйповның (мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын) хатыны Кәүсәр ханым ачык йөз белән каршы алды.
Кунакларны сәламләп, “Хәләл” оешмасы хезмәткәрләрен, авылдашларын бәйрәм белән котлаганнан соң, Кәүсәр ханым иренең эшен дәвам итүче кияве Радик Сафиуллинга рәхмәт белдерде.
Чынлап та, Радик, бабасының лаеклы дәвамчысы буларак, оешманың эшләрен әйбәт алып бара. Биредә уңай хезмәт шартлары тудырылган, эш тулысынча автоматлаштырылган, эшчеләр хезмәт хакыннан да канәгать. Алар арасында оешмада беренче көннән алып эшләүчеләр дә, китеп, яңадан кайтучылары да бар. Кыска вакыт эчендә тагын бер яңа цех ачылды. Ә продукцияне ясап кына өлгер, шунда ук сатып алып бетерәләр. Бәйрәмнәргә заказлар аеруча күп була икән.
- Эшчеләребез уңган. Аларга да, офис хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт! Туганнарның, дусларның да ярдәмен тоеп яшибез. Расихның абыйсы Мөдәррис барлык эшләрне күзәтеп, киңәшләрен биреп тора, аңа аерым рәхмәт. Киләчәгебез өметле, Аллаһыга шөкер! Алмашка оныкларыбыз үсеп килә, — диде Кәүсәр ханым. “Саимә апа, 15 ел безнең белән булып, Расихның эшләрен зурлап, “Бердәмлек” газетасына язып тордың”, — дип, ул миңа да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бу вакытта зур экранда Расих Моҗаһит улының эшчәнлегенә багышланган фильм күрсәтелеп торды. 2008 елдан соңгы көненә кадәр Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе вазифасын башкарган изге җанлы, киң күңелле авылдашыбызның хезмәтен әйтеп тә, бәяләп тә бетергесез! Ул Гали авылын бөтен илгә танытты. Шуңа да күбесе фильмны караганда күз яшьләрен яшерә алмады.
Юрий Рябов та, Александр Ларионов та Расих әфәндене җылы сүзләр белән искә алдылар. “Данлыклы Гали авылын өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров та үз күзләре белән килеп күрәсе килә. Вакыт табып, бер килеп чыгарга вәгъдә итте”, — диде Александр Иванович. Ул Юрий Рябовка һәм Кәүсәр ханыма — истәлекле бүләк, ә оешма хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте. Тик чарага махсус чакырылган артистлар да чыгышларын Расих Латыйповны искә алудан башладылар. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов аның белән ничек танышулары, дуслашып китүләре турында күз яшьләре аша искә алды. Бераз тынычланганнан соң, җырчы галилеләргә үзенең иң матур җырларын бүләк итте, Кәүсәргә дә багышлап бер җыр башкарды. Чараны Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты Ярамир Низаметдинов, Казанда узган “Татар моңы” бәйгесе лауреаты Үзбәкстан егете Раушан Ходжиев та үзләренең чыгышлары белән бизәделәр. Алып баручы Алия Әхмәтова һәм районыбызның тагын бер моң иясе Диана Петрова кичә барышында бик күп матур җырлар башкардылар.
Кунаклар мул табын артында ашап-эчеп, милли моңнар, җыр-биюләр белән ләззәтләнеп утырдылар. Ә ахырда Радик һәм Гөлсинә Сафиуллиннарга, Кәүсәр Латыйповага “Хәләл” ширкәте эшчеләрен шулай зурлаганга, туган-тумачаларының күңелләрен күргәнгә кат-кат рәхмәтләр әйтеп, оешмага уңышлар теләделәр.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1391