«Бердәмлек» газетасыннан, 18 август, 2018 ел

i3

Похвистнево районы,
Гали авылы
Камил Бәкер улы
ИСХАКОВка – 50 яшь!

Хөрмәтле Камил әфәнде! Сезне чын күңелдән юби¬леегыз белән котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз. Сез — шушы авылда туган, изге чишмә суларын эчеп үскән, туган җиргә тугры калган авылдашыбыз. Бүген дә зур тырышлык һәм уңганлык белән, тир түгеп, көн күрәсез, “милләт, халкым” дип янып яшисез. Шуңа да моннан бер ел элек якташлар сезне Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе итеп сайлап куйдылар. Һәм сез үз вазифагызны лаеклы башкарасыз.

Хөрмәтле Камил әфәнде! Киләчәктә дә шундый милли җан¬лы, гадел, ачык күңелле булып калыгыз! Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, озын тыныч гомер, гаилә бәхете телибез!

Сабыр да сез, гади кешелекле,
Кылган эшегез — бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен көннәрегез,
Бәхетегез булсын гомерлек.

Похвистнево районының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Илһамия Кәримова.

* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Җәүһәр Сәүбән кызы
АБУШАЕВАга!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, апабыз! Сине туган көнең белән тәбрик итәбез һәм озын, бәхетле тормыш, исәнлек, җан тынычлыгы телибез. Барлык тормыш авырлыклары артта калсын. Балаларыңның, онык¬ларыңның игелеген күреп, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә насыйп булсын.

Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа һәр көнне.
Кайчан барсак, йөзең кояш кебек,
Кайчан барсак, сыең безнең өчен әзер.
Игелегең меңе белән кайтсын,
Куанычлы гына таңнар атсын.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, ки¬лен¬нәрең, оныкларың, сеңелләрең һәм барча туганнарың.

* * *
незмутдиноваВолжский районы,
Рождествено авылы
Мәгүзә Насыйбулла кызы
НЕЗМУТДИНОВАга – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юби¬леең белән котлыйбыз һәм йөрәк¬ләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Авыр тормыш юлындагы барлык кир¬тәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен рәхмәт сиңа.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак  була,
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Тормыш иптәшең Зиннәтулла, балаларың Илдар, Ирек, Наи¬лә, Раилә, киленнәрең, кияү¬ләрең, оныкларың.

* * *

субеева на 18 авгПохвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Гамбәр Таһир кызы
СУБЕЕВАга – 70 яшь!

Кадерле, яраткан әниебез! Без сине юбилеең белән котлап, шатлык, бәхет, саулык, тынычлык телибез. Кеше итеп безне сөеп үстерүең, үрнәк булып, тормыш юлыбызда яшәү өчен көч бирүең, балаларым, оныкларым диеп өзелеп яшәгәнең өчен рәхмәтләребезне белдерәбез. Безне куандырып озак яшә.

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт, ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Изге теләкләр белән кызың Минҗәүһәр, киявең Альфред.

* * *
Гамбәр Таһир кызы
СУБЕЕВАга!

Хөрмәтле әнием, әбиебез! Бүген синең туган көнең, димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң, без дә булмас идек, син тумасаң, без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Син — дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

Кызың Гөлнара, оныкларың Алия, Илһам.

* * *
Гамбәр Таһир кызы
СУБЕЕВАга!

Кадерле әниебез, әбием! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле әниебезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле гомер телибез.

Кочагыңа синең сыймасак та,
Йөрәгеңә, әнкәй, сыябыз.
Шуңа күрә, кайда булсак та,
Һәр урында җылың тоябыз.
Синең канатың астында
Әле һаман бала без.
Синең хакта уйлыйбыз да
Горур атлап йөрибез.

Улың Илдар, киленең Румия, оныгың Регина.

* * *
Гамбәр Таһир кызы
СУБЕЕВАга!

Кадерле әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Без сине бик яратабыз.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.

Иң җылы теләкләр белән оныкларың Радик, Гүзәл, Гөлия, Рөстәм, Регина, Алия, Илһам, оныкчыкларың Айдар, Айрат, Аделина.

* * *

Самара шәһәре,
5нче просека
Руфил Исмәгыйль улы
АБУШАЕВка!

Кадерле улыбыз, тормыш иптәшем, әтиебез, энебез! Без сине җир йөзендәге иң изге, иң яхшы теләкләр, йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән юбилеең белән котлыйбыз. Ал¬дагы көннәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшә¬веңне телибез. Ярдәмең, булышлыгың өчен чиксез рәхмәтле без сиңа.

Иртә таңда чыккан назлы кояш
Көн дә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
Аяз булсын туар таңнарың,
Шатлык нуры чәчсен күзләрең,
Күкрәмәсен аяз күңелең,
Боекмасын һич тә йөзләрең!

Изге теләкләр белән әтиең, әниең, тормыш иптәшең, ба¬лаларың, абыйларың һәм барча туганнарың.

* * *
мухаметоваСамара шәһәре,
Волжское шоссе
Гөлгенә Минегали кызы МӨХӘМӘТОВАга – 35 яшь!

Кадерле кызыбыз, сеңелем! Без сине юбилеең белән кот¬лыйбыз. Туар таңнарың өметле, киләчәк hәм бүгенге көннәрең тыныч, гомер юлың якты булсын. Барлык теләкләрең, хыялларың чынга ашсын. Кайгы-хәсрәт күр¬мичә, алдагы гомереңдә яз¬лардай ямьле, җәйләрдәй ма¬тур, көзләрдәй мул тормышта яшәвеңне телибез.

Балам, диеп тибә минем йөрәгем,
Гомер бүләк иттем сиңа, бәгырем.
Күзләремнең сүнмәс нурыдыр син,
Бәхетем син, куанычым, өметем.
Теләк телим сиңа hәркөн иртә-кичен,
Йөрер юлларың имин булсын.
Бәхетләрең булсын, исән генә бул,
Бар ышанычым сиңа, балам, газизем.

Изге теләкләр белән әтиең, әниең, апаң Гөлнара.

* * *
Гөлгенә Минегали кызы МӨХӘМӘТОВАга!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Без сине җир йөзендәге иң изге, иң яхшы теләкләр, йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез.

Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Равил, кыз¬ларың Эльвина һәм Ясмина.

* * *
Талипова на 18 авгСамара шәһәре,
Стара Загора урамы
Әсхәт Әхәт улы һәм Дизелә Минебай кызы ТАЛИПОВЛАРның
бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне Алтын туегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын тигез гомер бирсен, шатлыкта, муллыкта, балаларыгызның, онык¬ларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен иде.

Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Бәхет чишмәләрегез тулып торсын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен!
Балаларыгыз, оныкларыгыз бүген
Әйтә: «Әткәй-әнкәй, зур рәхмәт!
Гомер буе безнең белән бергә
Яшәсәгез иде шат-рәхәт».

Изге теләкләр белән улыгыз Айрат, киленегез Зарема, кызыгыз Динара, киявегез Сәгыйть, оныкларыгыз Марсель һәм Даниэль.

* * *
Похвистнево районының Мәчәләй авылында
туып-үскән, хәзер Подбельскида яшәүче Җәмилә Фәйзрахман кызы РӘХМӘТУЛЛИНАга – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен. Ба¬лаларыңның, якыннарыңның ихтирамын, хөрмәтен тоеп, әти белән бәхетле, шатлыклы тормышта яшәргә язсын.

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагын да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә,
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга,
Яшәр өчен ныклык көч бирдең.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәбибулла, улың Рамил, киленең Ольга, кызың Гүзәлия, киявең Андрей һәм 6 оныгың.

* * *
Җәмилә Фәйзрахман кызы РӘХМӘТУЛЛИНАга!

Кадерле сеңелебез, яраткан апабыз! Без сине йөрәгебездән чыккан иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сә¬ламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, киявебез белән шатлыклы, тигез гомер ки¬черүегезне, якыннарыңның, ба¬лаларыңның җан җылысын сизеп муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Бүген синең туган көнең -
Иң бәхетле гүзәл бәйрәмең.
Бүләк итеп сиңа бирәбез без
Күңелдәге хисләр бәйләмен.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын шулай озак еллар
Туганлашып бергә яшәргә.

Якты теләкләр белән апа¬ларың Фатыйма, Мәдинә, Хә¬кимә, энеләрең Миңне¬ха¬рис, Миңнеисхак гаиләләре белән.

* * *
Похвистнево районының Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзер Самарада яшәүче Миңнехарис Фәйзрахман улы ШАБАЕВка – 57 яшь!

Яраткан энебез, абыебыз! Сине туган көнең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Озын гомер, бәхет, шатлыклар, җан тынычлыгы, исәнлек-саулык телибез. Сиңа күңел тынычлыгы, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Балаларың, туганнарың белән бергә матур яшәргә язсын Ходай.

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Бергәләшеп бик күп тапкыр,
Үткәрербез туган көннәрне.
Илле җидене генә түгел,
Алтмыш, җитмеш, сиксән,
туксан, хәтта йөзләрне.

Изге теләкләр белән апаларың Фатыйма, Мәдинә, Хәкимә, Җәмилә, энең Миңнеисхак гаиләләре белән.

* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Әнис Таһир улы һәм Рауза Сәет кызы ГАЙСИННАРның бергә гомер итүләренә – 60 ел!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне истәлекле юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, кояшлы аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таң¬нар яңа сөенечләр, килер көн¬нәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.

Гомер буе язсын иде безгә
«Әти-әни» диеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет, шатлык белән
Бергә-бергә озак яшәргә.

Изге теләкләр белән кызларыгыз Зөлфия, Әлфия, кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

* * *
Әнис Таһир улы һәм Рауза Сәет кызы ГАЙСИННАРга!

Кадерлеләребез! Сезнең гаилә корып яши башлавыгызга — 60 ел! Шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшисез. Без сезгә шушы шатлыклы бәй¬рәмегез көнендә имин тормыш, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, озын гомер итүегезне телибез.

Бәхет таңы көлеп каршыласын,
Шат елмайсын һәрчак йөзегез.
Тигез яшәп, тигез картаегыз,
Тик муллыкта үтсен көнегез.

Изге теләкләр белән сеңелегез Асия кызы Фирдәүс, улы Фатыйх, килене Юлия һәм оныклары белән.

Просмотров: 1116

Комментирование запрещено