Моң чылбыры өзелерме?..

югалту

Мөхәммәт Шәкүров.

Үткән елның соңгы көннәрендә без тагын бер олы шәхесебезне, моң иясен мәңгегә югалттык. Без диюем юкка түгелдер, чөнки Мөхәммәт абыйның мәңгелеккә күчүе, аның гаиләсе өчен генә түгел, төбәгебез өчен дә зур югалту…

Гармун моңы…Күңелнең ниндидер бик тирәнгә бикләнеп калган кылларына кагылып, бар булмышыңны сихрилеккә күмгән илаһи моң…

Борынгы заманнардан ук татар халкы үзенчәлекле моңы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Ул вакытларда музыка мәктәпләре дә булмаган бит! Моң ул кешенең йөрәгендә, күңелендә буладыр да, бердәнбер көнне ургып тышка чыгадыр: кемдер үзлегеннән гармун уйнап җибәрә, кемдер җырлап, ә кемдер биеп. Әйе, әйе. Йөрәгендә моңы булмаган бии алмас…Бию дә моңлы була. Мәсәлән, Наил абый Галимуллин “Ярмәк вагы”н биегәндә минем йөрәк җылый. Төбәгебез элек гармунчыларга бик бай булган. Әле моннан утыз еллар элек кенә дә байтак иде алар. Ни кызганыч, берәм-берәм бакыйлыкка күчә алар. Истәлеккә бары моңнары һәм гармуннары гына кала. Ә дәвамчылары булырмы? Шулай итеп моң чылбыры өзелер микәнни?

Менә Мөхәммәт абыебыз да мәңгелеккә күчте…Аның да гармуннары калды, моңнары…

Әтиләре Әхмәтзыя абый сугышка киткәндә булачак гармунчылар Мөхәммәт һәм Тәлгатькә бары тик биш һәм ике яшь кенә була. Әхмәтзыя абый бик оста гармунчы була. Ул гармун уйнаганда моңсызлар да кушылып җырлаган, бии белмәгәннәр дә тыпырдап биеп киткән. Гармун ясау остасы Гали Гарәев белән дә дус була Әхмәтзыя абый. Сугышка киткәндә гармунын өлкән улына тоттыра да: “Мә улым, истәлегем итеп сакла, гармунда уйнарга өйрән, энеңне дә өйрәт, минем дәвамчыларым бит сез”,-ди. Ата кешенең күңеле сизгәндер… Бик озакка аерылыша алар…

Әтисе уйнаган, әнисе Фатыйма апа җырлаган көйләр кечкенә малайның күңеленнән гармун телләренә күчә. Абыйсыннан күреп, кызыгып Тәлгать тә гармун телләрен барлый. Кечкенә чакта өйдә генә гармун тарткан малайларны үсә төшкәч аулак өйләргә, кичке уеннарга чакыра башлыйлар, Сабантуйларда да, ташу киткәндә дә алардан да кадерле кеше юк. Шулай итеп, Сок очында берсеннән-берсе чибәр, оста гармунчы егетләр үсеп җитә.

Мөхәммәт абыйны мин үземне белгәннән бирле беләм. Без гаилә дуслары идек. Үзеннән ун яшькә өлкәнрәк әтине үз абыйсыдай хөрмәт итте ул. Алия белән мин бергә уйнап үссәк, Гөлия белән Резеда дуслар иде. Безнең балачак бик бәхетле үтте. Башка балаларның төшенә дә кермәгән атларга утырып кына әти-әниләр белән табигать кочагына чыгу дисеңме, (хәзергәчә әйтсәк, пикник була инде), балык тотып уха пешерүләр. Әтиләр ауга да, балыкка да бергә йөриләр иде. Әтиләр сунардан кайткач, әниләрнең мичкә салган куян бәлешләре! Әдәбиятка-сәнгатькә мөкиббән булган гаиләләр буларак та, берләшкәнбездер без. Кич утырганда безне дә җырлаталар, биетәләр, шигырь сөйләтәләр иде әти-әниләр, конкурслар үткәрәләр иде. Күңелле дә, тәрбия чарасы да булган ул кич утырулар, аралашулар.

югалту

Мөхәммәт Шәкүров.

югалту3

Ранил Шәкүров.

югалту1

Гали Гәрәев һәм Әхмәтзыя Шәкүров. 5нче август, 1941 ел. Әхмәтзыя абыйның сугышка киткән көне.

югалту2

Мөхәммәт Шәкүров һәм Мидехәт Фәхретдинов.

Мөхәммәт абый алдынгы механизатор иде. Аннан соң ул күп еллар эретеп ябыштыручы булып та эшләде, яшьләрне дә үз эшенә өйрәтте. Кайда гына эшләсә дә, эштән арып кайтса да, гармун дустын кулыннан төшермәде, урыны гел сәхнә түрендә, табын түрендә булды. Мөхәммәт абый бик күп фестивальләр лауреаты исемен алган шәхес. Моң сөюче дуслар хәтерлидер әле, “Уйнагыз, гармуннар” фестивале таңга кадәр бара иде, мәдәният йортының концерт залында басып торырлык та урын калмый иде, тәнәфес вакытларында тамашачы да фойеда рәхәтләнеп биеп, күңел ача иде. Тамашачы бигрәк тә трио (На­ил абый Сафин, Мөхәммәт абый Шакуров, Мидехәт Фәхретдинов) чыгышларын көтеп ала, көчле алкышларга күмә иде. Кызганыч, Наил Сәлимович бик ир­тә китеп барды. Инде Мидехәт тә мәңгелектә, менә Мөхәммәт абыебыз да… Аларның язмалары исән. Ул язмаларны тыңласаң, үзәкләрең өзелә. Йөрәктән чыккан моңнар гына йөрәккә барып җитә шул.

Мөхәммәт абый гармунчы гына түгел, гармун ясау остасы да, иске гармуннарга җан өрүче дә иде.

Әтисе истәлеге итеп саклардай, аңа атап ясалган гармун Раил кулында да сайрый. Әйе, әйе, сайрый! Сез аның үзе уйнап үзе җырлаганын ишетсәгез, исегез китәр. Ник уйнамасын да, ник җырламасын: гармунчылар династиясеннән бит ул. Аннан килеп, кем аны тудырган да, кем тәрбияләп үстергән соң?! Шигъри җан Халидә апай һәм гармунчы Мөхәммәт абый бит. Оныгы Ранилгә атап та гармун ясады Мөхәммәт абый. Ранил кечкенәдән гармун уйный. Ул да бик күп фестивальләрдә үз яшендәгеләр арасында дипломант, лауреат булганы бар. Ул безнең өметебез. Раил дә, Ранил дә сәхнәләргә чыгып гармуннарын сайратыр, моң чылбыры өзелмәс, дигән теләктә калабыз. Җырларда җырланганча:

…Чыңласын гармун,

моңлансын гармун,

Айлы кичләрдә тынмасын

гармун…

Әйе, чыңласын гармун, моңлансын гармун.Тальян гармуннар-халкыбызның милли горурлыгы, татар авылларына хас музыка коралы бит ул. Гармунсыз авыл-сандугачсыз урман бит ул.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Фоторәсемнәр гаилә һәм редакция архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 954

Комментирование запрещено