“Тик торып, уңышка ирешеп булмый”

1 (2)Татар яшьләренең милли хәрәкәтендә үз вакытында йолдыз булып балкыган егетләр бар. Дамир угылы Румил Шәрипов – нәкъ шундыйлардан.

Таза гәүдәле, озын буйлы, ачык йөзле, елмаючан, гади, дәрт-дәрманы ташып торган, актив Румил кешеләрне шунда ук үзенә гашыйк итә.

Җиде ел буена татар яшьләренең милли хәрәкәтендә кайнаган, оста лидер булган бу егет белән әңгәмә корып, җәмәгатьчелек эшендәге елларны искә алып утырдык, шәхси тормышына да кагылмыйча калмадык, тормышка карашы, уй-фикерләре белән дә кызыксындык.

-        Румил, мактауга лаеклы шундый егетне кайсы яклар бүләк итте икән? Кайларда тудың, кайда белем алдың?

-        Мин Самаркандта тудым. 1993 елда гаиләбез белән Самар өлкәсенең Кошки районындагы Иске Җүрәй авылына күчеп урнаштык. Мәктәптән соң Самарда техникумда – юристка укыдым, институтта икътисадчы белемен алдым.

Студент елларым тәмамлангач, “М-видео” кибетендә эшләп алдым. Соңрак бизнеска кереп киттем.

-        Милли хәрәкәткә ничек килеп кердең? Ул еллардагы хезмәтеңне искә төшерик әле.

-        “Сөмбелә” бәйрәмендә безне Халыклар дуслыгы йортына чакырдылар. Анда бу бәйрәмнең ничек үтүе турында җыелыш бара иде. Мин барысын да игътибар белән тыңлап утырдым. Кызыксынып, үзем дә “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең яшьләр бүлегенә башым белән чумдым.

Беренче ике елда әле өйрәнеп, тәҗрибә туплап маташтык. Аннан инде үзебез дә җан-фәрманга эшли башладык. Шәһәр, өлкә, Рәсәй күләмендә төрле чаралар, бәйрәмнәр оештырып, анда актив катнаштык. Әйтик, Казанда “Татар яшьләре көннәре”, теплоходтагы чаралар, татар лидеры мәктәбе һәм башкалар.

Минем суң кулым буларак, Ригил Курмаев бик актив эшләде.

Тора-бара миңа “Туган тел” җәмгыятенең яшьләр бүлеген җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта бию түгәрәген алып бардым. Яшьләргә татар биюләрен өйрәттем.

Соңрак Минәхмәт Хәлиуллов җитәкчелегендәге Самар өлкә татар милли-мәдәни мөхтәриятенең яшьләр бүлегенә күчкәч, милли хәрәкәттәге тагын да кызыграк чорым башланды.

Без төрле яшьләр оешмалары белән танышып, алар белән бергә эшли башладык. Бу милли һәм сәяси оешмалар иде. Аралашып, дуслашып, төрле чараларда бергә катнаштык.

Ул вакытта минем җитәкчелегем астында берничә спорт һәм мәдәни чаралар оештырылды. Мәсәлән, “Полет” турбазасында ачык һавада татар волейболы. Бу ярышларда катнашырга төрле шәһәрләрдән егетләр җыела иде.

Гомумән, Аллаһыга шөкер, Казанда да, башка җирләрдә дә безнең яшьләр бүлеге үзен лаеклы күрсәтте. Әйтик, Казанда без җирле җитәкчеләр белән хезмәттәшлек итү темасына бик яхшы түгәрәк оештырдык. Бу мәсьәләдә бездә бай тәҗрибә тупланган иде инде. Башка төбәкләрдәге яшьләр дә бездән үрнәк алдылар.

Казанда “Татар яшьләре көннәре” егете”, “Иң яхшы биюче” кебек исемнәрне яуладым.  

Казанның “Идел” яшьләр үзәге белән бик яхшы хезмәттәшлек иттек. Аларда барысы да югары дәрәҗәдә оештырыла.

Шунысын әйтеп үтәсе килә – безнең барлык чараларның чыгымнарын да Минәхмәт абый Хәлиуллов үз өстенә алды. Рәхмәт яусын аңа, акча ягыннан бер дә кыенлык булмады.

Әле яучылык белән дә шөгыльләнергә туры килде. Биш парны таныштырдым. Аларның туйларында да булдым. Бик матур, ипле гаиләләр барлыкка килде.

Җәмәгатьчелек эше – ул үзе бер гомер. Бенәрсәгә дә үкенмим. Кешеләр белән аралашуда, оештыру эшләрендә бай тәҗрибә тупладым. Милли хәрәкәттә ир-ат буларак камилләштем. Тормышта күп нәрсәгә җитди карый башладым, яхшы якка үзгәрдем. Шуңа да милли гореф-гадәтләрне, телне, мәдәниятне саклап калуга, аларны үстерүгә битараф булмаган яшьләргә җәмәгатьчелек эшендә катнашырга киңәш бирер идем.

-        Ә үзең ничә яшеңдә өйләндең?

-        Егерме биш иде. Хатыным белән Сабан туенда таныштык. Аннан ул да минем белән бергә милли хәрәкәттә катнаша башлады. Кызыбыз Азалиягә биш яшь, улыбыз Алмазга алты ай булды.

-        Хатыныңның нинди сыйфатларына кызыгып өйләндең?

-        Ул – тыныч холыклы, кайгыртучан, ачык, якыннарына үзен тулысынча багышлый. Әле очрашып йөргәндә үк мин аның яхшы ана булачагын тоемладым. Күңелем шулай сизде һәм бер дә ялгышмадым.

-        Хатын белән тору кызыгракмы?

-        Әлбәттә, кызыграк. Без бер-беребезгә ир белән хатын гына түгел, без дуслар да. Бу – бик мөһим нәрсә. Ул, чыннан да, минем тормыш юлдашым. Барысы белән дә уртаклашабыз, киңәшәбез, сөйләшәбез, бер-беребезне аңлыйбыз. Хәтта, гаиләм белән чагыштырганда, тормыш мәшәкатьләре чүп икән ул.

-        Ирләр якын киләчәккә планнар белән яши. Синең алдагы планда нинди мәшәкать тора?

Әлбәттә, иң беренче планда, балаларны тәрбияләү – акыл, физик, иҗади яклардан. Бөтен көчемне шуңа сарыф итәчәкмен, Аллаһы теләсә.

Шулай ук үзем яхшылап спорт белән шөгыльләнергә телим. Мин элек дзюдога йөрдем. Сабан туйларында көрәштем. Сәламәт яшәү рәвешен алып баруны мөһим саныйм.

-        Яшәештә ыгы-зыгылар килеп чыкса, кем беренче булып юл бирә? Хатыныңмы, синме?

-        Хатыным юл бирә. Ул – минем бик акыллы кеше. Әгәр дә мин карар кабул итәм икән, мин бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам. Ул моны бик яхшы аңлый. Әлбәттә, мин аның белән киңәшләшәм, сөйләшәм, тик соңгы сүзне һәвакыт диярлек мин әйтәм. Һәм сүземне тормышка ашырыр өчен бөтен көчемне, тырышлыгымны куям, чөнки мин моның өчен җаваплы.

-        Балалар тугач, холкыңда үзгәрешләр сиздеңме?

-        Әйе, тынычлык барлыкка килде. Элек нәрсәдер эзләп, чаба идем. Хәзер тормыш мәгънәсе бар. Уйланасың, акыл, җитдилек өстәлде. Син инде малай-шалай түгел, ә ир һәм ата. Хәтта әти-әниеңә дә башкача карыйсың, аларны аңлыйсың, тагын да хөрмәт итәсең. Дусларга, якыннарга, гомумән, тормышка караш үзгәрә икән ул балалара тугач. Иң мөһиме – ул күңел тынычлыгы, чөнки синең хатының, балаларың, гаиләң бар. Бу – зур бәхет.

1 (2)2 3 (3) 4 (2) 5 6-        Румил, гаилә, балалар, эш. Милли хәрәкттә дөрләп эшләдең. Ул елларны сагынасыңмы?

-        Сагынам, дип әйтүем бик үк дөрес булмас. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, тормыш алга бара, кайный. Дөресрәге, милли хәрәкәттә күбрәк вакытка калсам, тагын да күбрәк эшләр башкарыр идем яисә нәрсәнедер ахырына кадәр җиткерер идем. Шул турыда гына уйланам. Ә болай яшьләргә юл бирергә кирәк. Кабатлап әйтәм, һәрнәрсәнең – үз вакыты. Вакытында китә белергә дә кирәк.

-        Тормыш катлаулы. Кыен чакларда кемнәр белән киңәшәсең?

-        Иң беренче чиратта, хатыным белән. Ул теләсә кайсы хәлне читтән бәяли белә. Киңәшләрне үз башыннан ук кичергән кеше яисә объектив яктан бәяли белгән кеше бирергә тиеш. Хатыным – нәкъ шундыйлардан. Хәтта кайчак аның киңәшенә колак салмасам, үкенергә туры килгән чаклар да бар. Үземчә эшлим дә, аннан гына аның хаклы булуын аңлыйм. Миннән кечерәк булуына карамастан, шөкер, хатыным акыллы.

Әгәр дә инде ир-атларга гына кагылышлы мәсьәлә булса, әтием белән киңәшләшәм. Ул – минем өчен үрнәк һәм күчергеч. Аның киңәшләре алтынга тиң. Рәхмәт үзенә.

-        Румил, хатынынңның эшләвен телисеңме, әллә матур итеп киенеп, ашарга пешереп, сине өйдә каршы алсынмы?

-        Юк, теләмим. Хәтта, аны эшкә чыгармас өчен, төрле сәбәпләр табам. Аның төп эше – ул гаилә, балаларны тәрбияләү. Кызымның да яхшы кешегә кияүгә чыгуын телим. Әгәр дә инде хатыным гаилә эшләрендә өлгереп, буш вакыта калса, һәм ул нинди дә булса эш белән шөгыльләнергә теләсә, каршы килмим, киресенчә, аңа ярдәм итәчәкмен.

Ул хәзер дә тик тормый. Балалардан, өй мәшәкатьәреннән тыш, фитнеска да йөри, гыйлем өстәүче түгәрәкләргә дә бара. Мин аны чикләмим. Тик беренче чиратта гаилә тора. Ул үзе дә моны аңлый, шөкер. Миңа да рәхәт. Эштән арып кайтып кергәч, хатының елмаеп каршы ала, өйдә чиста-пөхтә, ашарга тулы, балалар караган. Шушындый хатын янына, шушындый хатын янына кайтасы килеп тора.

-        Ничә бала табарга ниятлисез?

-        Иң күбе – өчне, Аллаһы теләсә.

-        Тел бетсә – милләт бетә. Татарны ничек саклап калырга?

-        Әйе, кызганыч ки, хәзер күпләр ана телен белми, урыслашу бара. Һәм бу татарларда гына түгел, башка милләтләрдә дә күзәтелә. Иң беренче, телне гаиләдә өйрәтү кирәк. Бала бит күп вакытын әти-әнисе, әби-бабасы белән уздыра. Телне балачактан өйрәнеп үскән нарасый аны бик тә яхшы беләчәк. Һәм, әлбәттә, даими практика кирәк. Өйрәнеп кенә калырга түгел, ә, урыс телендә сөйләшкән кебек, һәрвакыт татар телендә дә сөйләшү мөһим. Чөнки практика булмаса, тел онытыла ул.

Шуны да әйтәсем килә. Җырлар аша да телне өйрәнеп була бит. Радик Юльякшинны гына алыйк. Әйе, кайберәүләр аның тышкы кыяфәтен, сәхнәдә үз-үзен тотышын хуплап бетермиләр. Әмма аның татарча җырларын тыңлыйлар, аларны җырлыйлар. Хәтта шул җырлар аша булса да татар телен ишетәләр, кабатлыйлар.

Әгәр дә ата-ананың берсе телне яхшы белән икән, бу – зур бәхет. Тик ул аны баласына да өйрәтергә тиеш. Дөрес бит ул, тел бетсә – милләт тә бетә. Бу – аяныч хәл. Моның белән көрәшергә кирәк. Үз милләтебезне саклап калырга кирәк. Бүген ана теленә зур һөҗүм бара. Бу бер яктан начар булса, бәлки, икенче яктан яхшыдыр да, чөнки көрәшер өчен стимул бар. Тик торып кына, бернәрсәгә дә ирешеп булмый.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (19), март — май 2018 ел.

Просмотров: 1253

Комментирование запрещено