«Белмим инде нишләргә дә, бу хәлләргә тарыгач»

Сәлах Кыяметдинов 70нче елларда.

Сәлах Кыяметдинов
70нче елларда.

СУГЫШ ВАКЫТЫНДА ҮЛЕМНӘН КОТЫЛУ ТУРЫНДА БЕР ГАҖӘЕП ХӘЛ

Озак еллар буена Красный Яр районының җиде авылдан торган Максим Горький исемендәге совхозының бер бүлекчәсендә төрле урыннарда эшләп Сәлах ага Кыяметдинов яшәде.

Ул вакытта, аның кебек, хуҗалыкчыл кешеләр колхоз-совхозларыбызда шактый гына иде. Сәлах абзый да халык арасында бик зирәк, яхшы мәгънәдә саран, дәүләт милеген үзе дә юкка-бушка таратмаучы, бу яктан башкаларга да ирек бирмәүче кеше булып истә калды. Бераз хәйләкәррәк булган өчен аңа кайберәүләр «еврей бабай» дип тә әйтә иде. Аның белән бергә эшләүчеләр һәм аралашучылар бу инде күптән вафат булган якташыбызның бер яхшы сыйфатын искә төшерәләр: ул бик еш кына җырлый иде. Атының арбасында утырып, дилбегәне селкеткәләп барсынмы, ындыр буенча бирегә бушатылган ашлыкны чамалап китсенме – ул салмак кына, ярымтавыш белән «Сарман», «Иске карурман» яисә авыл көйләренә сузып җибәрә иде.

Ләкин тормышы артык күңелле, бәхете чиктән ашканнан булмаган Сәлах абзыйның болай җырга
бирелүенең сәбәбе: җыр аны бервакыт үлемнән коткарган икән…

…Ул замананың күп кешеләренеке кебек үк, аның язмышы да катлаулы һәм бик фаҗигале булган.
С. Кыяметдинов 1914 елда хәзерге Ульян өлкәсенең Урта Исәнтимер авылында туып-үскән. Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче айларда ук ул, гаиләсен калдырып, фронтка китә. Искиткеч югалтулы, ачы елларның авырлыкларын кичерә.

1942 елда, немецларның чираттагы һөҗүме нәтиҗәсендә, Кыяметдинов хезмәт иткән часть боҗрага эләгә, һәм Сәлах абзый үзе сөйләвенчә, дошманнар совет солдатларын, көтү кебек, лагерьга куып китәләр. Агач баракларга кертү алдыннан, барысын да сафка бастырып, коммунистларны, офицерларны, ләкин, иң баштан, еврейларны аерып алалар да, каядыр алып китәләр. Ни өчен һәм кая – аңлашыла: беренче ике категория герман армиясе өчен иң куркыныч кешеләр булса, икенчесе – еврейлар, гомумән, немец халкы, Өченче рейх дәүләте өчен бер дә кирәкмәгән, алдан ук милләтләре шундый булганга, үлемгә хөкем ителгән «калдык материал» булып саналган. Шуңа күрә аларның язмыш юллары бер: йә хәзер үк атып үтерәләр, йә газ камерасына озаталар.

Бу «сортировка»ны уздырырга шунда ук дошман ягына йөгерә-йөгерә чыгучы фашист ялагайлары ярдәм иткән. Шуларның күбесе никтер украинлылар булган. Аннан соң алар «качып калган» коммунист һәм еврейларны эзли башлыйлар. Көн саен диярлек ниндидер барактан кешеләрне алып китәләр дә, ул … югала. Бервакыт Сәлах абзыйга да, тышкы кыяфәте бераз еврейнекенә ошаган булган өчен, шик-шөбһә төшә.

Хәзер беркөнне аны коммендатурага чакырып алалар. «Килеп керсәм, – дип сөйли торган булган ул үзе, – берничә офицер, полицай-украинлар баскан. Почмактарак нәрсә дә дәшмәүче, тыныч кына карап торучы, татаргамы, башкорткамы ошаган формадагы тагын бер кеше бар… Полицайларның шатлыклары эчләренә сыймый, хәтта, хозурлыкны алдан сизеп торганга, күзләре янып тора.

– Син еврей икән, ник, без кушканча, үз ихтыярың белән һаман бирелмисең, – дип русча әйтә миңа
бер офицер.

– Юк, мин татар, Куйбышев ягындагы татар авылыннан,  анда тудым, анда үстем, мин - мөселман, – куркуымнан йөрәгем аяк табанына төшеп киткәндәй булса да, шул сүзләрне калтырый-калтырый
әйтә алдым.

Шул вакытта сөйләшүгә полицай кысылды: «Еврей ул, беләсез бит алар нинди хәйләкәр, кирәксә – әллә кем телендә дә сөйләрләр».

– Мин сөннәтле, кирәксә - карагыз, – дип якланырга тырыштым.

– Булсаң соң, иудейларда да андый гадәт бар бит, еврей син, качып торасың!

– Әйдәгез, Коръән укыйм, мин балачагымнан бирле догалар беләм, һәрвакыт аларны укып торам.

– Укы.

Хәзер котылам, дип өметләнеп, белгәнчә, көйләп-көйләп, догаларымны укый башладым.

– Ул Бохара еврее булырга тиеш, – дип, көтелмәгән нәтиҗә ясады полицай, – алар үзбәкләр
арасында яшиләр, шунда өйрәнгән булса кирәк.

– Татарча җырла! – дип, кинәт әйтеп куйды әлегә кадәр күзәтүче генә булып торган теге татаргамы-башкорткамы ошаган кеше. Ул миңа шулай итеп коткару юлын күрсәттеме, әллә инде бу «яшерен еврейны» бөтенләй фаш итәргә тырыштымы – бу билгесез калды. Болай булгач, йөрәгемдә соңгы өмет чаткысы кабынып китте дә, мин:

Сандугач белән карлыгач
Кая кунар, арыгач?
Белмим инде нишләргә дә
Бу хәлләргә тарыгач, – дип җырлап җибәрдем.

Ә икенче көемне:
Чирмешәнгә төшеп китте
Кулымдагы каләмем.
Иртән искән таң җилләре
Булыр сезгә сәламем, – дигәнне җырлап бетерә алмадым: тамагымны төер каплады да, күзләремнән яшь ага башлады.

Моңа кадәр шулай хискә бирелеп җырлаганым юк иде әле – үлем куркынычы аларның барысын да
уяткан, аннары миңа ярдәмгә чакырган, күрәсең.

Немец офицерларының барысы да миңа җырларга кушкан кешегә борылдылар, һәм аның, ризалашкан кебек, баш селкегәнен күрделәр. Шуннан соң өлкән офицер миңа: «Бар кит барагыңа»,
— диде. Бер полицай мине озата китте, юл буе, үлемнән котылуыма ышанмыйча, елый-елый кайттым.

…Сәлах абзый ачлыктан һәм чыдамсыз эштән интегеп, әле тагын ике елга якын лагерьда ята. Ә Кызыл Армия совет әсирләрен азат иткәч, аны, барлык тикшерүләрне үткәргәч, тылга җибәрәләр. Авылына кайтса – монда тагын бәхетсезлек: хатыны, ике ел элек иренең һәлак булуы турында хәбәр алгач, бүтәнгә кияүгә чыккан.

Ләкин шундый авыр сынаулар үткән солдат тормышын яңадан башларга көч таба. Сугыштан соң, ул тагын гаилә кора, Яңа Буян белән Яңа Кызылсу арасында урнашкан М. Горький совхозының Дубовая Роща исемле бүлекчә-бистәсендә гомер итеп, балалар үстерә, хезмәтендә дан казана. Әле пенсия яшенә җитеп тә, Сәлах бабай хуҗалыкта берничә ел эшләп йөри. Картайган көнендә дә, яшь чагындагыча, ул бераз хәйләкәррәк, сер түгәргә бик ашыгып тормаган кеше иде. Һәм шулай ук җырларын да бер дә ташламады «еврей бабай» – җыр бит аны исән-сау калдырган һәм тагын дистәләгән елларга гомерен озынайтырга ярдәм иткән.

Шамил ГАЛИМОВ.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (19), март — май 2018 ел.

Просмотров: 941

Комментирование запрещено