60 ел бергә яшәү – үзе бәхет!

OLYMPUS DIGITAL CAMERAПохвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче Әнис һәм Рауза Гайсиннар шушы көннәрдә бриллиант туйларын бәйрәм итәләр. “Алт­мыш ел бер минуттай узды да китте”, — дип кабатларга ярата гаилә башлыгы. Бәхетле, гомерлеккә йөрәктә уелып калырлык еллар ул…

Әнис абый тумышы белән Башкортостанның Аскын районы, Алъягыш авылыннан. Ә Рау­за апа Мәчәләйдә туып-үскән. Икесенең дә балачаклары сугыш һәм аннан соң авыр елларга туры килеп, бик иртә эшкә җигеләләр алар. Беравык икесе дә Куйбышевта да эшләп ала, ә өйләнешкәч, Мәчәләйгә кайтып төпләнәләр.

Яшьләрне Раузаның абыйсы таныштыра. Алар бер-берсен бер күрүдә ошаталар һәм озакка сузмый өйләнешергә булалар. Туй төшерү турында ул вакытта сүз дә булмый, кияү белән кәләш ЗАГСка икәү генә барып язылышалар да, кулга-кул тотынышып, тормыш башлап җибәргән фатирларына кайталар. Озын, сикәлтәле тормыш юлын да алар бер-берсенә терәк булып, икәү үтәләр.

“Элек авылда тормыш алып баруы җиңел түгел иде. Өйдә өч мич, аларны ягарга утын җиткер генә! Су да краннан агып тормый, чишмәдән алып килергә кирәк. Тик шулай да, күңелле, матур яшәдәк, ачуланышырга вакыт калмый иде”, — дип искә ала бүген Рауза апа. Ул гомере буе мәктәп һәм чит авыллардан йөреп укучы балалар яшәгән интернат ашханәсендә эшләде. Бу балалар бүген үзләре әти-әни, әби-бабай булса да, Рауза Сәет кызына килеп, хәлен белешеп торалар.

Колхозда эшләүче Әнис Таһир улы инде гаиләсе, балалары булуына карамастан, һөнәри белем алырга хыяллана. Моның өчен ул иң элек кичке мәктәпне, соңрак Кинель-Черкасста авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Аның “кызыл” дипломы – гаиләнең горурлыгы. Әлбәттә, бу казанышында хатыны Раузаның да өлеше зурдан була. Ире укыганда, имтиханнар биреп йөргәндә ул бөтен йорт эшләрен, балалар тәрбияләүне үз өстенә ала.

Ә кулына диплом алган Әнис Гайсин алдында яңа мөмкинлекләр ачыла. Ул Похвистнево районының “Ленин дөреслеге” газетасында фотохәбәрче булып эшли башлый. Төрле колхозлар, оешмалар җи­тәкчеләре һәм алдынгылары белән аралаша, яңа танышлар барлыкка килә. Шуңа да Әнис абыйны әле бүген дә районда күпләр беләләр, хөрмәт итәләр.

Ә лаеклы ялга чыккач, Әнис абый Самараның Җәмигъ мәчетендә дини белем ала, һәм халык аны Мәчәләй авылының имамы итеп сайлап куя. Оныклары бүләк иткән компьютерны өйрәнеп, Әнис Таһир улы гарәпчәдән татарчага үзе тәрҗемә иткән Коръән сүрәләрен бастыра.

Өлкән яшьтә булуга ка­рамас­тан, Гайсиннар бүген дә актив тормыш алып баралар. Бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, мал-туар асрыйлар. Кызлары Әлфия һәм Зөлфия, биш оныклары, алты оныкчыклары, дус-ишләре бу йортта һәрвакыт көтелгән кунак. “60 ел гомерне матур итеп яшәү — үзе бер бәхет. Әти-әниебезнең тормышында сынаулар да күп булды. Моннан утыз ел элек энебез Рафаэль бакыйлыкка күчте. Бу авыр көннәрдә дә газизләребез бер-берсенә те­рәк булып, сынмады-сы­гылмады, безнең өчен үрнәк булдылар.

Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар бәхетен кү­рергә язсын дигән теләктә калабыз. Әле озак еллар газизләребезнең йөрәк җы­лысын тоеп яшәргә насыйп булса иде!” — дип изге теләкләр телиләр Әнис абый белән Рауза апага балалары.

 

Әлфира АРСЛАНОВА.

Алъягыш авылы, Аскын районы, Башкортостан Республикасы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1108

Один комментарий

  1. Әти-әни, барысы өчен сезгә
    Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.