Дмитрий Азаров поздравил мусульман губернии с религиозным праздником Курбан-байрам / Олы бәйрәм күңелләргә иман нуры өстәсен

84d4032f-2bb6-4f73-bdda-01655bc2080bВо вторник, 21 августа, мусульмане всего мира отмечают один из главных религиозных праздников — Курбан-байрам (праздник жертвоприношения). Праздник жертвоприношения является кульминацией хаджа в Мекку, в этом году в нем принимают участие 64 жителя нашего региона. Накануне паломники совершили восхождение на гору Арафат, а сегодня рано утром совершили символичное кидание камнями и таваф (семикратный обход вокруг Каабы).

В Самарской области главные праздничные мероприятия прошли в Соборной мечети, где собрались десятки верующих. Поздравить с Курбан-байрамом мусульман региона приехал глава Самарской области Дмитрий Азаров.

«Сердечно хочу вас поздравить со священным праздником Курбан-байрам. На протяжении веков этот праздник дает крепкую духовную основу для всех людей, возвращает нас к традициям предков, укрепляет дух и веру людей», — обратился к собравшимся руководитель области. Глава региона добавил, что на протяжении многих веков на Самарской земле живут люди разных вероисповеданий, разных национальностей, но всегда, во многом благодаря и тем духовным основам, которые дает вера, люди живут в мире и согласии. «Мусульманские общины, духовное управление мусульман губернии активно развивается, строятся новые мечети, совершенствуется религиозное исламское образование, укрепляются традиции. Благодарю муфтия Талипа хазрат Яруллина за сохранение единства мусульманской общины на основе традиционных исламских ценностей на Самарской земле», — сказал Дмитрий Азаров.

84d4032f-2bb6-4f73-bdda-01655bc2080bLT2va6OS-oU

CE1xOvhRTt8QPFOK_agAuEiXI5CExySGAПредседатель регионального духовного управления мусульман Талип-хазрат в ответ пожелал главе региона успехов в работе. «Совместно мы сумеем многое сделать и я уверен, что каждый из нас будет стараться сделать так, чтобы на территории нашей области был мир и покой, царило согласие и процветание», — сказал муфтий.

Праздничные мероприятия, посвященные Курбан-байраму, продлятся у мусульман до 25 августа.

volga.news

* * *

Мөселманнарның иң зур ди­ни бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете бу юлы да өлкәбездә зурлап бәй­рәм ителде. Аның төп чарасы, гадәттәгечә, Самараның Җә­мигъ мәчетендә узды. Анда өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров та катнашып, бар­лык мөселманнарны Корбан гаете белән тәбрикләде. “Гасырлар дәвамында бу бәй­­рәм кешеләргә көчле ру­хи ни­гез бирә, безне ата-ба­ба­ларыбыздан килгән го­реф-гадәтләргә кайтара, ха­лык­ның рухын һәм ышаны­чын ныгыта”, — диде регион башлыгы. Ул Самара җирендә күп гасырлар төрле дин һәм милләт вәкилләренең дус яшәүләрен дә ассызлыклап үтте. “Өлкәбездә мөселман җәм­гыятьләре, Диния нәза­рәте үсә, яңа мәчетләр тө­зелә, ислам дини мәгарифе камилләшә, традицияләр ны­гый. Өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллинга тради­цион ислам кыйммәтләре нигезендә мөселман оешмаларын бер­ләш­терүе өчен рәхмәт бел­дерәм”, - диде Дмитрий Азаров.

“Өлкәбездә ты­нычлык һәм бер­дәмлек булсын өчен һәр­кайсыбыз ты­­рышачак”, — дип, Үзәк Диния нәза­рә­тенә кергән Самара өлкәсе мөсел­ман­нарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Дмитрий Игоревичка уңышлар теләде.

Гаеткә килүчеләр шулкадәр күп иде ки, хәтта күпләр намазны мәчетнең киң йортына намазлык­ларын җәеп укыдылар.

- Мәчеттә яшь­ләр­нең күп булуы аеруча куандыра. Кай­бе­рәүләр хәтта сабыйларын да алып килгәннәр. Яшьтән традицион Ислам ди­не кануннары буенча яшәгән кеше бер­кайчан да бозылып, аракы эчеп йөрмәс, беркемгә дә зыян китермәс. Бү­ген иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ул һәрберебезнең күңел­ләренә иман нуры өстәсә иде, - дип бәйрәмнән калган кичерешләре белән уртаклашты башкорт мил­ләтеннән булган дин кар­дәшебез Рамил Шириязданов.

Шушы көннәрдә генә ачылган Отрадный шәһәре мә­че­тендә дә Корбан бәйрәме бик матур узды.

- Бәйрәм намазын имамнарыбыз НурИслам хәзрәт Тлеков һәм Илһам хәзрәт Гафуров алып бардылар. Гый­бадәтханәгә җомга намазына 20 — 30 кеше йөрсә, гаеткә 100ләп дин кардәшебез килгән иде. Алар арасында Урта Азия республикаларыннан бирегә килеп эшләүче ир-атлар саны күплеге күзгә ташланды.

Кызганычка, халыкта ха­тын-кызларга мәчеткә йө­рергә ярамый дигән ялгыш фикер йөри. Гает намазында хатын-кызларның аз булуы да шуның белән аңлатыладыр, мөгаен. Алар өчен мәче­те­бездә ир-атлардан аерым урын бар, махсус ясалган балко­ныбызга 80ләп кеше сыя. Башка бәйрәмнәргә ханымнар, туташларны да көтеп калабыз, — дип сөйләде Отрадный шәһәре округының мөселман дини оешмасы рәисе Илнур Кәрибуллин.

“Бердәмлек” газетасының штаттан тыш фотохәбәрчесе Әнәс Мингалиев быел Корбан гаетен Кызыл Яр районының Ялтай бистәсе мәчетендә каршы алган.

- Бәйрәм намазына 200ләп кеше килгән иде. Бинага сый­маганнар мәчет йортында җиргә махсус җәелгән ке­ләм­нәргә утырып гыйбадәт кылдылар. Бәйрәм намазын бик матур итеп Самарадан килеп йөрүче имам Иршад хәзрәт Хәбибрахманов алып барды. Ул хәдисләр буенча корбан чалуның әһәмиятен аңлатты, мөселманнарны бәй­рәм белән тәбрикләде, — дип сөйләде Әнәс әфәнде.

Өлкәбезнең барлык мәчет­ләрендә дә гает намаз­ларының шулай күркәм узуы турында хәбәрләр килеп иреште.

 

Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1450

Комментирование запрещено