“Алтын” куллы Ринат

20180807_112213Шәһәрдә барлык уңай­лыклары, бакчасы булган шәхси йортыңда яшәү рәхәт. Мин дә ирем Габдрахман белән Самараның Путиловская урамындагы шундый йортларның берсендә гомер итәм.

Күптән түгел бездә күңелсез хәл килеп чыкты — су белән тәэмин итүче терәк череп,  торба тишелгән һәм төнге икедә өебезне су баса башлады. Әлбәттә, суны тиз генә ябып куйдык, берничә көн эчендә торбаларны да яңага алыштырдык. Ә менә кухня җиһазлары суда бозылып өлгергән иде. Инде нишләргә? Ирем белән киңәштек тә яңа гарнитур алырга булдык. Тик безнең кухня кечкенә, шуңа стандарт җи­һаз сатып алып булмый, заказга ясатырга кирәк. Самарада андый осталар шактый.  “Кыска вакытта сез теләгән җиһазны ясап бирәм”, дигән белдерүләр интернетта да, газета битләрендә дә тулы. Тик алар арасыннан үз эшенең чын остасын ничек сайлап алырга соң?

Мин Самарада нәшер ите­лүче “Бердәмлек” һәм “Сәләм” газеталарын өемә яздырып алам һәм, кирәге булыр әле дип, анда бастырылган файдалы киңәшләрне, белдерүләрне кисеп алып, аерым дәфтәргә җыеп барам. Минем шундый өч җыентыгым бар инде.

Менә бу юлы да күптән түгел “Сәләм” газетасына Ринат исемле егетнең өй җи­һазлары ясавы турында биргән белдерүе исемә төште. Мин дәфтәремнән аның телефон номерын эзләп таптым да, шалтыратып, үзебезгә чакырдым.

Ринат Рәҗәпов чынлап та алтын куллы егет булып чыкты. Ул өйгә килеп үлчәүләрне алды, безнең теләкләрне күздә тотып, булачак гарнитурыбызның рәсемен дә ясап күрсәтте, нинди төснең яхшырак икәнлеге турында файдалы киңәшләрен дә бирде. Без, пенсиядәге кешеләр буларак, күпме акча түләргә кирәк булыр икән, кыйбат булмасмы, дип борчылган идек. Тик, Ринат санап биргәч, җиңел сулап куйдык — бәясе кесәне тишәрлек түгел иде.

20180807_112213Шулай итеп кул остасы эшкә кереште. Озакка сузмый, үзенең остаханәсендә шкафларны ясап китерде дә кухняга куя башлады. Япь-яшь егетнең дин юлында булуы, җомга көнне эшен туктатып, намаз укуы да сокландырды мине.

Кухнябыз бик матур килеп чыкты. Хәзер бу гаиләбезнең иң яраткан бүлмәсе. Балалар, оныклар белән җыелышып чәй эчкәндә алтын куллы Ринатны еш искә  алабыз. Мин аңа “Бердәмлек” газетасы аша да рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Аяк-кулларың сызлаусыз булсын, эшләрең уңышлы барсын, Ринат улым!

Ә өй җиһазларын ясатырга теләүчеләргә останың телефонын да язам: 8-927-716-78-85.

 

Наилә ГӘБСАЛИХОВА,

Самара шәһәрендә яшәүче ветеран-пенсионер.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1189

Комментирование запрещено