Барысы да балалар өчен!

image (5)Барысы да балалар өчен! Әлеге сүзләрнең хаклыгын аңлатып торасы юктыр, дип уйлыйм. Балалар — безнең киләчәгебез, тормышыбызның яме.

Матур, мул уңышлы август аеның икенче шимбәсендә Физкультурчылар көне билгеләнеп үтә. Шушы уңайдан 11 август көнне Яңа Ярмәк авылында яшәүче балалар белән район күләмендә узган спорт ярышына киттек. Чара Камышлының Сабантуй мәйданында үтте.

Алан бала-чагалар, апа-абыйлар белән тулы. Бүген биредә туй да буласы икән — матур итеп бизәлгән өстәлләр дә бар бер почмакта.

Менә тантаналы мизгелләр дә килеп җитте. Беренче тәбрикләү сүзе районыбызның башлыгына бирелде. Рафаэль Камилович Баһаутдинов барлык килүчеләрне дә бәйрәм белән котлады. «Безнең киләчәгебез — шушы балалар кулында», — диде һәм барсына да исәнлек-саулык, тормышларында зур уңышлар теләде, ә балаларны  тырышып укырга, спорт ярышларында беренчелекне яуларга өндәде.

Менә ярышлар башланды. Бер аланда балалар йөгерәләр, бер җирдә футбол уйныйлар, волейбол командалары да күренә.

Безнең Яңа Ярмәктән килгән укучы кызлырыбыз да сынатмадылар. Йөгерү буенча беренчеләрдән булдылар: Шишкова Эльмира һәм Зарипова Сабина яшьтәшләре белән ярышып, беренче урыннарны алдылар, икенче урынны Гусаинова Алисә яулады.

Аннан соң волейбол ярышында да кызларыбыз — Шишкова Эльмира, Фәйзуллина Ләйсән, Хәмидуллина Аделина, Гусаинова Алисә, Шакирова Юлия, Зарипова Сабина — икенче урынны яуладылар! Әфәрин, кызлар, булдырдыгыз!

20180811_122527image (2) image (4) image (5) image (6)Ярышлар тәмамлангач, күчтәнәчләрне алгач, без күшәкләрдә ашап-эчеп, ял итеп алдык.

Кызларыбыз куандылар һәм  канәгать калдылар. Юл буе шатлыклары белән уртаклашып кайттылар.

Безне шушы ярышка алып баручы Рәфкать абый Мифтаховка Аллаһының рәхмәте яусын. Авылыбызда шундый мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кешеләр яшәве куандыра, билгеле.

Балалар, без сезнең белән горурланабыз! Киләчәктә дә зур уңышлар яуларга язсын сезгә!

Алия ХӘМИДУЛЛИНА, Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире.

Камышлы районы.

 

Просмотров: 1115

Комментирование запрещено