Чуртан манный боткасы яратамы?

Дамир

Дамир.

Кайсы мәктәп укучысы җәйге ялны көтеп алмый икән? Иртән рәхәтләнеп йокыңны туйдыруы гына да ни тора! Ә инде кояшта кызыну, эссе көнне Иделдә чумып-чумып су керү турында сөйләп торасы да юк!

Мин, бер-ике атнага булса да, Камышлы рай­онының Яңа Ярмәк авылына кайтып, әти-әниемнең әниләре -  Тәнзилә һәм Зөлфия әбиләремдә кунак булырга яратам.  Аларга бакча, йорт эшләрендә ярдәм итәм.

Ә кичләрен икетуган абыем Дамир белән без авыл читеннән аккан Сок елгасына балык тотарга йөрибез. Элек аның суы биек ярлары белән тигез булган дип сөйлиләр, хәзер ул саеккан, суы пычракланган инде. Шулай да балык бар әле. Дөрес, буш кул белән кайткан чакларыбыз да шактый. Тик моңа бер дә борчылмыйбыз – саф һава сулап, табигать кочагында ял итүебезгә дә шат. Ә кайвакыт салган кармакларыбыз турында да онытып, икәү рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз.

Күптән түгел шулай абыем белән тагын балыкка барырга булдык. Дамир алдан ук урын карап куйган икән. Күпердән уң якка борылдык та тал төбенә барып утырдык. Гадәттә җим урынына суалчан яисә камыр алып килә идек. Бу юлы манный ярмасына тотып карарга булдык. Моның өчен ярты стакан ярмага аз гына су салдык та, камыр ясап, түгәрәкләр әвәләдек.

Менә без тын да алмыйча кармакларыбызны күзәтеп утырабыз. “Көн бик эссе түгел, бүген балыксыз кайтмабыз”, — дип уйлаган гына идем, Дамирның кармагы чиртә башлады. Ә бер мизгелдән ярда кызыл канатлы балык ялтырап ята иде инде. Абый аны чиләгенә алып салды да, кармагына җим эләктереп, кабат елгага ташлады. Биш минут та үтмәгәндер, ул тагын бер балык тотты. Ә мин көнләшүдән нишләргә белмичә, үпкәләдем, елыйсыларым килеп китте. Абыем үзен инде шактый тәҗрибәле балыкчыдай санап: “Кармагыңны дөрес куймагансың бит, менә болайрак кирәк”, — дип миңа киңәшләрен бирергә тотынды. Аңа ачуым килеп, читкәрәк барып утырырга булдым.

Берәр сәгатьтән Дамир­ның чиләгендә бер унлап балык ята иде, ә минеке – буп-буш. Уңышсызлыгым бе­лән килешеп, бүген шулай буш чиләк белән кайтырга әзер идем инде, кинәт минем кармагым да чиртеп куйды. Бераздан калкавыч, шашкан кебек, бер батты, бер су өстенә калыкты, ә аннан тиз агымга эләккән кебек, кармак җебе читкә тартыла башлады. Мин аны судан тартып чыгарырга теләп, үземә таба тарттым. Тик бу бер дә җиңел эш булып чыкмады – әйтерсең лә кармак су төбендә нәрсәгәдер эләккән. Мин зур балык эләккәнен аңлап алдым һәм бөтен көчем белән кармакны тотып калырга тырыштым. Дамир да ярдәмгә килде – тик икәүләшеп тә балыкны тиз генә судан тартып чыгара алмадык.

- Кармакны сындыра бит бу хәзер, син җибәр. Мин балык тарткан якка бара-бара әкрен генә тартып чыгарырга тырышырмын, ә син сөкәне әзерләп тор, — дип кычкырды Дамир. Мин аңа буйсынып, тиз генә әйберләребез яткан җиргә йөгердем.

Берничә минуттан, көч-хәл белән, балыкны тартып чыгардык без. Сөкәдә чап та чоп итеп зур гына чуртан бәргәләнә иде.

- Кило ярымлык бардыр, — дип маңгай тирен сөртте Дамир. — Мин ярдәмгә килмәгән булсам, җепне өзә иде бит.

Хәзер инде миңа ул көнләшә иде бугай. Тик абыйның сүзләрендә дө­реслек тә бар — аңардан башка мин чыннан да бу зур чуртанны судан тартып чыгара алмаган булыр идем. 

Без өйгә кайтып кергәндә, караңгы төшкән иде инде. Өлкәннәр чуртанны күреп, аһ-ваһ килделәр. “Ул бит ерткыч балык, манныйга ничек эләкте икән соң?” — дип гаҗәпләнделәр.

Җимгә алданып ваграк балык килгән булгандыр, ә чуртан аны эләктерәм дип, кармакка эләккәндер, — дип нәтиҗә ясады Дамир.

Икенче көнне әни кич­келеккә чуртаннан котлетлар пешерде. Балык итен бик яратып бетермәсәм дә, бу юлы ул миңа бик тәмле булып тоелды. Үзем тоткангадыр инде.

Карина АРСЛАНОВА,

Самара шәһәренең

90 санлы мәктәбе укучысы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1236

Комментирование запрещено