Туган авылым Таллыда яшәгәндә дә, балаларым яши торган Пестравка район үзәгендә хөкүмәт миңа фатир бүлеп биргәч тә яраткан “Бердәмлек” газетамнан аерылмадым, даими язылып, укып барам. Менә җәй үткәрергә Таллыдагы йортыма кайткач та, “Бердәмлек” килүдән туктамады, атна саен хат ташучы китереп тора. Газета килгәч, күңелем үсеп китә, дәрт-дәрманым арта. Тик елның икенче яртысында аның тиражы кимүе генә бераз эчемне пошырды, әлбәттә.
Кыш, яз буе мин “Бердәмлек” белән беррәттән “Волжская коммуна” газетасының атналык “Җомга” чыгарылышын да, Пестравка районының “Степь” басмасын да укып бардым. Бу газеталарга үзем язылмадым, балаларым яздырганнар. Ә аларны, бюджет хезмәткәрләрен — табибларны, укытучыларны, район хакимияте боерыгы буенча, моңа мәҗбүр иткәннәр икән. “Язылмасагыз, хезмәт хакыгыздан тотып калып, үзебез яздырачакбыз”, — дип куркытканнар. Шуңа да, күрәсең, бу басмаларның соңгы битләрендә күрсәтелгәнчә, тиражлары шактый зур — “Волжская коммуна”ныкы — 75 мең, ә “Степь”неке 3 мең данәдән дә ким түгел. “Бердәмлег”ебезне дә шундый юл белән яздырып, тиражын арттырып булмас микән? Мин бит башка газеталарга караганда үзебезнекеләрне – “Бердәмлек” белән “Ыргыз”ны күбрәк яратам. Башка милләттәшләребез дә аларны өйләренә яздырып, даими укып барсалар, начар булмас иде.
“Волжская коммуна” газетасында мин тагын бер уңай нәрсәгә игътибар иттем. Аның һәр санында редакциядә эшләгән 18 кешенең дә исем-фамилияләре күрсәтелеп бара. Әгәр “Бердәмлек”тә дә шулай итсәгез, файдадан башка нәрсә булмас иде, дип уйлыйм. Укучылар яраткан хәбәрчеләренең, башка хезмәткәрләрнең исем-фамилияләрен белеп, рәсемнәрен дә күреп торсалар, “Бердәмлег”ебезнең абруе артыр иде, минемчә.
Үпкәләмәгез, бу минем шәхси фикерем генә, әлбәттә. Шулай да, өлкән бабагызның, иң актив укучыгызның фикеренә колак салсагыз, мин бик тә шат булыр идем. Моны, бәлки, башкалар да хупларлар.
Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ,
85 яшьлек хезмәт ветераны.
Таллы авылы,
Большая Черниговка районы.
Просмотров: 933