Ура! Кызыл диплом кулда — олы юлга!

bKrGiNvIwC8

Руслан Шаһиев.

Спорт гәүдәле, мөлаем йөзле Руслан Шаһиевның карашында аң-акыл, тәрбия дәрәҗәсе, эчке рухи дөньясы ачык чагыла. Соңгы вакытта бу караштан аеруча нур сирпелеп тора кебек. Шулай булмый — егет Самар дәүләт техник университетын кызыл дипломга тәмамлаган ич! 

Алма алмагачтан ерак төшми, дип юкка гына әйтмиләр бит.  Бу яшь белгеч, югары белемле төзүче — Иске Ярмәк авылының данлыклы укытучылары булган Габделхак Ярыйәхмәт улы һәм Суфия Сафуан кызы Шаһиевларның туруны (онык баласы), шушы ук мәктәпкә гомерләрен багышлаган мөгаллимнәр Ришат Габделхак  улы һәм Мөнирә Әхмәди кызының оныгы, эшмәкәр, меценат Илшат әфәнденең улы бит.

Сугышта катнашкан һәм батырлыклар күрсәткән Габделхак Ярыйәхмәтович һәм Суфия Сафуановна — авыл мәктәбендә эшләп, үзләре турында якты истәлекләр калдырган укытучылар. Һәркем күңеленә алар ягымлы, үз эшләренә мавыгып, чын күңелдән бирелгән педагоглар буларак кереп калганнар. Суфия Сафуановна рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Габделхак Яриевич тарих укытучысы, мәктәп директоры булып эшләгәннәр. Габделхак әфәнде инициативасы белән авылда ике катлы мәктәп төзелә, 1965 елны мәктәп музеена нигез салына.

Шөкер, Габделхак һәм Суфия Шаһиевларның балалары, оныклары, туруннары да тырыш, үзләренең әти-әниләрен, әби-бабаларын, туган авылларын тирән хөрмәт итеп, алар турында якты истәлекләр саклыйлар. Профессиягә бирелгәнлек, укымышлылык, барысына үз көчләре, белемнәре белән җитешергә теләү хас шул бу токымга.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында, Илшат әфәнде һәм Эльвира ханым Шаһиевларның гаиләсендә, туып-үскән Руслан да студент елларында ук фәнни эшчәнлек белән җитди шөгыльләнгән, конференцияләрдә катнашкан, «Төзелештә бәя хасил итү» дигән һөнәри курс та үткән. Ә хәзер инде егет укуын магистратурада дәвам итәргә һәм белгечлеге буенча эшләргә ниятли.

bKrGiNvIwC8YptAlzVZ_hIӘйе, Руслан кебек булдыклы егетләр яшьтәшләренә үрнәк булып тора. Иманым камил, аның тормыш юлы горурланырлык изге эшләр белән тулы булыр.

Римма НУРЕТДИНОВА.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы — Самар шәһәре.

Просмотров: 2432

2 комментариев

  1. Молодец! Высокий,красивый,воспитанный,умный,так держать!Брат и сестрёнка будут на тебя равняться!Ты им пример!!!

  2. Молодец! Как минимум надо сильно стараться!